• Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

 

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Россия  Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге3нче урта гомуми белем мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

“Эшчән балалар”

тексты өстендә эш

5 сыйныфта  рус телле төркемдә Р.З.Хәйдәрова каршында  үткәрелгән дәрес

 

 

 

 

 

 

 

Әзерләде һәм үткәрде                                                                                                                                                                             татар  теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                             Мурдашева Резидә Фоат кызы

                                                                                

                                                                                       

 

Алабуга

2013 – 2014 уку елы

 

Тема:”Эшчән балалар” тексты.

Дәрес тибы: ЛГКК

Максат:”Өйдә булышу” лексикасын сөйләмдә активлаштыру, яңа сүзләр белән                              таныштыру,аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре  формалаштыру,исемнәрнең килеш белән төрләнешен беркетү, ө авазын әйтү һәм сөйләмдә ишетеп аеру ,уку күнекмәләрен  камилләштерү,фикерләү сәләтен үстерү, нәтиҗә  чыгара белергә өйрәтү,өйдә булышуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслекләр,сүзлекләр,дәфтәрләр,татар теле кагыйдәләре җыентыклары,”өйдә булышу “темасына презентация,ноутбук,интерактив такта.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

-  Исәнмесез!

-  Бүген кем юк?

-  Бүген нинди число?

-  Атнаның нинди көне?

II.Белемнәрне актуальләштерү һәм өй эшен тикшерү.”Өйдә булышу” лексикасынпрезентация  слайдлары аша кабатлау.

1. 2-9 слайдлар буенча эш.

-  Рәсемнәргә карагыз әле. Малай нишли? ( идән себерә,чүп чыгара,тузан сөртә)

-  Кыз нишли? ( тузан суырта,идән юа,савыт-саба юа,урын җыя,чәчәкләргә су сибә)

Йомгаклау: бу малайлар ,кызлар нинди? (эшчән,ярдәмчел)

2.Әңгәмә.

- Син идән юасыңмы?( тузан суыртасыңмы һ.б.)

3.Парларда эшләү.

- Лена,спроси у Кости,подметает ли он полы?

-... спроси у..., моет ли он посуду?

-... спроси у ..., вытирает ли она пыль?

-... спроси у ..., убирает ли она постель?

-... спроси у ....,выносит ли он мусор?

-Сез  әти-әниләрегезгә булышасыз икән.Сез дә эшчән балалар. Афәрин.

 

Физкультминут  үткәрү.

III. Текст алды эш.

1.Яңа сүзләр белән эш.

-Бүген  без яңа сүзләр белән танышабыз, дөрес укырга өйрәнәбез,тәрҗемәсен сүзлекләргә язабыз. ( 10 слайд)

2. Аудирование.

А) – Бу нинди аваз? (11 слайд)

-- Катя ( Саша һ.б.) кабатла.

Б) - Прослушайте и назовите  слова со звуком ө:      кич,өй,әни,өстәл,рәхмәт,җыештыра,эшләде,көн .

3. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

- Чтобы текст получился связным,важно правильно переводить падежи существительных: (12слайд)

- Кем тәрҗемә итте?

- Хәзер тәрҗемәләрегезне тикшерегез: (13  слайд)

IV.Текст өстендә эшләү.

  1. Проблема кую.

-Без  бүген хикәя укыйбыз. Аның исеме юк. Хикәягә исем уйлагыз. Дәрес ахырында  әйтерсез.

2.Хикәяне  укытучы укый.

- Хикәя  аңлашылдымы?

3.Хикәяне укучылар пышылдап укыйлар.

4.Тәрҗемәне тикшерү.

Найдите предложения,где говорится, что

А) настала ночь;

Б) готов ужин;

В) мама поблагодарила детей.

5. – Кайсы раслау дөрес?

А) Әниләре эштән кайтты.

Әниләре кибеттән кайтты.

Б) Өй чиста.

Өй пычрак.

В) Кибеткә барырга кирәк.

Кибеткә барырга кирәкми.

Г) Чәй кайнаган.

Чәй кайнамаган.

Д) Ләйлә белән Наил ачуландылар.

Ләйлә белән Наил елмайдылар.

 

Физкультминут үткәрү.

 

6. Төркемнәрдә “кар өеме” уены уйнау.

- Кайсы төркем күбрәк сүзле җөмлә уйлый?

Әниләре кайтты.

Әниләре эштән кайтты.

Кичен  әниләре  эштән кайтты.

Кичен Ләйлә белән Наилнең  әниләре эштән кайтты.

7. Текстка сораулар кую (дәфтәрләрдә эшләү).

- Текстның һәр җөмләсенә сорау куябыз.Сорауларны дәфтәргә языгыз.

- Нинди вакыт җитте?

- Әниләре кайдан кайтты?

- Өй нинди?

- Өстәлдә нәрсә бар?

- Әниләре нишләде?

8. Төзелгән сорауларга телдән җавап бирү (14 слайд).

9. Сорауларсыз текстның эчтәлеген сөйләү (2-3 укучы)

V. Йомгаклау.

Сорауларга җавап бирү.

-Ләйлә белән Наил әниләренә  ничек булыштылар?

- Ләйлә белән Наил нинди балалар?

- Алар сезгә ошыймы? Нигә?

- Хикәягә нинди исем бирәсез?

VI.Өй эше бирү.

-Ләйлә белән Наил турында тагын нинди фикер әйтергә була? 27нче биттәге 6нчы күнегүдән  сайлагыз (15 слайд)

VII. Билгеләр кую(комментарий белән).