• Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Дәрес эшкәртмәсен төзеде: Андреева Миләүшә Рәшит кызы - Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “7нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми  белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 3 (рус төркеме)

Дәрес: әдәби уку

Тема: “Ана рәхмәте” тексты өстендә эшләү.

Максат һәм бурычлар: “Ана рәхмәте” тексты белән таныштыру.

Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү; сөйләм телен үстерү. Әниләргә хөрмәт, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. 

Җиһазлау: дәреслек (авторы Хәйдәрова Р.З.), магнитофон, аудиоязма (“Иң якын кешем син, әнием” җыры), мультимедиа чаралары, слайдлар (балалар иҗаты - әниләре рәсемнәре, сүзлек эше, дәреслектәге рәсемнең копиясе), “Домино” уены                            

I. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.

Исәнләшү.

II. КЕРЕШ ӨЛЕШ.

1. “Иң якын кешем син, әнием” җырын тыңлау.

- Бу җыр кем турында?

- Әйе, әниләр безнең иң кадерле, газиз кешеләр. Күптән түгел без аларның бәйрәмен билгеләп үттек.

- Ә сез әниегезгә ничек эндәшәсез?

- Әни сүзе төрле  телләрдә ничек яңгыраганын кабатлап үтик әле.

  Мама, мамочка.

  Әни, әнием, әнкәй.

  Mum, mummy.

- Кайсы телдә генә әйтсәк тә, ул матур яңгырый торган сүзләрнең берсе.

2. Шигырьләр сөйләү.

- Мин сезгә әниләр турында шигырьләр ятларга биргән идем.

Әйдәгез әле, шуларны тыңлап китик (укучылар шигырь сөйлиләр)

- Әйе, балалар, сез бик бәхетлеләр. Сезнең һәрберегезнең сезне яклаучы, яратучы әниегез бар. Сезгә дә әниегезгә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.

- Шигырьләрне тыңлагач, нинди матур сүзләр исегездә калды?

3. Әниләре турында сөйләү.

- Әйе шул, укучылар, әниләргә атап бик күп матур сүзләр әйтелде, ә сез әниегез турында нәрсә әйтә аласыз?

(интерактив тактада слайдлар: балалар әниләрен сурәтләп ясаган рәсемнәр)

III. ТӨП ӨЛЕШ. ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ.

- Ә хәзер дәреслек белән эшләргә керешәбез. 60нчы битне ачыйк. Анда без эшләсе текст бирелгән.

- Укыганда сезгә авыррак сүзтезмәләр очрар. Шуларны карап китик әле.

1. Сүзлек эше.

интерактив тактада:

Соң кайтты – поздно пришла

Аптырап калды – удивилась

Битләреннән үпте – поцеловала в щеки

- Әлеге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк әле.

- Шушы сүзтезмәләргә мин текстны укыганда игътибар итәрсез.

2. Текстны 1-кат уку.

- Игътибар белән тыңлагыз. Төп героебыз Рөстәмгә әнисе ни өчен рәхмәт әйтте икән?

                        Ана рәхмәте.

   Рөстәмнең әнисе эшли. Бүген ул эштән соң кайтты. Ул өйгә керде һәм чисталыкка аптырап калды:

   -Улым, идәнне кем юды? Апаң килдеме?

   - Юк, мин үзем юдым, -  диде Рөстәм.

   - Син юдың? Ә сиңа кем әйтте?

   - Үзем белдем,- диде Рөстәм.

   Әнисе аны битләреннән үпте.

   - Менә рәхмәт! Менә рәхмәт, улым! – диде.

3. Фонетик күнегү.

- Тыңлаганда игътибар иткәнсездер монда татар телендә генә кулланыла торган авазлар кергән сүзләр бар. Шуларны кабатлап карыйк әле.

   Рөстәм, бүген, үзем, үпте, чисталыкка. соң, апаң, юдың. 

4. Текстны пышылдап уку.

5. Текстны кычкырып уку (1 укучы).

6. Кыскача тәрҗемә.

- О чём идет речь в тексте?

7. Ял итү. “Домино” уены.

 - /гаилә, семья/яши, живёт/дус, дружно/булыша, помогает/сөртә, вытирает/юа, моет/савыт, посуда/идән, пол/бәйли, вяжет/тегә, шьёт/кайчы, ножницы/кадак, гвоздь/чүкеч, молоток/ - .

8. Рәсем буенча сөйләү (дәреслектәге рәсемнең зурайтылган копиясе интерактив тактада)

- Рәсемдә кемнәрне күрәсез?

- Кем рәсем буенча сөйләргә тели ?

9. Рольләргә бүлеп уку.

- Алдагы эшкә күчәбез. Текстны рольләргә бүлеп уку өчен,

безгә авторны, Рөстәмне, әнисен билгеләргә кирәк.

- Кемнең автор буласы килә?

- Кемнең Рөстәм буласы килә?

- Кемнең әнисе буласы килә?

10. Сорауларга җавап.

- Кем турында сүз бара?

- Рөстәмнең әнисе эштән кайчан кайта?

- Ул нәрсәгә игътибар итә?

- Нәрсә дип сорый?

- Рөстәм нәрсә ди?

- Әнисе нишли?

- Ә сезгә әниләрегез рәхмәт әйтәме, кайчан әйтә?

11. СТҮ. Әниләргә ярдәм.

- Ә сез ничек булышасыз?

12. “Ахырын тап” уены.

- Ә хәзер аз гына ял итеп алыйк, мин сезгә шигырь укырмын,

сез азаккы сүзне әйтерсез.

 Кая барсам, күз алдымда,

Һәрчак күңелемдә яши.

Ул безнең иң якын кеше,

Ул,белегез, - .... (әни).

IV. ӨЙГӘ ЭШ.

2группа: текстны сәнгатьле укырга.

1группа: текстның эчтәлеген сөйләргә.

V. ЙОМГАКЛАУ.

1. Әңгәмә.

 - Бүген дәрестә нинди текст белән таныштык?                                                             

- Рөстәм нинди малай? 

- Ни өчен әйбәт малай?                                                                            

- Ә сез әниегезгә һәрвакыт ярдәм итәрсезме?

2. Билгеләр кую. 

3. “Әни кирәк” шигырен сөйләү                                                                      

(1укучыга кушылып күмәк сөйләү).

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!(бөтенесе)

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

Дәрескә үзанализ

                Дәреснең төре: яңа материалны аңлату. Дәрес материалы укучыларга аңлаешлы формада җиткерелде. Сайлап алынган эш метод-алымнары укучыларның яшь үзенчәлекләренә, программаның эчтәлегенә, таләпләренә туры килә. Диалогик һәм монологик сөйләм, фонетик эш, сәнгатьле уку, рольләп уку, тәрҗемә итү, сорау-җавап кебек төрле эш алымнары куллану куелган максатка ирешүгә ярдәм итте. Балалар ялыкмасыннар өчен дәрестә уеннар кулланылды. Дәрестә йомшак укучыларга игътибар җитеп  бетмәде. Өй эше  группаларга бүлеп, көчле укучыларга аерым, йомшак укучыларга аерым бирелде.

2015 ел