
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 02.12.2013 05:12
- Автор: Сафиуллина Альфия
- Просмотров: 5695
ГБМУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге
Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сафиуллина Әлфия Нурулловнаның
Татар әдәбиятыннан
6 сыйныфта
Сингапур мәгариф системасы технологиясен кулланып үткәргән
бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Тема: Агач – җимеше, кеше хезмәте белән матур
Максат: Балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау:аңлатмалы сүзлек, карточкалар, компьютер, экран, проектор.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
Укытучы. Хәерле иртә, укучылар, барыгызга да хәерле көннәр телим.
Укучылар. Исәнләшү.
Сәлам, сәлам,Исәнмесез, хәерле көн һәммәгезгә.
Укытучы. Бүгенге дәрестә сез актив , булган белемнәрегезне күрсәтерсез һәм фикерләрегезне тулы , матур итеп , каушамыйча әйтерсез дип ышанып калам.
2.Уку мәсьәләсен кую.
Ике хатын коедан су ала икән. Алар янына өченчесе килгән. Бер карт бабай да алар янына тукталган.
Менә хатыннарның берсе икенчесенә әйтә:
-Минем улым үзе җитез, үзе көчле!
-Ә минем улым сандугач кебек җырлый.
Ә өченче хатын бер сүз дә әйтми.
-Нигә улың турында берни дә сөйләмисең?- диләр аңа.
-Минем улым искитәрлек берни дә эшли белми.
Менә хатыннар кайтып китәләр. Ә бабай алар артыннан атлый. Кинәт аларның каршына өч малай йөгереп килеп чыга. Аларның берсе мәтәлчек ата, икенчесе кычкырып җырлый.
Ә өченчесе әнисе янына йөгереп килә дә аның авыр чиләкләрен ала.
-Йә, бабай, безнең улларыбыз ничек? - дип сорыйлар хатыннар.
-Ә кайда соң алар? Мин берегезнең генә улын күрдем, - дип җавап бирә карт.(В. Осеевадан)
Сорау: Бабай кайсы малайны күргән? Ни өчен?
Укучылар. Бабай өченче малайны күргән, чөнки ул әнисенә булыша, эш сөючән.
Укытучы.Укучылар без нинди тема өстендә эшләрбез?
Укучылар. Хезмәт темасы.
Укытучы.Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы: Агач – җимеше белән, кеше хезмәте белән матур.
3. Дәрес темасы өстендә эш.
Укытучы.Ә нәрсә соң ул хезмәт? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?
Укучылар. (җаваплар тыңлана)
Укытучы. Укучылар, хезмәт куймыйча гына яшәп буламы? Сез нинди хезмәтләр башкара аласыз?
Take Off – Touch Down/ тэйк оф – тач даун: укытучы класска түбәндәге сорауларны бирә, укучылар, нинди шөгыльне яратуларына карап, торып басалар, укытучы аларны мактый.
1.Кемнәр өй җыештырырга ярата?
2.Ашарга әзерләргә булышучылар белән танышып китик әле.
3.Кемнәр бакчада эшләргә ярата?
4.Эне-сеңелләрен карарга булышучыларны да күрик әле.
Укытучы. Без өйрәнгән әсәрләр арасында хезмәт темасына язылганнары да бар. Әсәрнең авторы, исеме, өзеге аерым-аерым бирелгән, аларны берләштерергә кирәк.Автор нәрсә әйтергә тели?
( Укучылар 4 кешелек төркемдә эшлиләр, эшне бетергән төркем “Бер, ике, өч – бетте безнең эш” дип әйтә, җаваплар тикшерелә, һәр өстәлнең 1нче санлы укучылары җавап бирә )
Бирем өчен алынган әсәрләр һәм өзекләр:
1.Абдулла Алиш. Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып , үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән. Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән.
Автор фикере: бүгенге эшне иртәгә калдырма.
2. Габдулла Тукай. Эшкә өндәү.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Автор фикере: яшь чакта тырыш булсаң, эш сөйсәң, картайгач, җиңел була.
3.Нәби Дәүли. Бәхет кайда була?
Эзләп йөрмә бәхетне
Җиде ят ерак илдә.
Ул яши безнең өйдә,
Без торган азат җирдә.
Шунда белде ике дус –
Галимҗан белән Илдус-
Бабай бик дөрес әйтә:
Бәхет була хезмәттә
Автор фикере: Хезмәт ярату – ул зур бәхет икән.
Абдулла Әхмәт. Үги кыз.
Рәхмәт, бәбкәм, кул-аягың сызлаусыз булсын. Шулай эшләп үсәргә кирәк. Эше барның ашы бар. Без, кызым, бабаң белән бик тырышып эшләдек. Безнең урын-җир өстендә ятканны һичбер вакыт кояш күрмәде. Эшкә өйрән, бәбкәм. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Автор фикере: Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
(Җавапларны тикшерү)
Укытучы. Хезмәт сүзенең синонимнары ничек булыр?
Think-Write – Round Robin/финк – райт – раунд робин:һәр укучыга кәгазь бирелә, һәр укучы үзе уйлый, аннары яза, аннан соң 4 кешелек төркемдә чираттан үзләренең фикерләрен уртаклашалар.
Укучылар. Эш, һөнәр, шөгыль, кәсеп.
Укытучы. Бу сүзләрнең мәгънәләрен “Аңлатмалы сүзлектән” карагыз әле.
Round Table/ раунд тэйбл: 4 кешелек төркемдә бер бит кәгазьдә эшлиләр, партнерларның берсе “Аңлатмалы сүзлек”тән карый, берсе яза, аннан соң икенче пар партнерлар эшли.
Җаваплар:
Хезмәт– кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эш.
Эш – нәрсә дә булса җитештерү(шөгыль, гамәл).
Шөгыль–эш, нинди дә булса хезмәт.
Кәсеп – кеше даими шөгыльләнгән, яшәү чыганагы булган эш, хезмәт, шөгыль.
Һөнәр –нәрсә дә булса җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган хезмәт.
Укытучы. Шушы 5 сүз арасында берсе калган дүртесе уңышлы булсын өчен бик кирәк. Ул кайсы сүз?
Укучылар. Һөнәр.
Укытучы. Сез үзегез нинди һөнәрләр беләсез?
AllWrite – Round Robin/Ол – райт – раунд робин:
Укучылар һәрберсе үзенең кәгазенә һөнәр исемнәре яза, укытучы биргән вакыт беткәч, түгәрәк буенча укучылар берәр һөнәр исеме укыйлар, калганнар үзләренең эшләрен тулыландыра.
Укытучы. Алга таба эшебезне INSIDE CIRCLE – OUTSIDE CIRCLE(инсайд –оутсайд сёкол)эчке һәм тышкы түгәрәк алымы белән дәвам итәрбез
а)1, 3 номерлы укучылар тышкы түгәрәк ясап басалар, 2,4номерлы укучылар эчке түгәрәккә басалар.
Сорауны тыңлагыз: Сез үзегезгә кайсы һөнәр туры килә дип уйлыйсыз һәм ни өчен?Уйлар өчен вакыт бирәм.
б)1минут дәвамында эчке түгәрәктәге укучылар сөйли.
в)Рольләрне алышабыз, 1минут дәвамында тышкы түгәрәктәге укучылар сөйли.
г)Яңа партнер белән эшләү өчен урыннарны алышабыз. Уңга борылабыз һәм түгәрәк буенча әйләнеп, кычкырып 4кешене саныйбыз һәм аңа бишне (дайт им пять)бирәбез. Яңа партнерны тапкач, фикер алышабыз.
д)Укучылар белән әңгәмә.
- ......., синең партнерыңа нинди һөнәр ошый?
- ......., синең иптәшеңә ни өчен бу һөнәр ошый?
- ........, син иптәшең белән килешәсеңме? Синеңчә, аңа бу һөнәр туры киләме?
- ...., син әңгәмәдәшеңә нинди киңәш бирер идең?
е) Әңгәмәдәшегезгә рәхмәт әйтегез. “Синең фикерең миңа ошады”.
Укытучы.Һөнәр сайлау җиңелме? Ничек сайларга кирәк?
Ralli Robin/рэлли робин: укучы үзенең партнеры белән фикер уртаклаша
Җаваплар: Үзеңнең сәләтеңә карап сайларга.
Холкыңа туры килгәнен.
Белем алырга.
Һөнәрнең нечкәлекләрен тәҗрибәле кешеләрдән өйрәнергә.
Укытучы. Укучылар, сыйныфташларыбызга һөнәр сайларга булышыйк әле.
Сезнең фикерегезчә, кемгә кайсы һөнәр килешә икән?(индивидуаль эш)
(Укучылар һөнәрләр янына классташларының исемнәрен язалар, тикшерү мәҗбүри түгел, укытучы аларны сер булып калсын дип, җыеп кына ала.)
Тәкъдим ителгән һөнәр исемнәре:
Дизайнер Китапханәче
Парикмахер Укытучы
Программист Тәрбияче
Юрист Төзүче
Архитектор Очучы
Музыкант Врач
Сатучы –консультант Пешекче(повар)
Шофер, машинист Полицейский
4.Дәрескә нәтиҗә ясау.
Укытучы. Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
Укучылар белән әңгәмә
5.Төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.
Ralli Table/ рэлли тэйбл:2 укучы бер бит кәгазьдә төшеп калган сүзләрне куеп язалар
1.Өйрәнмичә __________ юк, хезмәт итми ______ юк.
2.___________ күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың ____________ бик тыныч һәм бик җиңел.
3.Бабай бик дөрес әйтә:
Бәхет була __________.
4.Оста кулда _______ бар.
Йомгаклау. Агач – җимеше , кеше хезмәте белән матур.Укучылар, сезгә дәреснең әлеге формасы ошадымы? Үзегезнең фикерегезне бер сүз белән генә языгыз һәм агачыбызны җимешләре белән бизәгез.
Parking Lot/парковка: укучыларүзе ябыша торган кәгазьгә бер сүз язып,
алмагач рәсеме ясалган плакатка беркетеп куялар.


