
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 13.02.2014 07:58
- Автор: Aliya
- Просмотров: 5781
Татар әдәбияты дәресе өчен эшкәртмә. Тема: ” Ф.Яруллин –тынмас җан”.
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы : Гайнетдинова А.Р
Тема: Ф. Яруллин Тормыш юлы, иҗаты.
Максат: 1) Ф. Яруллинның тормышы, иҗаты белән танышу
2) сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру өстендә эшләү
3) үз-үзеңне тәрбияләугә омтылыш тудыру
Җиһазлау: Ф. Ярулинга багышланган слайдлар,китаплар күргәзмәсе
Н. Островский портреты.
Дәреснең барышы
1. Укутучы сүзе. - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, прозаик,драматург,шагыйрь Ф. Яруллиның исеме – Н.Островский , М.Җәлил ,А.Матросов, О.Кошевой кебек батырлар исеменә тәңгәл килә.
Язмышларга буйсынмас җан
Аның “ Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен татар халкы гына сокланып укымый,ул русчага, башка телләргә тәрҗемә ителгән . “Сулыш”, “Танышлар арасында” дигән җ ыентыклары өчен М. Җәлил премиясенә лаек була. Аның ихтияр көче алдында баш ияләр , аның үрнәгендә авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр.
Корчагинга тиңләшерлек
Синең ихтияр көчең,
Безгә көч һәм зур дәрт бирә
Һәрбер язылган сузең.
2. “ Туган ягы кирәк кешегә ...”
Язучының Туган ягы, тормыш юлы белән укучы таныштыра ( укучы доклады ).(слайдлар күрсәтелә)
3. ( Әкрен генә музыка яңгырый “ Ык буйлары” Г. Зәйнәшева сүзләре,Г. Бакиров музыкасы)
Укучы Ф. Яруллинның шигырен ( “Ык буйлары” ) укый.
4. “ Тормышымда якын кешеләр ...”
(әдипнең әнисенә багшланган шигырьләре укыла)
5. Фаҗига .Ф. Яруллин хәрби күнегүләр вакытында турниктан егыла... Фанис, канаты сынган кош кебек, бушлыкка оча. Якты дөнья югала, ә анна соң госпиталь... ( Җир яңгырый “ Каз кычкыра”. Ф. Яруллин сүзләре ).
6. Яңадан тормышкка кайту.Тирә-якта яхшы кешеләр. ( Н. Островский сүзләре укыла. Укутучылар ярдәме. Фанис аларга рәхмәтле . “ Сез яхшы кеше икәнсез. “ шигыре укыла. Әкренләп тормышка кайту.
7. “ Күңелең – ак чәчәкле болын”
( Ф. Яруллинның тормышында чын мәхәббәт юлдаш. Ул – хатыны Нурсия. Ул һәрвакыт аның белән : газапларын җиңеләйтүче , яшәргә көч бирүче, иҗатка илһам өстуче. Аңа багышлап ул күп шигырьләр яза.
“ Ак чәчәкләр” шигыре укыла.
8. Иҗат киңлеге. ( эдипнең иҗат тематикасы киң : Туган як, мәхәббәт, дуслык,тормыш фәлфәсе, юмористик шигырьләр. “ Туган ягы кирәк кешегә”, “ Эллә сагыну шул икән”, “ Әллә каян күренеп тора” шигырьләр укыла.
9. Нәтиҗә.Укытучы сүзе. Тормыш-көрәш.Авырлыклар һәркемгә дә килә.Кешелегеңне югалтмаска, яшәргә, көрәшергә кирәк. Көчлеләр генә бәхеткә лаек.Бәхет юлда ятмый. Аны кеше үзе төзи. Шагыйрь болай ди:
- Сагышларым миңа язмыш биргән,
Ә моңнарым булган тумыштан,
Бәхет белән шатлыкларына гына
Гел көрәшеп алам тормыштан.


