• Печать
Рейтинг:   / 17
ПлохоОтлично 

МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова

с углубленным изучением отдельных предметов»

 

 

 

 

 

 

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

 

Ибрагимова Ляйсан Фердинатовна,

Iквалификационной категории

Учитель татарского языка и литературы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2013

Тема:  Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе

Максат:Сәламәтлек, аны саклау, спортның сәламәтлеккә файдасы турында мәгълүмат бирү; укучыларның мөстәкыйльлеген, тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен камилләштерү;сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, үз сәламәтлегеңә җавплы караш, спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:презентация, ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар.

Материал: 6 нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова), “Сабантуй” балалар һәм үсмерләр гәҗите, 2009 ел, № 1-2.

 

I.          Дәресне оештыру.

1.                  Исәнләшү.

2.                  Уңай психологик халәт булдыру.

3.                  Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

4.                  Дәреснең максаты белән таныштыру.

II.                Актуальләштерү.

1.Укытучының кереш сүзе.  “Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Бүген без шушы сорауларга җавап табарга тиешбез.

2. Фонетик күнегү башкару.

Сәламәт, сәламәтлек, саулык, чыныгу, файдалы, зарарлы, байлык.

4.Җөмләләрне дәвам итү.  Укучыларга карточкалар таратыла.  Аларда җөмләләр язылган. Җөмләләрне төгәлләргә кирәк.

1)      Саулык – зур ... .

2)      Спорт сәламәтлек өчен ... .

3)      Спорт белән яшьтән ... кирәк.

4)      һ.б.

 

III.             Төп өлеш.

1.Дәреснең эпиграфы белән таныштыру:    

Спорт белән дус булыйк без –

Бер ел түгел, гомергә!

Укытучы. Укучылар, мәктәпләрдә физкультура дәресләренең саны күбәйде, күп төрле ярышлар  уздырыла. Телевидение, радио сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы тапшырулар уздыра, газета-журналларда бу темага мәкаләләр  бастырыла. Алар безне сәламәтлегебезне сакларга, ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә өнди.

Узган уку елында укучыларым арасында башкалабыз Казанда  үткәреләчәк Универсиада турында шигырь бәйгесе игълан иткән идем. Уңышлы дип саналган бер шигырьне сезгә дә укып китәсем килә.

Сәламәт тәндә –  сәламәт акыл.

Сәламәт тәндә –  сәламәт акыл.

Спорт безнең дустыбыз.

Күнегүләр ясый-ясый

Чыныга тән, рухыбыз.

Сортны яратканга,

Җәйне көтеп алабыз.

Универсиадага җыя

Безне горур калабыз.

Спортчылар җыелыр

Төрле-төрле илләрдән.

Сокланырлык башкалабыз,

Төшмәс Казан телләрдән.

Президентыбызга рәхмәт,

Яшьләрне кайгыртканга.

Спорт түгәрәкләре гөрли

Башкалабыз Казанда.

Җаның кайсыларын тели

Шөгыльлән рәхим итеп.

Ходай биргән гомереңне

Үткәр син матур итеп.

Әйе, 2013 нче елда безнең башкалабыз Казанда  Универсиада үткәрелде.  2014 нче алда Сочида кышкы Олимпия уеннары булачак. Әлбәттә, бу чараларның безнең илебездә үткәрелүе, спортны берничә баскычка югары күтәрә.

 Укучылар, без бүгенге дәрестә   “Радикның бабасы”  хикәясен укырбыз. Радикның бабасы, сәламәт булу өчен,  нинди киңәшләр бирә. Шулар белән танышырбыз.

1.      Сүзлек эше.

чыныгу – закаливание

төгәл үти – выполняет точно

зарарлы гадәтләр – вредные привычки

тәмәке тартма – не кури

2.      Укытучының хикәяне үрнәк укуы.

Һади бабайга 90 яшь. Ул үзен хәзер дә сәламәт хис итә. Ә Радик еш авырый. “Бабай, син грипп белән дә авырмыйсың, салкын да тими, әйт әле, ни өчен?” – дип сорый Радик бабасыннан.

Бабай аңа яшьтән чыныгырга кирәк, ди. “Иртән озак йоклау зарарлы”, - ди. Ул Радикны иртән уята, йөгерергә куша. “Чирәмдә яланаяк йөрү бик файдалы”, - ди. Радик бабасы әйткәнне төгәл үти.

Һади бабай гомере буе тәртипле яшәгән. Зарарлы гадәтләрне  ул үзенә якын да китермәгән. “Улым, беркайчан да тәмәке тартма, чөнки кеше бу начар гадәткә ияләшсә, ул аннан аерыла алмый, - ди. Саулык - зур байлык, аны бер генә нәрсә белән дә сатып алып булмый. Ә сәламәтлекне кечкенәдән сакларга кирәк”, - ди.

3.      Укучылардан укыту, тәрҗемә итү.

4.      Сорауларга җаваплар алу:

-          Хикәядә сүз кемнәр турында бара?

-          Радик бабасына нинди сорау бирә?

-          Бабасының авырмый яшәвенең сере нидә?

-          Радикка бабасы нинди киңәшләр бирә?

Укытучы.Барыгыз  да беләсез: мәктәбебездә спорт белән шөгыльләнүче укучылар бик күп. Алар спорт түгәрәкләренә һәм секцияләренә йөриләр. Югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Мин алар турында  презентация әзерләдем. Сезгә шуны тәкъдим итәм.

5.      Без спорт яратабыз. Презентация карау.

IV.             Ныгыту.

1.Физкультминутка.

    Язганда туры утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми – баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне – авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

2.Бирелгән җөмләлрне хикәя эчәлеге тәртибендә урнаштыру.

Һади бабай гомере буе тәртипле яшәгән. Зарарлы гадәтләрне  ул үзенә якын да китермәгән. “Улым, беркайчан да тәмәке тартма, чөнки кеше бу начар гадәткә ияләшсә, ул аннан аерыла алмый”, - ди. Ул үзен хәзер дә сәламәт хис итә. “Иртән озак йоклау зарарлы”, - ди. “Ә сәламәтлекне кечкенәдән сакларга кирәк”, - ди.

3.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

1) Үк, шөгыльләнергә, спорт, яштән, белән, кирәк. 2) Ярамый, тартырга тәмәке. 3) Кечкенәдән, үк, сакларга, сәламәтлекне, кирәк. 4) Киңәшләрен, зурларның, кирәк, һәрвакыт, тыңларга.

4.Сез бу фикерләрнең кайсы белән килешәсез? Сайлап алып әйтегез.

1)      Сәламәт булу өчен, иртән торырга кирәк. 2) Сәламәт булу өчен, ничек телисең, шулай яшәргә кирәк. 3) Сәламәт булу өчен, иртән зарядка ясарга кирәк. 4) Сәламәт булу өчен, тәмәке тартмаска кирәк. 5) Сәламәт булу өчен, күп ашарга кирәк.

5.Югары сыйныф укучыларының “Сабантуй” газетасы битендә басылып чыккан язмалары белән таныштыру.

 

Спорт, кеше ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итә.

Мин үзем һәр иртә гимнастик күнегүләр ясарга, күбрәк саф һавада булырга тырышам. Аеруча теннис, волейбол, баскетбол кебек уеннарны яратам. Спорт белән шөгыльләнсәң, иммунитет ныгый, бернинди даруларның да кирәге калмый. Безнең Арча шәһәрендә спорт өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. “Олимп” исемендәге спорт сараенда нинди генә түгәрәкләр эшләми: шахмат, гимнастика, теннис һәм башкалар. Укучылар сараенда да үзең теләгән спорт төрләре белән шөгыльләнергә була. Яңа гына төзелгән Арча спорт комплексы да безне үзенең өр-яңа түгәрәкләре белән шатландырыр дип уйлыйм.

Зөһрә Абдуллина язмасы.

 

Спортсыз яшәүне күз алдына китереп тә булмый. Мин үзем теннис, футбол, хоккей, волейбол һәм чаңгы ярышларында катнашырга яратам. Безнең класс укучыларының күбесе төрле секцияләргә йөри. Малайларның күбесе – футболга, кызлар – фитнеска. Мәктәбебездә футбол, волейбол һәм баскетбол секцияләре эшләп килә. Кыш җиткәч, без тизрәк боз катканын көтәбез. Мәктәптән кайтуга, дәресләрне хәзерлибез дә, тизрәк шугалакка чабабыз, рәхәтләнеп, кичкә кадәр хоккей уйныйбыз. Уйнаган вакытта яңадан-яңа дуслар табасың, яңа спорт төрләренә өйрәнәсең.

Булат Бариев язмасы.

 

Безнең һәр көнебез хәрәкәтле уеннар белән уза. Сау-сәламәт булып үсүебез әти-әниләребез өчен зур куаныч. Мин үзем физкультура дәресләренә һәм мәктәбебездәге футбол секциясенә бик теләп йөрим, төрле спорт ярышларында катнашам. Узган уку елында 1996-1997 елгы укучылар арасында үткәрелгән мини-футбол ярышында икенче урынны яулау бәхетенә ирештек.  Командабыз дус һәм тату. Спорт безгә тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, кыенлыклар алдында каушап калмаска булыша.

Азат Борһанов язмасы.

 

Мин баскетбол һәм футбол түгәрәкләренә йөрим, җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Командабыз белән республика күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашу бәхетенә ирештек, призлы урыннар яуладык: ике диплом һәм өч грамота белән бүләкләндек.

Футбол командасы белән Урыссу шәһәрендә үткәрелгән ярышта катнашып, икенче урынны яулап кайтуыбыз бигрәк тә истәлекле булды.

Регина Абзалова язмасы.

 

Укытучы.Бу язмалардан күренгәнчә, спорттан  башка яшәүне күз алдына китереп тә булмый. Спорт һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итә, сәламәтлекне ныгыта. Ул безгә тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, кыенлыклар алдында каушап калмаска булыша. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең бер минуты да бушка узмый, “Радикның бабасы” хикәясендә әйтелгәнчә, ул зарарлы гадәтләрне үзенә якын да китерми. Алай гына да түгел, спорт белән дус булган кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, тормышта үз урынын таба, зур уңышларга ирешә.

V.                Йомгаклау.

1.Сорауларга җавап алу.

-          Дөньяда иң кирәклесе нәрсә? 

-          Ни өчен саулык, сәламәтлек  иң кирәге дип уйлыйсыз?

-          Сәламәт булу өчен нинди булырга, нәрсәләр эшләргә кирәк?

-          Безнең шәһәребез Арчада спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бармы? Булса – ниндиләр?

-          һ.б.

Укытучы.Чыннан да, безнең республикабызда спортны үстерүгә зур әhәмият бирелә:төрле ярышлар үткәрү өчен спорт комплекслары, спорт мәйданчыклары, хоккей кортлары төзелә. Заманча итеп төзелгән спорт корылмалары киләчәктә яшьләргә дөрес тәрбияләнергә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга, буш вакытларын файдалы үткәрергә мөмкинлек бирә. Мондый шартлар безнең шәһәребездәге “Арча” спорт комплексы, “Олимп” балалар-яшьүсмерләр мәктәбендә дә тудырылган.  Шәһәребездә  әледән әле төрле яшьтәге укучылар  арасында шахмат, шашка, өстәл теннисы, кул көрәше, хоккей, волейбол, баскетбол, чаңгы ярышлары оештырылып килә.

Шуның кадәр спорт корылмалары, шартлар булу – безгә актив, сәламәт яшәү өчен менә дигән мөмкинлек. Ялкауланып ятмаска гына кирәк.

Киләчәк – сезнең кулда. Сәламәт, камил акыллы, вакытын юкка әрәм итмичә, файдалы хезмәткә күнеккән яшь кеше генә илебез данын югары тотар. Без Татарстан Республикасында яшәвебез белән, таза һәм сәламәт булып үсүебезне кайгыртып яшәүче җитәкчеләребез булуы белән бәхетле.

2.Өй эше. “Радикның бабасы” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.  

Түбәндәге эш төрләре өстәмә рәвештә тәкъдим ителә:

1) Син нинди спорт төрен яратасың? Кайсы спорт төре белән шөгыльләнәсең?  Шул турыда язып килергә;

2)Үзеңнең спорт белән шөгыльләнүеңне, спорттагы    уңышларыңны чагылдырган презентация ясарга;

3) 2014 нче алда Сочида үткәреләчәк кышкы Олимпия уеннары турында шигырь юллары язып килергә.

3.Белемнәрне бәяләү.

4.Саубуллашу.

 

 

 

Кулланылган әдәбият

1. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы с-фы  өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова,  З.Р.Нәҗипова. – Казан: Мәгариф, 2007.

2.  “Сабантуй” балалар һәм үсмерләр гәҗите, 2009 ел, № 1-2.