header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Тема:Бер тапкыр алдасаң, гомерең буе ышанмаслар. Абдулла Алишның “Алдакчы Наил “хикәясе буенча.

 Әлмәт шәһәренең 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Габдуллина Диләрә Әнис кызы

 

Максатлар:1.  Яңа тематик лексика белән таныштыру, А.Алишның "Алдакчы Наил" дигән хикәясе белән таныштыру.

                2. Текстны аңлап укырга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.   Әсәрнең    темасын, идеясен ачыклау.

                3  Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

 

Җиһазлау:А.Алишның портреты, әсәрләреннән күргәзмә (Нечкәбил: Әкият.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1989; Сертотмас урдәк. Әкият.- Казан: Татар китабы” нәшрияты., 1998; Койрыклар.Әкият.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1990; Ана әкиятләре. Әкиятләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.), җәйге табигать турында рәсем.

 

Дәреснең планы:

I.  Оештыру өлеше.

II. Алдагы дәресләрдә узган материалны актуальләштерү.

   1)  А.Алишның иҗатын кабатлау өчен әңгәмә.

   2) Дәрескә кирәкле лексиканы кабатлау өчен рәсем өстендә эш.

   3) Бер укучы рәсем буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли.

III. Яңа бирем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

   1) Сүзлек өстендә эш.

                2) Текст өстендә эш.   

                а) беренчел уку

                б) чылбырлап уку.

                в) сайлап уку.

             IV. Ял итү минуты

                 3)Тәрҗемә эше. 

                4) Группалы эш. 

            V.  Яңа белемнәрне үзләштерү.                

            VI.  Йомгаклау өлеше: тәрбияви әңгәмә, билге кую.

            VII. Өй эше.

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.Оештыру, исәнләшү, дежур укучы белән әңгәмә;  укучылар белән һава торышы турында әңгәмә,тема һәм максат белән таныштыру.

-       Исәнмесез, укучылар.

-       Исәнмесез, укытучы апа.

-       Кәефләрегез ничек?

-       Кояшлы иртә кебек,

     Татар телен – Тукай телен

     Өйрәнергә дип килдек!

-       Бүген сыйныфта кем дежур?

-       Бүген мин дежур.

-       Бүген ничәнче число?

-       Бүген ... .

-       Сыйныфта кем юк?

-       Сыйныфта барысы да бар.

-       Атнаның кайсы көне?

-       Атнаның ... көне.

-       Кичә ничәнче число иде?

-       Кичә ... иде.

-       Кичә атнаның кайсы көне булды?

-       Кичә атнаның ... көне булды.

-       Иртәгә ничәнче число булачак?

-        Иртәгә ... булачак.

-       Атнаның кайсы көне булачак?

-       Атнаның ... көне булачак.

-       Февралькөз аемы?

-       Юк, февралькыш ае.

-       Февралькышның ничәнче ае?

-       Февралькышның өченче ае.

-       Кыш көне көннәр нинди?

-       Кыш көне көннәр салкын, буранлы, карлы, буранлы.

-       Кыш көне нәрсә ява?

-       Кыш көне кар ява.

-       Кар нинди?

-       Кар ак, йомшак, чиста.

-       Кыш көне җир нәрсә белән каплана?

-       Кыш көне җир кар белән каплана.

-       Балалар нишли?

-       Балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуа.

-       Бүген көн нинди?

-       Бүген көн кояшлы, матур, җылы.

-       Ә мәктәптән кайткач сез нишлисез?

-       Ял итәбез, чанада, чаңгыда шуабыз.

-   Бүген дәрестә без А. Алишның “Алдакчы Наил” исемле текст белән танышырбыз.                    

 Кем ул А. Алиш искә тәшерербез.Яңа тематик лексика белән танышуын дәвам итәрбез.

 

II.Алдагы дәресләрдә узган материалны актуальләштерү.

1)    А.Алишның иҗатын кабатлау өчен әңгәмә.

-       А.Алиш кем ул?(язучы)

-  Язучының нинди әсәрләрен укыганыгыз бар? (Нечкәбил , Сертотмас урдәк ,         Койрыклар, Куян кызы)

- Аның тормыш юлы турында нәрсәләр беләсез? (сугышта катнаша, җазалап үтерәләр)

 (Абдулла Бариевич Алишев, известный детский татарский писатель Абдулла Алиш, родился 15 сентября 1908 года.  А.Алиш –писатель разностороннего дарования. С одинаковой легкостью он брался то за повесть, то за пьесу, то за стихи, то за очерк. Увлекался то музыкой, то техникой. Но была одна страсть, которую Алиш пронес через всю свою жизнь, и которая во многом определила его творческий путь. Это любовь к детям. Поэт, прозаик и драматург, он писал главным образом для детей. «Все свое творчество желаю посвятить детям», - говорил Алиш. В начале Великой Отечественной войны, Алиш уходит на фронт, а 25 августа 1944 года в Берлинской тюрьме Плетцензее его казнили. Он  до последнего вздоха оставался верным своему народу, Родине. Алишу было всего 36 лет, когда он погиб от рук фашистских палачей.)

2)   Дәрескә кирәкле лексиканы кабатлау өчен рәсем өстендә эш.(сорауларга җавап кайтару) - Балалар, рәсемгә карагыз әле:

-        Рәсемдә нинди ел фасылы сүрәтләнгән? (җәй)

-       Нинди көн сүрәтләнгән? (кояшлы, җылы)

-       Рәсемдә кемнәрне күрәсез?(балаларны)

-       Алар нишлиләр?(су коеналар)

-       Балалар кайда су коеналар?(су буенда)

-       Балаларга күңеллеме?( - Әйе, аларга бик күңелле)

3)    бер укучы рәсем буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли.(сорауларга таянып)

( Рәсемдә җәй ае сүрәтләнгән. Кояшлы, якты, җылы көн. Балалар су коеналар. Аларга су буенда бик күңелле.)

III.  Яңа бирем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

- Балалар, А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясе белән танышып һәм Наил дөрес эшләдеме – юкмы икәнен ачыклаганчы, сүзлек белән танышып китик.
1) Сүзлек өстендә эш.

-   яңа сузләрне укытучы укый;

-       хор белән кабатлау;

-       парлап уку;

-       хәтердә калдыру күнекмәләре;

-       сүзтезмәләр төзетү;

-       җөмләләр төзетү.

 Сүзлек.

Алдакчы                      - лгун, лжец, обманщик

Шатланырга                - радоваться

Уңайсызланырга        -  смущаться

Шаярырга                   -  шалить.шутить, баловаться

Гаҗәпләнергә              - удивляться

Мактанчык                  - хвастливый.хвастун

Коткарырга                 - спасать, спасти

Батарга                        - тонуть, утонуть

(балалар шатлана, уңайсызланып карады, Марат шаяра, гаҗәпләнеп калдык, мактанчык малай, батарга мөмкин)

       2) Текст өстендә эш.

а) беренчел уку

Магнитофон язмасында “Алдакчы Наил "хикәясе тыңлана.

- Ни өчен хикәя “Алдакчы Наил” дип атала?(чөнки Наил алдады)

б) чылбырлап уку.

- Хикәядәге геройларны санап чыгыгыз. (Наил, балалар, апа, узучы абый, автор)

- Балалар нишлиләр?(рәхәтләнеп су коеналар, йөзәләр, шатланалар, шаяралар...)

- Наилне кем коткарды?(узучы абый)

в) сайлап уку

Табигатьне сурәтләгән өзекне укып чыгыгыз.

-   Наил алдаган өлешне табып укыгыз.

-  Икенче тапкыр нәрсә булды? табып укыгыз.

- Хикәянең төп фикерен табып укыгыз.

- Әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде? ( ике өлешкә)

                                              Алдый             -        коткаралар

                                               Чынлап бата   -        коткармыйлар

              VI. Ял итү минуты.

                3)Тәрҗемә эше.

Укытучы русча җөмләләр укый, укучылар тексттан тәңгәл килгән җөмләләрне

табып укыйлар.

Как хорошо.

Песок обжигает ноги.

С радостью начинаем купаться, плавать, брызгаться, нырять, соревноваться.

Однажды Наиль пошёл с нами купаться.

Плавает с одной рукой, другую подняв.

С закрытыми глазами, он был похож на мёртвого человека.

Тетя сказала: «Нельзя так обманывать».

Я же шуткой.

Наиль опять полез в глубину.

Вот уже заплыл слишком далеко от берега.

Вдруг Наиля нет.

Показалась голова.

Кажется тетя тоже думает, что он обманывает: «Наил, не обманывай, быстро

выходи!»-говорит.

Тетя тоже бросилась в воду, но дядя успел быстрее.

Ему в рот попала вода.

Смутившись посмотрел на тётю и покраснел.

           4) Группалы эш.

             Укытучы рәсем күрсәтә, укучылар тексттан тәңгәл килгән җөмләләрне табып 

               укыйлар.

           -Рәсемгә карагыз. Тексттан рәсемгә туры килгән урынны табып укыгыз.

V. Яңа белемнәрне үзләштерү.

а) Дөрес төзелмәгән җөмләләр өстендә эш.  ( конвертлар таратыла).

( Җөмләләрдә хаталарны табыгыз: Кояш кыздырмый. Без елга буена бармыйбыз. Без

йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык: ул урын сап-сай, ә Наил бата. Без курыкмадык.

Алдакчы булырга ярый. Без рәхәтләнеп су коена идек. Меня инде шактый ерак

керде, ярга якынлашты. Апа суга ташланган иде, ә теге абый ападан соң барып

җитте. Марат уңайсызланып апага карады, кызармады.)

б) Укытучы күрсәткән абзацларга сораулар төзиләр һәм җавап бирәләр.

             VI.  Йомгаклау өлеше: тәрбияви әңгәмә.

-  Бу шаяру нинди күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин? (К какой трагедии

может привести эта шутка?)

- Авторның фикере нинди? (Какова идея автора?)

- Наилнең кыланышын ничек бәялисез? (Как вы оцениваете поступок Наиля?)

- Үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Бер тапкыр алдасаң, гомерең буе

ышанмаслар. Алдарга ярамый.)

               VII. Өй эше: сүзлекне истә калдырырга, хикәяне укырга, кыскача эчтәлеген

                  сөйләргә әзерләнергә.

 

У вас нет прав для создания комментариев.