
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 18.02.2015 09:55
- Автор: Гульнара
- Просмотров: 4156
Татарстан Республикасы
Актаныш районы
Актаныш 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Г.Кандалый иҗаты.
9 класста татар әдәбияты дәресе
Башкарды: Рахманова Гөлнара Фәлгатовна
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
2015 ел, февраль
Тема: Габделҗаббар Кандалый иҗаты
Максат: Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, әсәрләрендә бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрләренең теленә игътибар итү;
2. Бүгенге көннең проблемаларын чишү юлларын тәкъдим итү, башка мәгърифәтче язучыларның әсәрләре һәм геройлары белән чагыштыру. Язучының балаларга язган үгет-нәсыйхәтләре турында мәгълүмат бирү.
3. Сирәк очрый торган талантка ия булган галим һәм язучының иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.
Методик алымнар: Иҗади уку һәм эзләнүле ысуллар: укытучы сүзе, әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү. Төшенчәләр: Суфичылык, полиглот, мәгърифәтчелек, анафора.
Планлаштырылган нәтиҗә: Г. Кандалыйга хас үзенчәлекләрне билгели белергә, аның уникаль шәхес булуын аңлатырга
Кулланылган алымнар: Эшлекле уен, әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку, анализ, проблемалы сорау.
Предметара бәйләнеш: Тарих, әдәбият теориясе.
Дәрес барышы:
1 .Актуальләштерү.
“Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә
Баш иярләр бары тик гыйлемлегә”
Г.Утыз -Имәни
Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебез безне чолгап алган әйләнә –тирә, һәм безне борчыган мәсьәләләр турында булачак. Әйдәгез, игътибар итик әле, без нинди җәмгыятьтә яшибез?
- Җәмгыятебез бары тик яраклаша белгән кеше өчен генә уңай, көн саен үзгәрешләр, яңалыклар, ачышлар булып тора, мондый тирәлектә кеше бик көчле ихтыярлы булса гына намуслы һәм гадел булып кала ала;
Ә сезне әйләнә – тирәдәге нинди проблемалар аеруча борчый? Бу сорауларга җавап бирү өчен 1 нче структураны үткәреп алырбыз. Конэрс – бүлмәнең дүрт почмагына куелган төшенчәләрнең кайсысы бигрәк тә мөһим дип уйлыйлар, шунда басалар)
- Җәмгыятьнең бозыклыгы
- Динсезлек,
- Гыйлем булмау,
- Начар гадәтләр һ.б.
( Релли Робин – парларда Бу төшенчәләрнең кайсы иң куркынычы? соравына җавап бирергә, беренче булып мәсәлән, озынрак буйлы укучы башлый, аның фикерен тыңлап бетергәч, икенче укучы сөйли. Укытучы һәр почмактан берәр фикерне барлык укучылар өчен кычкырып әйттерә)
-Ә бу проблема, укучылар, бүгенге көндә генә актуаль түгел, ул инде моннан ике гасыр элек үк милләтебезнең киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләрне борчыган, алар бу кимчелекләрне бетерү өчен белемле булырга кирәклеген ассызыклаганнар.
-19 нчы йөзнең икенче яртысында тамыр җәйгән бу юнәлеш ничек дип аталган?
- Мәгърифәтчелек хәрәкәте дип аталган, аның максаты – халыкны таза тормышка чыгару. Белемле һәм югары әхлаклы итү.
Шушы төшенчә буенча Фреер моделе үткәреп алабыз, Бирелгән битләрне тиешенчә бөкләп,шушы төшенчәгә туры килә торган
- мәҗбүри характеристика,
- мәҗбүри булмаган характеристика,
- мисаллар
- капма-каршы мисаллар китереп китик.
Фикерләребезне уртаклашабыз.
Белемгә өндәү дини булу
Гыйлемле кешеләрне мактау
кешеләргә яхшылык эшләү Габделҗаббар Кандалый тәрбиясезлек
Һибатулла Салихов наданлык
Шәмсетдин Зәки
Габдерәхим утыз Имәни
Өй эшенә бирелгән Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлын искә төшереп үтик. Тест сорауларына җавап бирәбез.
- Габделҗаббар Кандалый кем ул?
- Дин белгече, математик, язучы;
- Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;
- Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;
- Укытучы, мулла, шагыйрь, галим;
- Габделҗаббар Кандалый кайчан туган?
- 1886 нчы елны;
- 1797 нчы елны;
- 1901 нче елны;
- 1751 нче елны;
- Габделҗаббар Кандалый кайда туган?
- Чистай районы, Яуширмә авылында;
- Арча районы, Кушлавыч авылында;
- Самара губернасы , Иртуган авылында;
- Әлмәт районы Кичүчат авылында;
- Габделҗаббар Кандалый беренче сабакны кемнән ала?
- Каюм Насыйридан;
- Мотыйгулла хәзрәттән;
- Әтисе Габделмәҗиттән;
- Исмәгыйль Гаспралыдан;
- Кайсы мәдрәсәдә муллалык итә?
- Казанда Күл буе мәдрәсәсендә;
- Иртуган мәдрәсәсендә;
- Уфада “Галия “ мәдрәсәсендә;
- Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә;
- Габделҗаббар Кандалый кайчан үлә?
- 1913 нче елның апрелендә;
- 1921 нче елның октябрендә;
- 1860 нчы елның маенда;
- 1900 нче елның 5 маенда;
“Акыл штурмы”
Габделҗаббар Кандалыйга хас сыйфатлар:
Тактада аңа хас сыйфатларны язу.
Гомумиләштерү.
-Аның бу характерлы сыйфатлары әсәрләрендә чагыламы?
- I. Уку мәсьәләсен чишү.
- Башлангыч чор иҗаты –дини- суфичыл характердагы әсәрләр.
- Реалистик характерда, шәхес буларак уянган кеше.
- Мәхәббәт җырчысы.
Габделҗаббар Кандалыйның иҗатын 3кә бүлеп карарга була:
Таблицаны тутырыгыз. “ Рисаләил –иршад” “Туры юлга күндерүче китап”
|
жанры |
Үгет-нәсыйхәт кемгә |
темасы |
|
1 бүлек |
сабыйларга |
|
|
яшьләргә |
|
|
кызларга |
|
|
бүлек |
Бар кешегә дә |
Сөйләм культурасы |
|
5-8 бүлек |
Ирләргә, хатыннарга |
|
|
Алдагы бүлек |
Бар кешегә дә |
Фани дөнья |
|
10 бүлек |
Шайтани сыйфатлар |
|
|
Мөнәҗәт бүлеге |
Җәмгыятьтәге реаль тәртипләр, гаделсезлек |
- “Ибраһим Әдһәм кыйссасы”
- Кем ул Ибраһим Әдһәм?
- Габделҗаббар Кандалый ни өчен аның турында язарга булган?
Бу сорауларга әлеге уенны уйнагач җавап бирербез
Ярыш- уен . “Шундый- чөнки” дип атала?
Ибраһим Әдһәмгә хас сыйфатлар
|
Характеры, сыйфаты |
Гамәлләре |
Бәя , минем фикер |
Охшаш герой |
|
Суфи-дәрвиш |
|||
Җавап: 1. Дини-суфыйчылык әдәбиятында әдипләр үрнәк булырлык идеалны изгеләр арасында эзләгәннәр. Мисал өчен пәйгамбәрләр тарихы.
- Габделҗаббар Кандалый да үзендз Ибраһим Әдһәм кебек сыйфатларны күргән. Нинди сыйфатлар? Хакыйкать эзләп белем гизүләре, белем эстәп ил гизүләре, үз-үзләрен бәйсез, мөстәкыйлЬ тотулары.
- II. Рефлексия. “800 рублей Сэмэри”
- III. Өй эше бирү. Габделҗаббар Кандалыйның “Сәхибҗамал” поэмасын укырга (хрестоматиядән), дәреслектән 273-277 битләр.
Эссе. “Габделҗаббар Кандалыйга кеше буларак минем мөнәсәбәтем ”



/ 4