Ф.И.О.: Сафиуллина Альфия Нурулловна
Школа: МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных предметов»
Район: Арский муниципальный район
Название урока: “Без Тукайны беләбезме?”
Стаж педагога: 26 лет
Категория: высшая
Предмет: татарская литература
Тема: Без Тукайны беләбезме?(7класс, татар әдәбияты, рус мәктәбенең татар төркеме)(слайд 4)
Максатлар:
1.Г.Тукай турындагы белемнәрне искә төшерү, ныгыту.
2.Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү.
3.Күмәк эшләү сәләтен үстерү
Җиһазлау: Г.Тукайның портреты, китаплары, укучылар ясаган рәсемнәр, экран,ноутбук, проектор.
Дәреснең тибы: кабатлау, гомумиләштерү, белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Дәреснең формасы: дәрес-уен “Бер сорауга – биш җавап”
(Искәрмә: дәрес “Сто к одному” телевизион уены формасында үткәрелә)(слайд 5)
Дәрес барышы:
I.Дәресне оештыру. Укучыларны дәрес барышы белән таныштыру.
Укытучы: Укучылар, Без сезнең белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүне тәмамладык.(слайд 3)
Бүгенге дәресебездә белемнәребезне тикшереп, йомгак ясарбыз. Чыннан да без Тукайны беләбезме?(слайд 4) Дәресебезне “Бер сорауга- биш җавап” уены формасында алып барырбыз.(слайд 5)
Бүгенге дәрестә сез актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез каушамыйча әйтерсез дип ышанып калам.
Уенның тәртибе белән таныштырып үтәм.(слайд 6)
Уен телевидениедә бара торган “Сто к одному” уены үрнәгендә төзелде.
Бәйгедә бишәр укучыдан торган ике команда катнаша. Командаларның капитаны билгеләнә, исем һәм девиз сайлана.
Командаларга барлыгы дүрт сорау бирелә. Һәр сорауның бишәр җавабы бар. Һәр җавап аерым балл белән бәяләнә. Алар шартлы рәвештә куела. Җаваплар арасында буш шакмак та бар, ул җавап дөрес булмаган очракта ачыла.( Буш шакмаклар төрле биремдә төрле сан астында бирелде). Җавап дөрес булмаса, уенны икенче команда дәвам итә. Гади уенда һәр балл 1гә тапкырлана, Икеле уенда – 2гә, өчле уенда – 3кә.
Кире уенда баллар кечкенәдән башлана. Зур уенда һәр команданың капитаны көч сынаша. Соңгы ике турда һәр дөрес җавапка 1әр балл куела.
Әйдәгез, башлыйбыз...
II Дәреснең төп өлеше.
1.Командаларны чакыру, алар белән танышу.
2.Гади уен.(слайд 7)
Сорау: Г.Тукайның исемнәрен санагыз.
|
№ |
Җаваплар |
Баллар |
|
1 |
Тукай |
10 |
|
2 |
Габдулла |
8 |
|
3 |
Апуш |
6 |
|
4 |
Шүрәле |
4 |
|
5 |
Мәҗнүн |
2 |
|
6 |
(башка җавап) |
0 |
Җавапны дөрес әйткән төркем белән әңгәмә үткәрелә: Тукай – әдәбияттагы исеме, Габдулла – әти-әнисе биргән исем, Апуш –кушаматы, Шүрәле һәм Мәҗнүн – кайбер шигырьләрен бастырып чыгарганда кулланылган псивдонимнары.
4.Икеле уен.(слайд 8)
Сорау: Г.Тукайның яшәгән урыннары искә төшерегез.(слайд 9)
|
№ |
Җаваплар |
Баллар |
|
1 |
Казан |
12 |
|
2 |
Уральск |
10 |
|
3 |
Кырлай |
8 |
|
4 |
Кушлавыч |
6 |
|
5 |
(башка җавап) |
0 |
|
6 |
Өчиле |
4 |
Төбәкләр белән бергә Габдулла Тукай яшәгән гаиләләр искә төшерелә:
Казанда – Мөхәммәтвәли белән Газизә гаиләсе, Уральскида - Галиәсгар Госманов белән Газизә апасы, Кырлайда – Сәгъди абзый белән Зөһрә апа, Кушлавычта – кадерле әтисе һәм әнисе(Мөхәммәтгариф белән Мәмдүдә), Өчиледә – Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе.
5.Өчле уен.(10 слайд)
Сорау:Балалар өчен язылган шигырьләрендә яратып кулланылган образларны санагыз.(11 слайд)
|
№ |
Җаваплар |
Баллар |
|
1 |
Песи |
10 |
|
2 |
(башка җавап) |
0 |
|
3 |
Кояш |
6 |
|
4 |
Ай |
4 |
|
5 |
Бала, сабый |
3 |
|
6 |
Эт |
2 |
Укучылар әлеге образлар кулланылган шигырьләрне укыйлар.”Эш”, “Ай һәм кояш”,”Бәхетле бала”, “Кызыклы шәкерт”,”Мияубикә”,
“Шаян песи”
6.Кире уен.(12 слайд)
Сорау: Тукай исеме белән бәйле урыннар һәм атамалар.(13 слайд)
|
№ |
Җаваплар |
Баллар |
|
1 |
Тукай-Кырлай авылы |
1 |
|
2 |
Тукай районы |
2 |
|
3 |
Тукай ис. филормония |
4 |
|
4 |
Тукай музейлары |
5 |
|
5 |
Тукай ис.Дәүләт премисе |
8 |
|
6 |
(башка җавап) |
0 |
7.Зур уен.(14 слайд)
1нче командага сораулар.(15 слайд)
1.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Җавап: Мәмдүдә)
2.Беренче шигырен ничә яшьтә яза? (19)
3.Дөньяга күзе ачылган урын (Кырлай)
4.Бала белән сөйләшүче җан иясе (Күбәләк)
5.Кояшны бишектә тирбәтеп йоклатучы (Җил)
2нче командага сораулар.(16 слайд)
1.Тукайның әтисе (Мәхәммәтгариф)
2.Әбинең ничә күгәрчене арасында ул бер чәүкә? (6)
3.Казандагы ярминкә (Ташаяк)
4.Кызыклы шәкерт (Акбай)
5.Тәрәзә каршында дәрес әзерләүче (Бала)
8.Уенга йомгак ясау, җиңүчеләрне билгеләү һәм котлау.(17 слайд)
III Дәресне йомгаклау.
Кулланылган әдәбият