• Печать
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Тема. Кристаллик һәм аморф җисемнәр.

Максат. “Кристаллик җисем”, “кристаллик рәшәткә”, “монокристалл”, “поликристалл”, “аморф җисем” төшенчәләрен аңлату.

Каты җисемнәрнең физик үзлекләре турындагы белемнәрне арттыру. Кристаллик җисемнәрне аморф җисемнәрдән аерырга өйрәтү.

Каты җисем физикасының әһәмияте. Каты җисемнәрнең кулланылышы. Фикерләү сәләтен үстерү, физика фәненә һәм тирә-як дөньяга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Кристаллик җисемнәр, плакат: “Кристаллик рәшәткәләр”. Спиртовка, пыяла таякчык, кристаллмодельләре. Компьютер презентациясе.

 

 

Дәрес барышы.

      I. Оештыру.

      II. Актуальләштерү.

Укучылар, газсыман җисемне ничек итеп сыеклыкка әверелдерергә мөмкин?

Укучы. Әгәр газны суытабыз икән, ул сыек хәлгә күчә. Шулай ук газны кысканда да ул сыек хәлгә күчә.

 Матдә газсыман хәлдән сыек хәлгә күчкәндә аның белән нәрсә була? ( Молекулалар арасындагы ераклык якыная. Сыеклыкларның тыгызлыгы газлар тыгызлыгыннан зуррак)

Ә җисем каты хәлгә күчкәндә бу молекулалар арасындагы ераклык сыеклык молекулалары арасындагы ераклыктан да якынаямы? (Юк, ераклык үзгәрми. Молекулалар сыеклыкларда нинди ераклыкта урнашса, каты җисемнәрдә дә якынча шул ук ераклыкта булалар.Каты җисемнәрдә атом һәм молекулалар билгеле бер тигезләнеш торышы тирәсендә тирбәнәләр)

IIIЯңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Ни өчен каты җисемнәр төрле үзлекләргә ия булалар?

Слайд 1. Дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм теманы язып куярбыз.

 Укучылар, ни өчен каты җисемнәрнең үзлекләре төрле була?

Слайд 2. Каты җисемнәрне өч төргә бүлеп йөртәләр: кристаллар, аморф җисемнәр, композитлар.

Укучылар 3 слайдны дәфтәрләргә сызып куябыз, үзлекләрен яза барабыз.

Кристаллар- атомнары яки молекулалары пространствода билгеле бер тәртипле торышта булган каты җисемнәр ул. 4 слайд. Кристаллар яссы кырлы булалар. Мәсәлән: 5 слайд.

Ләкин тышкы форма кристалларның тәртипле төзелешендә бердәнбер, хәтта иң мөһим нәтиҗә түгел әле. Кристалларда иң мөһиме – физик үзлекләрнең сайлап алынган юнәлешкә бәйлелеге. 6 -9 слайдлар. Кар бөртекләренә игътибар иткәнегез бармы укучылар. Аларда да шулай ук кристаллик каты җисем – бозның эчке төзелешенең геометрик төзеклеге чагыла. 10 слайд.

Металлар кристаллик структуралы була. Аерым кристалларны монокристаллар дип атыйлар. 11 слайд. Монокристалларга мисаллар, үзлекләре 12-13 слайд.

Бик күп сандагы вак кристаллардан торган каты җисемнәрне поликристаллар дип атыйлар. Гадәти шартларда поликристалл җисем – күп кенә кристалларның, бер-берсенә орынышып, бербөтен җисем булганчы үсү нәтиҗәсе. Мәсәлән шикәр кисәге поликристалл структуралы.14 слайд. Поликристалларга мисаллар, үзлекләре 15-16 слайд.

Кристаллны үстерү җайланмалары. 17 – 21 слайд

Аморф җисемнәр. 22-23 слайд. Кристаллик һәм аморф җисемнәр төзелеше. 24 слайд. Аморф җисемнәрнең үзлекләре. 25 слайд.

Сыек кристаллар һәм аларның кулланылышы 26-27слайд. Каты җисем физикасы 28 слайд.

Ныгыту. Тест

 

  1. Каты җисемнең төп үзлеге

А. Формасын саклый       Б. Күләмен саклый         В. Аңа бирелгән күләмне тулысынча били  Г. А һәм Б

  1. Пыяланың эрү температурасын “Кристаллашу һәм эрү температурасы” таблицасыннан табып буламы?

А. Була        Б. Юк, чөнки пыяла аморф җисем     В. Була, чөнки пыяла кристаллик җисем  Г. Юк, чөнки ул пыяла массасына бәйле.

  1. Кристалларны аморф җисемнән нинди үзлек аерып тора?

А. Катылык       Б. Үтә күренмәлек       В. Яссы кырлары булу     Г. Ныклык    Е. А-Д   

Д Анизотропия

  1. Кристалларда атомнар бер-берсеннән шундый ераклыкта тора:

А. Алар арасында тартылу көче максималь кыйммәткә ия.  Б. Тартылу көче минималь кыйммәткә ия. В. Этелү көчләре минималь кыйммәткә ия.  Г. Этелү көчләре максималь кыйммәткә ия.  Д. Тартылу көчләре этелү көчләренә тигез

  1. Аш тозы монокристаллын NaCl  тозның туенмаган эремәсенә төшергәндә нәрсә күзәтелер?

А. Кристаллның размеры кечерәер. Б. Үзгәреш булмый.   В. Кристалл үсә.  Г. Кристалл формасын үзгәртә башлый.

  1. Аш тозы монокристаллын NaCl  тозның туенган эремәсенә төшергәндә нәрсә күзәтелер?

А. Кристаллның размеры кечерәер. Б. Үзгәреш булмый.   В. Кристалл үсә.  Г. Кристалл формасын үзгәртә башлый.

  1. Аш тозы монокристаллын NaCl  тозның үтә туенган эремәсенә төшергәндә нәрсә күзәтелер?

А. Кристаллның размеры кечерәер. Б. Үзгәреш булмый.   В. Кристалл үсә.  Г. Кристалл формасын үзгәртә башлый.

  1. Сыеклыкларның төп үзлеге

А. Формасын саклый       Б. Күләмен саклый         В. Аңа бирелгән күләмне тулысынча били  Г. А һәм Б

  1. Газларның  төп үзлеге

А. Формасын саклый       Б. Күләмен саклый         В. Аңа бирелгән күләмне тулысынча били  Г. А һәм Б

  1. Ни өчен табигый кристаллар һәм минераллар сферик формада  очрамый?

А. Сфераның өслек мәйданы кечкенә  Б. Кристаллар идеаль булмаган шартларда үсә.  В. Аларның үзлекләре төрле юнәлешләрдә төрлечә була.  Г. Кристалларга тышкы тәэсирләр була.

  1. Түбәндәге раслауларның кайсылары дөрес?

А. Аморф җисем  вакыт үтү белән кристаллик җисемгә әверелә ала.

Б. Кристаллик җисем аморф җисемгә әверелә ала

В. Аморф җисем берничек тә кристаллик җисемгә әверелә алмый.

Г. Аморф һәм кристаллик җисемнәр арасында принципиаль аерма юк.

 

Өй эше 73, 74нче пунктларны укырга. 203-207 бит. Лаборатор эш. “Боз кристалларын үстерү”(Лупа, пыяла кисәге, су) Пыялага зур су тамчысы урнаштырырга, пыяланы кар өстенә кысып куярга. Лупа ярдәмендә нәрсә булганын күзәтергә, рәсемен ясарга. Күренешне аңлатырга.