header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Тема.  Г. Ибраһимов «Казакъ кызы» әсәре. ”Киң даланың ирек сөюче кошы.”

Максат: 1. Әсәрне анализлауһәм идея- проблематикасын билгеләү.

                2.Төп образларга укучылардан бәяләмә бирдерү.

                3.Иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.

                4.Әхлакый тәрбия бирү.

Оештыру рәвеше: фронталь, төркемләп.

Алымы: өлешчә эзләнүле репродуктив, проблемалы сораулар.

Дидактик максат буенча алымы: йомгаклау – ныгыту дәресе.

Төре: катнаш дәрес.

Материал: Әхмәдуллин А. Г. “Әдәбият”дәреслеге 10 кл., “Әдәбияттан хрестоматия”10 кл., Г.Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. 3т.

Җиһазлау: Язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, плакат:
”Бәхетле кеше башкаларга карап гыйбрәт ала белүче.”

                                       

                               Дәрес барышы.

 

I  Белемнәрне актуальләштерү

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

1. Г.Ибраһимовның тормыш юлын искә  төшерү.

Өйгә  Г. Ибраһимов булган , яшәгән урыннарның картасын төзергә бирелгән иде.Шуларны күрсәтеп сөйләү. (Һәр төркемнең картасы карап чыгыла .Иң әйбәте билгеләнә.)

2. Тестларга җавап әзерләү.(төркемләп)

Тест материаллары:

1. Г. Ибраһимов кайсы шәһәр университетына ирекле тыңлаучы булып кабул ителә?

1. Казан

2. Киев

3. Мәскәү

2. Г. Ибраһимов кайсы мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли ?

1. Мөхәммәдия

2. Иж – Бубый

3. Галия

3. Г. Ибраһимов укыткан татар шагыйре?

1. Г. Тукай

2 . С. Рәмиев.

3. Х. Туфан

4.Г. Ибраһимов татар әдәбиятына кайсы чорда килә?

1.XIX гасыр ахыры

2. XX гасыр башы

3. XIX гасыр башы

5. Язучы 1907- 1912 елларда кайсы иҗат принцибына өстенлек бирә?

1. романтизм

2. реализм

3. мәгърифәтчелек

6 . Язучының кайсы әсәрләре   романтизм рухында язылган ?

1. “Диңгездә”, “Яз башы”, “Сөю сәгадәт”

2. “Казакъ кызы”

3. “ Тирән тамырлар”

(Тестларны тикшерү)

II Әсәрне анализлау

1. Ни өчен әсәр “Казакъ кызы” дип атала?

( Г.Ибраһимов әсәрдә инкыйлабларга кадәрге  казакъ тормышын сурәтләүне максат итеп куя )

2. Әсәрдә кайсы чор сурәтләнә?

( 19 нчы гасыр ахыры һәм 20 гасыр башы)

3. Казакъстанның ул чорда сәяси хәле нинди иде?

( Казакъстанның Россиягә буйсындырылуы тәмамланган була.

Дала тормышында патриархаль - феодал  мөнәсәбәтләр дә үтеп керә башлый).

4. Әсәрнең төп образы булып кем тора?

5. Язучы кызның исеменә нинди мәгънә сала?

(Аны кош исеме белән атап  хатын – кызның рухи азатлыгына иша-

рә ясый.)

6. Язучы әсәрне язганда  образларның исеменә бик таләпчән була.

Кайсы язучы  үзенең әсәрендә төп героеның исемен үзгәртеп язган иде, шуңа бәйле рәвештә әсәрнең исеме дә  үзгәрә?

(“Галиябану” М. Фәйзи “Сәгадәтбану” исеме)

7. Карлыгач – Сылу образына әйләнеп кайтыйк. Бу образ сездә нинди тәэсир калдырды?

(Мул тормышта, дала киңлекләрендә уйный- уйный ,әтисе-әнисе

янында иркәләнеп үскән. Гүзәл, сылу кыз. Буйга җитеп, сәхрәнең ма-

туры булып пешеп өлгерә.)

8. Әлбәттә, яшь кыз нәрсә турында хыяллана?

(Сөю, мәхәббәт һәм бәхет турында)

IIIПроблемалы сорау кую Һәм фикер алышу.

Сөю, мәхәббәт хисләрен сез ничек аңлыйсыз?

(Иң зур хисләрнең берсе. Сөю ,мәхәббәт хисләре яратудан башлана. Бала әти- әнисен туганнарын ярата.Үз йортын ,авылын

ярата. Үсә төшкәч, бу хис киңрәк мәгънәгә ия була. Сөйгән кеше,

сөйгән ярга мәхәббәт хисе.)

Бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (Бер төрле генә җавап биреп булмый. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый.)

1. Карлыгач – Сылуның мәхәббәте турында ни белдегез?
( Ул /үзе Арысланбай исемле егетне ярата. Алар туйда очрашкан булалар.Әти- әнисе аны  яшь   ярымлык чакта ук кара – айгыр ыруының  ай ярымлык ир баласына ярәшеп куя. (әсәрдән шул урынны табып уку)

2. Әсәрдә нинди каршылык килеп чыга?

(Карлыгач – Сылу Калтайны яратмый, кире кага, Арысланбайны үз итә).

IV Төркемнәрдә эшләү.

1 нче төркем. Калтай турында табып укырга.( 395 нче бит)

2 нче төркем.Арысланбай белән Карлыгач – Сылуның беренче очрашулары. (китаптан табып укырга)  (427 нче бит)

Укытучы. Кыз белән әти- әниләре арасындагы мөнәсәбәтне карыйк.

( Әлбәттә, әти - әниләре Карлыгач- Сылуны Калтайга бирергә тели).

Укытучы. Ни өчен Калтайга бирергә? Алар кызларының бәхетле булуын телиләр бит.

(Монда байлык өстенлек итә. Кыз өчен тиешле мал алынган.

Сарсымбайның кире кайтарып бирәсе килми. Партия сайлаулары өчен дә сарманнар ыруының кара – айгырлар ыруы белән туганлашуы кирәк иде.)

Укытучы. Димәк, кыз белән егетнең мәхәббәтенә нәрсә киртә була?

(Байлык һәм сәяси сәбәпләр)

Укытучы. Без өйрәнгән кайсы әсәрләрдә шушы проблема белән очрашкан идек?

(“Галиябану”, “Хәят”)

Укытучы. Аларның язмышы ничек хәл ителә?

(Галиябануның сөйгәне һәлак була, ә Хәят сөймәгән кешегә чыгарга үзен-үзе күндерә.)

Укытучы.”Казакъ кызы” әсәрендә тагын фаҗигале язмышлы хатын – кыз образларын атагыз.

(Сарсымбайның яшь хатыны –Тукал һәм  Карлыгач-Сылуның

дусты Чулпан)

V Төркемнәрдә эшләү.

1нче төркем. Тукал турында материаллар әзерли.

2нче төркем. Чулпан турында материал  әзерли.

Укытучы. Г. Ибраһимов “Казакъ кызы” әсәрен  гади бер мәхәббәт тарихы итеп кенә язмый. Ул анда сәяси хәлләргә дә өстенлек бирә.Бу хәлләр нинди вакыйгада чагылыш таба?

(Әсәрдә хакимияткә сайлаулар вакыты сурәтләнә)

Укытучы. Сәяси хәлләр нинди чишелешкә ия була?

(Сарсымбай казакъ җиренә түрә булып утырам дигәндә, ак патшага каршы кешеләр белән катнашы бар дип, илдән сөрелә. Аның белән бергә Арысланбайны да ят илгә алып китәләр).

Укытучы. Ни өчен үз бәхете өчен көрәшеп тә , Карлыгач- Сылу бәхетле була алмый?

(Аерым шәхесләрнең көрәше генә илдәге тәртипләрне үзгәртә алмый. Г. Ибраһимов хатын – кыз азатлыгы мәсьәләсен социаль һәм милли

азатлык мәсьәләсе белән бәйли.)

VI Йомгаклау.

Укытучы. 19 нчы гасыр ахыры 20 нче гасыр башында хатын – кыз азатлыгы темасына кайсы язучылар һәм шагыйрьләр мөрәҗәгать иткәннәр?

VII Билгеләр кую.

Өйгә эш. “Киң даланың ирек сөюче кызы” темасына сочинение

язып  килергә.

                                                     Державино урта мәктәбе укытучысы

                                                     Гыйбадуллина Фирдәвес Сафьян кызы

У вас нет прав для создания комментариев.