header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
 

Татарстан Республикасы    “Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлегенең “2 нче урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”

муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

Дәрес зшкәртмәсе

 

Тема: В. Хәйруллина. “Табын кагыйдәләре”

( рус телендә гомуми белем бирүнең 3нче сыйныфы, татар төркеме)

 

 

 

Әзерләде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фирая Хәниф кызы Гыйләҗева

 

 

 

 

 

 

 

 

Лениногорск - 2015

 

Тема: В. Хәйруллина. “Табын кагыйдәләре”.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: укылган әсәрләргә нигезләнеп, тормышта дөрес нәтиҗә ясау;

Предмет: В.Хәйруллинаның шигыре, Р.Фәхреддиннең “Ашау әдәпләре” нәсыйхәтләре белән таныштыру, авторлар турында кыскача белешмә бирү, шигырьне сәнгатьле итеп уку,

Шәхескә кагылышлы : табын янында утыру кагыйдәләрен үзләштерү, аларга үз фикереңне белдерү,  иҗадилыкны үстерү

Җиһазлау:кран. ноутбук, презентация, китаплар, менеджментлар.

Материал:1. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова.  Әдәби уку, рус телендә белем бирү мәкт.3 нче сыйныфы өчен дәреслек.  27-28 битләр.

2.Р.Фәхреддин. Балаларга нәсыйхәт”. Казан: Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006. - 144-146 б.

План:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

 -Төркемдәге партнерларыгызны сәламләгез, уңышлар теләгез.

2. Актуальләштерү.

Релли Робин

- Укучылар, әйдәгез, өй шен тикшереп, хикәянең эчтәлеге турында сөйләшеп алыйк. Партадагы карточкаларга үз фикерегезне языгыз, аннары фикереңне дәлилләп , каршыда утыручы партнерыңа  әйт.

-Синеңчә, Рәсим нинди малай?

Тейк оф- тач даун

- Хәзер слайдка игътибар итегез. Әгәр сез андагы җөмләләр белән килешәсез икән басасыз. Килешмәсәгез, урыннарыгызда каласыз.(2 нче слайд)

1. Ручка бигрәкләр дә матур, язарга да ипле.

2. Рәсимнең күңелендә ручканы үзенеке итү теләге уянды.

3. Беренче булып ручканы Рәсимнең әнисе күрде.

4. Икенче көнне Рәсим мәктәпкә килмәде.

5.  Илһам, югалткан ручкасын парта өстендә күргәч,  балкып, елмаеп җибәрде.

6. Рәсим хатасын аңлады.

3 Өй шен тикшерү.

Таймд пэа- шэа

-Барыбыз да басабыз, үзегезгә яңа пар сайлап басыгыз. Хикәянең эчтәлеген бер-берегезгә сөйләгез.  Сөйләп бетергәч, иптәшеңне мактарга, хаталары булса, аларны төзәтергә онытма.

(----------------Бер-берсенә хикәянең эчтәлеген сөйлиләр ) .

4.Уку мәсьәләсен кую

- Укучылар, слайдка игътибар белән карагыз әле. (3 нче слайд). Сез бу рәсемнәргә карап,  бүгенге дәреснең темасын ничек дип атар идегез.

(укучылар җавабы).

Дөрес. Укучылар, без бүген табын кагыйдәләре турында сөйләшербез. (4-5 нче слайдлар)

 Андагы кагыйдәләрне эчтән укып чыгыгыз әле, бу кагыйдәләр шигырь формасында рус телендә язылган. Татар әдипләренең   дә бу темага язган әсәрләре байтак. Бүген без шуларның кайберләре белән танышырбыз.

 II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

- Шигырьне тыңлаганчы, кайбер таныш булмаган сүзләр белән танышыйк.

(6 нчы слайд).

 Тыйнак- скромный

Җыйнак- аккуратный

Сынала- проверяется

Комсызланма- не жадничай

-Әйдәгез, шигырьне тыңлап  карыйк. Автор укучыларга нәрсә әйтергә тели?

-Әлеге шигырьне В.Хәйруллина язган. Бу шагыйрәнең сез нинда шигырен беләсез әле?

-         “Әдәп”.

-         Автор турында искә төшереп алыйк. Слайдка игътибар итегез.

Ул- татар шагыйрәсе, балалар язучысы, укытучы. (7 нче слайд).

1943 елның 28 октябренда Сарман районы Чураш авылында туган.

Карашай Саклау авылы мәктәбен (1958), Минзәлә педагогия көллиятен (1964), Казан дәүләт педагогия институтын (1969) тәмамлый.

Чураш, Карашай-Саклау мәктәпләрендә укытучы булып эшли. РСФСРның атказанган укытучысы

-Укучылар шигырьне эчтән укыйлар. Аннары кычкырып уку оештырыла.  

Укытучы сорауларына җавап бирү :

-Шигырьдә нинди киңәшләр бирелә? Нинди кагыйдәләр турында әйтелә?

Релли Робин

-Тагын  сез табын янында  үз-үзеңне тотуның нинди кагыйдәләрен беләсез? Бу турыда җилкә партнерына сөйлә.

- Ә хәзер кайбер кагыйдәләрне әйтеп китик.

 Физкультминутка. “ Аш вакыты”

 -Укучылар, ә без үзебезне табын янында тота беләбезме соң?

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен К.Насыйри, безнең якташыбыз Р. Фәхреддин дә язып калдырган. Сезне  Р.Фәхреддин язып калдырган кайбер  кагыйдәләр белән  сезне дә таныштырасым килә (8нче слайд).

-Әйдәгез, аларны бергәләп укыйк.( 6 нчы слайд).

Кагыйдәләр кычкырып укыла.

1. Ашарга утырган вакытыгызда иң элек кулларыгызны юыгыз һәм яхшылап сөртегез.(7 слайд)

2. Үзегездән олы кешеләр булганда, алардан алдан утырмагыз!(8 нче слайд).

3. Зур-зур алмагыз, ашыкмагыз. Яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, табактан үзегез өчен бернәрсә сайламагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, комсыз булмагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез.(9нчы слайд).

4. Авыз тутырып капмагыз, кашыгызны савытның һәр тарафында йөртмәгез.

(10 нчы слайд)

5. Ашаганнан соң кулларыгызны, авызыгызны су вә сабын белән яхшы юыгыз, тастымал белән сөртегез( 11 нче слайд)

Сингл раунд робин

  Укучылар,  әйдәгез В.Хәйруллина шигырендә  һәм  Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрендә уртак кагыйдәләр бармы? Төркемнәрдә чиратлашып , бер- берегезгә сөйләгез. Хәзер һәр төркемнең 2 нче номерлы укучысы фикерләрне барыбызга да җиткерә.

 III. Рефлексия.

Дәрестән чыгу билеты

-Әйдәгез, без дә  ашханәдә  үзебез өчен  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төзеп карыйк әле.(12 нче слайд). Төркемнәр бирелгән кәгазьләрдә язалар.

... ярамый.

.. .ярамый.

... ярамый.

...  ярамый.

... кирәк.

... кирәк.

... кирәк.

... кирәк.

 Кагыйдәләрне уку һәм аларны тактага элү.

 Өй эше бирү: шигырьне  сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

28 биттәге 1 нче биремгә җавап әзерләргә.

Билгеләр кую.  Укытучының дәресне тәмамлавы.

У вас нет прав для создания комментариев.