header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Татар Моклока урта мәктәбендә “Сәламәтлек көне” узды. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы астында үткәрелеп килгән бу спорт бәйрәме спортны яратучылар күңелендә онытылмас тәэсир калдыргандыр. Бәйрәмгә кадәр рәсем конкурсында укучылар спортка, олимпия уеннарына, сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтләрен күрсәтте.

Ул барлык сыйныфларда да “Сәламәтлек дәресләре” белән башланды. Сәламәтлек сәгатьләрендә укучылар төрле хәрәкәт күнекмәләре булдыру, чыныгу һәм рациональ туклану, көндәлек режим, эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә өйрәнделәр.

   Дәресләрдән соң башлангыч сыйныфлар – спорт-шоу, ә V-XI сыйныфлар волейбол,  мини-футболда һәм биатлонда көч сынаштылар. Барлык катнашучылар да бик канәгать булдылар. Иң актив катнашучылар грамоталар белән  бүләкләнде.

У вас нет прав для создания комментариев.