• Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тәрбияче: Адиятуллина А.Д.

 

АЧЫК ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ

 

 

Тема: «Кояш бездә кунакта».

 

Максат: Аз комплектлы балалар бакчасындагы кечкенәләр төркемендә балаларда гендер күзаллауны үстерү, үзләренең малай яки кыз булуларын хакындыгы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү буенча:

1. Кешенең тән һәм организмы турында күзаллау формалаштыру

2. Тән өлешләрен атый, алар нинди функция башкаруларын дөрес әйтә белергә өйрәтү

3. Тышкы кыяфәт буенча җенесләр арасындагы аерма аңлатмасын ныгыту.

4. Кием-салым предметларын дөрес атый белергә, хатын-кыз һәм ир-ат киемнәрен аера белергә өйрәтү.

Үстерелешле:

1. Тирә-юнь хакында күзаллау аша сүзлек запасын активлаштыру һәм киңәйтү.

2. Тәрбияче сорауларына ачык һәм аңлаешлы җавап бирергә өйрәтү.

Тәрбияви:

1. Төрле биремнәр үтәгәндә мөстәкыйльлек тәрбияләү.

2. Малайларда кызларга карата хөрмәт хисе, кызларда малайларга карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: исәнмесез, кызлар, малайлар. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

Кызлар, малайлар, кайда безнең бармаклар.

Безнең бармаклар иртән иртүк Рауза апага кунакка киткәннәр.

Эскәмиядә утырганнар һәм тәрәзәгә караганнар

Чәй эчеп туйдылар һәм уйный башладылар..

Кояш учларны сыйпады да

Бармакларны күтәрделәр һәм нурлар булдылар.

Тәрбияче: Безнең төркемдә малайлар, кызлар бармы соң? Малайлар кулларын күтәрде. Ничәү алар? (саныйлар) Ә хәзер кызлар кулларын күтәрә . Ничә кызыбыз бар икән? (саныйлар)

Балалар утыра . Тәрбияче сары түгәрәк күрсәтә.

Тәрбияче: Балалар безгә бүген кунак киләчәк.. Кем икәнен беләсегез киләме? Хәзер белербез. Карагыз әле, нәрсә бу? Нинди геометрик фигура бу? (Түгәрәк.) Ислам, син ничек уйлыйсың? Афәрин. Ул нәрсәгә ошаган? (Җаваплар) Түгәрәк нинди төстә? (Сары.) Ә син ничек уйлыйсың? Уйлап карагыз әле, сары түгәрәк нәрсәгә ошаган? (Кояшка.) Дөрес. Ә безнең кояшка нәрсә җитми? Уртага безне күрсен өчен нәрсә куик? (Күзләр)

Тәрбияче(күзләр куя). Менә хәзер кояшыбызның күзләре дә булды. Ә сезнең күзләрегез бармы? Алар ни өчен кирәк? (Күрер өчен, карар өчен). Әйдәгез, куллар белән күзләрне каплыйк. Нәрсә булды? (Бернәрсә күренми). Кояшның күзләре бар, ә нәрсәсе юк? (Борыны)

Тәрбияче кояшка борын куя.

Тәрбияче: Ә сезнең борыныгыз бармы? Ул нәрсә өчен кирәк? (Суларга). Әйдәгез, бергә сулап карыйк…. Борыннар тагын нишли белә? (исни). Дөрес! Әгәр без ис сизәбез икән, хәзер нинди ис сизәсез? (Чеснок исниләр.)

Тәрбияче: Кояшка тагын нәрсә җими ? (Авыз). 

Тәрбияче авыз куя

Тәрбияче: Әйтегез әле, сезнең авызыгыз бармы? Ул сезгә нәрсә өчен кирәк? (Ашар өчен, сөйләшер өчен). Ә авызларыбыз җырлый беләме? (а-о-о-о-о, и-и-и-и) Афәрин! Матур җырладыгыз! Биремне дә үтәдегез. Менә нинди матур кояш килеп чыкты ; көлә дә, елмая да. Димәк, безгә бүген кояш кунакка киләчәк.

Тәрбияче:: Әйдәгез, киемнәребезне барлап алыйк әле. Малайлар белән кызларның өс киемнәрен аерыйк.Малайлар нәрсә кия, кызлар нәрсә кия? . Әлеге рәсемнәрне малайлар, кызлар киеменә аерырга кирәк. Дөрес киенмәсәк, кояш бездән көләр. (Слайд 1)

Тәрбияче: Ә хәзер бүлмәне җыештырып алыйк: малайлар уенчыкларын бер савытка, кызлар уйный торган уенчыкларны икенче савытка салырга кирәк.

Кызыл савытка малайлар уйный торган, яшел савытка кызлар уйный торган уенчыкларны салыйк. (Балалар уенчыклар җыялар)

Тәрбияче: Кунаклар килгәч, уйныйлар шулай бит? Әйдәгез, уйнап алыйк. Уен “Яңгыр һәм кояш” дип атала.

(Балалар утыралар. Тәрбияче “Кояш чыкты” дигәч, уйный, сикерә башлыйлар. Тәрбияче “Яңгыр” дигәч, тәрбияче кулындагы кулчатыр астына йөгерәләр)

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, кояшка бүләк әзерлибез. Пластилиннан кояш ясыйбыз. Башта сары пластилинны алабыз түгәрәк ясап, аны учыбыз белән коймак шикелле изәбез. Аңа нурлар ясарга кирәк. Озынча итеп сары пластилинны тәгәрәтеп нурлар ясыйк.

(Балалар мөстәкыйль әвәлиләр)

Тәрбияче: Нинди матур бүләкләр килеп чыкты. Ә хәзер экранга карагыз, анда сезгә кояш елмая. Ул сезгә рәхмәт әйтә. (Ноутбукта елмайган кояш рәсеме)

          

               

 

 

 

Слайд 1