
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 20.02.2014 05:08
- Автор: Гульнар
- Просмотров: 4548
Рус телле балаларга-татар теле һәм әдәбияты
Гөлнар Зәйнуллина,Балтач муниципаль районы Урта Көшкәт урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә. Урта Көшкәт гомуми урта белем бирү мәктәбен удмурт милләтле балалар тәшкил итә. Уку һәм тәрбия бирү рус телендә бара. Удмурт мохитында тәрбияләнүче балалар 4 тел үзләштерергә мәҗбүр :рус теле,татар теле,удмурт теле һәм инглиз теле. Бу дәрес эшкәртмәсе татар телен дәүләт теле буларак үзләштерүче 1 сыйныф укучылары өчен коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын кулланып төзелде.
Дәрес темасы: Безнең гаилә.
Максат :
- Гаилә темасы буенча белем күнекмәләрен ныгыту, системалаштыру , монологик сөйләмне баету.
- Тема буенча лексик күнекмәләрне үстерү өстендә эшләү.
- Татар , удмурт телләрен чагыштырып бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Гаилә кешеләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
- Укучыларда гаилә турындагы фикер йөртү күнекмәсен үстерү, сүз байлыгын тулыландыру.
Җиһазланыш:
1. Дәреслек “ Күңелле татар теле “Р.З Хәйдарова;
2. Техник чаралар :компьютер, проектор ;
3. Күрсәтмәлелек: агач рәсеме , биремнәр язылган яфраклар,йөрәк рәсеме; гаилә , әти , әни , әби , бабай рәсемнәре.
Дәрес төре: аңлатмалы –иллюстратив
Кулланылган методы һәм алымнары: әңгәмә; тәрҗемә итү, таныштыру;күзәтү;
Дәрес тибы: катнаш (комбинированный) дәрес.
Дәреснең барышы:
· Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
2. Уңай психологик халәт булдыру.
-Укучылар , әйдәгез тәрәзәгә карыйк , көн нинди матур , бер- беребезгә карап елмаябыз. Без бүген нинди матур .
-Укучылар , без матур сүзләр беләбезме соң? Белгән матур сүзләрне искә төшереп бер-беребезгә әйтик әле.
- Бик яхшы! Кәефләр күтәрелеп китте.
· Белемнәрне актуальләштерү.
Укучылар , карагыз әле , безнең каршыбызда агач барлыкка килде бит.. Бу гади генә агач түгел. Бу – серле агач . Аның яфракларына игътибар итегез әле. Алар төрле төстә һәм аларда биремнәр яшеренгән.
Ягез әле , чиратлап такта янына чыгып агачның биремнәрен үтик әле.
Яшел яфрак – кыяр. Кыяр нинди төстә? – яшел.
Сары яфрак – кояш . Кояш нинди төстә ?– сары.
Зәңгәр яфрак – слива . Слива нинди ?- зәңгәр. Һ.б.
· Төп өлеш.
Балалар , менә безнең алда тагы бер кызыклы бирем барлыкка килде бит әле. Тактада сүзләр төркемләп язылган.
Кишер , әни , кыяр , суган
Кәҗә , сыер ,әти , сарык.
Җиләк, алма , апа, әфлисун.
Урман, бүре, төлке , бабай.
Игътибар белән укыйк бу сүзләрне. Бу сүзләрне без беләбезме ?Әйдәгез әле тәрҗемә итеп карыйк. Арасында удмурт сүзләренә охшаш сүзләр бармы икән?(Анай , атай . апа, бабай ) Бик дөрес , рәхмәт сезгә.
Мәгънәсе ягыннан бу төркемгә туры килмәгән сүзләрне аерып алыйк әле.
-Әни , әти , әби , бабай.
Бу сүзләр кемнәрне белдерә соң ? Без аларны бер сүз белән ничек әйтәбез? (Җаваплар тыңлана.)
Әлбәттә гаилә дип.Балалар , без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез ?
(Гаилә турында.)
- Әйт әле акыллым , сезнең гаиләдә кемнәр бар. (укучыларның җаваплары тыңлана)
- Сез гаиләдә ничә кеше? ( укучыларның җаваплары тыңлана)
Укучылар экранда бер рәсем яшеренгән. Сез ничек уйлыйсыз? Бу нәрсә булырга мөмкин икән? Бик дөрес, гаилә рәсеме.( Экранда гаилә рәсеме чыга)
- Рәсемдә кемнәр бар ?
- Әни , әти , әби . бабай , эне,сеңел.
- Әйдә әле, Снежана , рәсемдәге әнине күрсәт әле. “Әни” сүзе удмурт теленә ничек тәрҗемә ителә? ( анай)
- Әйдә, әле, Вася , рәсемдәге әтине күрсәт. Әти сүзе рус телендә ничек була?( атай)
- Афәрин, балалар.
* Ял минуты.
- Тыныч йокы , әнигә!
-Тыныч йокы , әтигә!
- Тыныч йокы үземә!
- Тыныч йокы күземә!
· Ныгыту.
-Балалар, ял иттегезме? Әйдәгез ,дәреслекне ачабыз. Монда нинди рәсем ясалган?( Җавап) Гаилә турында текст язылган.
(Дәреслектәге текстны иҗекләп уку. ).
Текст буенча әңгәмә үткәрелә.
- Текст нәрсә турында бара ?
- Гаилә турында.
- Гаиләдә ничә кеше бар ?
- 8 кеше.
- Ә сезнең гаиләгездә ничә кеше бар?
- Ә сез гаиләгезне яратасызмы?
- Ә кемне яратасың?
- Гаиләдәге яраткан кешеләрегезне мин тараткан йөрәкләргә язып гаиләгезгә алып кайтып тапшырыгыз. ( Йөрәкләр таратыла).
“Детектив” уены.
Укучы гаиләдәге кешене уйлый һәм укытучыга эйтә. Балалар ул кешенең кем икәнен белергә тиеш.
· Йомгаклау.
- Рәхмәт , балалар , дәрестә бик актив катнаштыгыз, үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез.
- Кадерле балалар , кабат дәрес башындагы агачка әйләнеп кайтыйк әле. Без гаиләне рәсемдәге кебек тармаклы агачка тиңләштерә алабызмы ?
- Бу агачта бабайны кайсы өлешкә урнаштырыр идегез?Ә әбине , әнине, әтине? Ә сез , балалар үзегезне кайда урнаштырыр идегез ?
- Менә шулай безнең һәр гаиләнең дә үзенең агачы бар. Бу агачны нәсел агачы диләр. Нәсел агачы һәрвакытта да нык булырга , бер кайчан да корымаска тиеш.
Мин Сезгә шундый теләкләр телим:
-Һәр баланың әти –әнисе булсын !
-Сезнең өегездә гел кояш яктыртсын!
- Тырышып укыйк , бәхетле булыйк!


