• Печать
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 

Никитина Альбина Егоровна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1нче категория

Түбән Кама шәһәре “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

10нчы урта мәктәп”

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен «Татарстан» темасы буенча тест

 

  1. Татарстанның башкаласы –
    1. Яр Чаллы
    2. Казан
    3. Әлмәт
    4. Түбән Кама
  2. Флаг нинди төсләрдән тора?
    1. Яшел, кызыл, кара.
    2. Зәңгәр, ак, кызыл.
    3. Яшел, ак, кызыл.
    4. Сары, кызыл, зәңгәр
  3. Гербка нәрсә рәсеме ясалган?
    1. Песи
    2. Ак барс
    3. Юлбарыс
    4. Эт
  4. Татарстанның беренче Президенты
    1. Шәймиев
    2. Путин
    3. Миннеханов
    4. Ельцин
  5. Флагтагы ак төс нәрсә аңлата?
    1. Яңарыш
    2. Азатлык өчен көрәш билгесе
    3. Өмет, ышаныч
    4. Көчле
  6. 30нчы август нинди көн?
    1. Сабантуй
    2. Җиңү көне
    3. Республика көне
    4. Яңа ел
  7. Татарстан кайчан мөстәкыйль дәүләт булды?
    1. 1990
    2. 1995
    3. 2000
    4. 2012
  8. Татарстан гимнын кем язган?
    1. Рөстәм Яшин
    2. Рөстәм Яхин
    3. Рәхим Яхин
    4. Рәхим Яшин
  9. Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре?
    1. Татар
    2. Рус
    3. Татар, рус
    4. Татар, рус , инглиз
  10. 1991нче елда нинди вакыйга була?
    1. Республика көне
    2. Татарстан Президентын сайлау
    3. Англиядән кунаклар килә
    4. Татарстан мөстәкыйль республика

В.1. Ике раслауның кайсы дөрес?                                               3 б.

1) Атна буе мәктәптә татар теле генә яңгырап торды.

    Атна буе мәктәптә инглиз теле генә яңгырап торды.

2) Укучыларның Татарстан турында белемнәре аз.

    Укучыларның Татарстан турында белемнәре бик күп.

3) Татарстан – мөстәкыйль республика.

        Татарстан – мөстәкыйль республика түгел.

4)Татарстан башка илләр белән шартнамәләр төзи.

   Татарстан башка илләр белән шартнамәләр төземи.

  1. Казан – яңа, матур шәһәрләрнең берсе.

Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.

  1. Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк, зур китапханәләр бар.

Чаллыда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк, зур китапханәләр бар.

 

В.2.Син бу раслаулар белән килешәсеңме?                                        3 б.

1) Казан IXгасырда ук төзелә башлаган.

2) Казанның гомуми мәйданы 290 квадрат километрдан артык.

3) Казанда урта махсус һәм югары уку йортлары бик аз.

4) Казаннан Чаллыга автобус белән 2 сәгать баралар.

5)»Немец телен без Германиядә дә ишетәбез», - диделәр кунаклар.

6)Татарстан турында белмәгәч, безгә бик оят булды.

 

 В.3. Җөмләнең ахырын тап.                                                                  5 б.

1.Сез безне татар җырлары белән                          дус яши

2.Инглиз телен без Англиядә дә                              яңгырый

3.Гербка ак барс рәсеме                                           үскән

4.Гимн бәйрәмнәрдә                                                 тәмамлый

5.Татарстанда күп милләтләр                                  таныштырыгыз

6. Казанда институт                                                  ясалган

7. Казанда җиңел промышленность                        барып була

8. Казанга самолёт белән                                          ишетәбез