
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 24.05.2015 17:43
- Автор: Гузелия
- Просмотров: 2469
Татарстан Республикасы Теләче муниипаль районы Теләче урта гомумбелем мәктәбе
5нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан КҮМ (рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына)
Югары квалификация категорияле
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәлмәнова Гүзәлия Рафиковна
2015
А1. Түбәндәге текст фольклорның кайсы төренә карый?
Әлли- бәлли бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә, бәбкәсенә бүләккә.
- мәзәк
- шигырь
- бишек җыры
- әкият
- Г. Тукай
- Ә. Исхак
- М. Җәлил
- Р. Вәлиева
- “Шүрәле”
- “Алтын тарак”
- “Туган авыл”
- “Алтынчәч”
- Госман
- Рәшит
- Самат
- Әлферит
А2.Кайсы әкият ат турында?
1.”Камыр батыр”
2. “Үги кыз”
3. “Ак байтал”
4.”Солдат балтасы”
А3.Кайсы әкияткә убырлы карчык образы кертелгән?
1.”Хәйләкәр төлке”
2. “Үги кыз”
3. “Төлке белән каз”
4. “Сертотмас үрдәк”
А4.”Төлке һәм йөзем җимеше” әсәре кайсы төргә карый?
1.хикәя
2. әкият
3.мәсәл
4.поэма
А5. Бу юллар кайсы әсәрдән?
“Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.”
1.”Су анасы”
2. “Шүрәле”
3. “Патша белән карт”
4. “Яз башы”
А6.Бу юлларның авторы кем?
“Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нигә алсу төсләрең?”
А7. Кайсы әсәрдә күчмә кошларның фаҗигасе сурәтләнә?
1.”Тургай ни дип җырлый?”
2.”Колын”
3. “Чыбыркы”
4. “Зәңгәр күлдә ай коена”
А8. Г. Тукайның “Су анасы” әсәре буенча нинди балет язылган?
А9. Кол Гали язган әсәрне билгеләгез
1.”Алтын көз”
2. “Бәхет кайда була?”
3. “Кыйссаи Йосыф”
4. “Яз башы”
А10. А. Гыймадиевның “Интернетта – ALF!”хикәясендәге геройның исеме
В1. ......-уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, көнкүреш характерындагы яки хайваннар турындагы халык авыз иҗаты әсәре.
В2. Мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын яз.
Кем эшләми, ... ...
Калган эшкә ... ...
Җаваплар:
А1-3
А2-3
А3-2
А4-3
А5-1
А6-3
А7-1
А8-2
А9-3
А10-4
В1-әкият
В2-шул ашамый, кар ява
Бәяләү
А биремендәге һәр дөрес җавапка 1әр балл, В биремендәге һәр дөрес җавапка 2шәр балл куела. Барлыгы 14 балл.
14 – 12б. –“5”(85-100%)
11 – 9б. –“4” (64-84%)
8 – 6б. – “3” (38-63%)
5 – 0б. – “2” (20-37%)


