• Печать
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 

 

 

 

Милләтемә ихлас хезмәт иткән якташым.

(Вахит Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты)

Л. Талипова.

Актаныш 1 нче санлы  төп урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Фәнни җитәкче – Рахманова Г.Ф.)

Эш планы :

Кереш өлеш.

Төп өлеш.

  1.                 Вахит Имамовның тормыш юлы.
  2.                 Вахит Имамовның иҗаты.
  •                    Вахит Имамов – язучы-прозаик
  •                    Вахит Имамов – публицист.
  •                    Вахит Имамов – тарихчы
  •                    Вахит Имамов – тарихи- романнар авторы

Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият.

Төп өлеш.

1.Тормыш юлы.

Язучы-прозаик Вахит Има­мов 1954 елның 18 мартында Татарстан Респуб­ликасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авы­лында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Икесе дә тырыш, максатчан кешеләр булалар. Балаларында да шундый ук сыйфатлар тәрбиялиләр.  

Вахит Имамов Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеген  җитәкли, Чаллы шәһәрендә Актаныш якташлар язучылар берлеге җитәкчесе дә булып тора.

2. Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит...

     Матбугатта В. Имамовның исеме җитмешенче елларның урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла.

        1985 елның декабрендә, Казанда республиканың төрле почмагында яшәүче 12 яшь прозаик иҗатына багышланган махсус семинар үткәрелә. Яшь язучыларның хикәя һәм повестьларын  анда Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Мәгъсүм Хуҗин шикелле аксакал-әйдәманнар сүтеп-җыя. 12 яшь прозаик арасыннан Вахит Имамовның  әсәрләрен аерым китап итеп бастырырга карар чыгаралар.  Шулай итеп, 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара. Җыентыкта тупланган 1 повесть һәм тугыз хикәянең берничәсе Байсар авылы тормышыннан алынган һәм реаль ваыйгаларга нигезләнгән.  Повестьта кешеләрнең атларны   ничек рәнҗетүләрен, аларның хуҗалары юк икәнлеген, очар коштай чабышкылар нәселеннән булган атларның өзексез җәбер-золымнарга дучар ителүе хакында ачынып сөйләнә.

         1991 елда янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы   дөнья күрә. Бу әсәрләрендә автор үзенең яшьлегенә туры килгән торгынлык чорының, әхлаксызлык, алдау, гаделсезлек, бюрократия хөкем сөргән «советча» яшәүнең кеше шәхесен гарипләндергән һәлакәтле күренешләрен тасвир итә, нигездә авыл чынбарлыгын үзәккә алып, төрле язмыш сынауларына дучар ителгән кешеләрнең тормышчан образларын тудыра.  

    Мәсәлән,  “Нәзер” җыентыгына кергән “Күке” повестенда Вахит Имамов Чаллыда эшләгән мәктәп тормышын тасвирлый, җәмгыятьнең әхлакый бозык якларын  яктыртып,  укучыны уйланырга мәҗбүр итә.

        «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе, соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп,  телевизор экраннарыннан күрсәтелә. Төп рольләрдә Рәшидә Җиһаншина, Шамил Бариев кебек күренекле артистлар уйный.

        1992 елда “Аргамак” журналында язучының “Кәнәфи” (“Кресло”) исемле повесте басылып чыга. Анда Вахит Имамов яшь экологларның зур промышленый шәһәрдә яшәүче кешеләрнең экологик мәсьәләләрне күтәреп ,  хакимият  белән көрәшкә чыгуын сурәтли.

     В. Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән  заман темаларына - узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларына мөрәҗәгать итә. Крестьян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте — болар әдипнең  иҗат колачының киңлеге турындасөйли.

 «Япун татары» романында (2004) Ватанын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар - эмигрантлар язмышын сурәтләп, халкыбызның киләчәге турында борчуга сала.

 1989-1990 елларда В. Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Шушы тетрәндергеч тарихыбыз турында китапны  матбугатка әзерләгән чакта Вахит Имамовка мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә 10 000 данә тираж белән дөнья күрә. Бу очерклар җыентыгы Әфганстан сугышында башларын салган Чаллы егетләре хакында, халкыбызга күп афәтләр китергән кирәксез сугышка нәфрәт, шул яудан кайтмый калган егетләр өчен тирән әрнү белән сугарылган язмаларда якташларыбызның ваытсыз өзелеп калган тормыш юллары, аларның батырлыклары һәм соңгы мизгелләре тасвирлана.

     2013 елда Вахит Имамовның әтисенә багышланган “Уфалла арбасы” романы - әтисе яшьтәшләренең, тулы бер буынның ачы язмышы турындагы китап. Романда вакыйгалар туган ягы  Актаныш төбәгендә булган хәлләр алынган.

Йомгаклап әйткәндә, Вахит Имамовның прозаик буларак иҗаты бай, эчтәлекле. Әсәрләрендә халыкны борчыган вакыйгалар, әхлакый кыйммәтләр, гомумән, кеше язмышы өчен рухи кичерешләр урын ала. Бу иҗат җимешләре күңелләрне тетрәндерә дә, кайчаганда үткән вакыйгаларга нәфрәт тә уята. Аларны кичерешләрсез укып булмый, укыган кешене битараф калдырмый.

3. Кыю фикер, үткен каләм иясе.

      Вахит Имамов - бүгенге көннең актуаль темаларын һәрвакыт күз уңында тотучы публицист. Ул Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган «Мәйдан журналының баш мөхәррире.         Вахит Имамов “Мәйдан” журналын 200? елдан бирле җитәкләп килә. Әлеге басмада аның “Баш редактор мөнбәре” дигән бүлек астында публицистик мәкаләләре дөнья күрә. Мәкаләләр төрле темаларны яктырталар. Без соңгы 2 елда чыккан мәкаләләрне генә алып, укып, бүгенге көн кадагына суккан проблемалар белән сугарылган, татар миләте, татар теле өчен борчылып язган , татар тарихын чагылдырган темаларны күрдек. Бу язмаларында Вахит Имамов ялкынлы публицист, туры сүзле икәнен тагын бер кат раслый.

Сөббух Рафыйковның тууына 100 елга багышланган      “Факелдай кыска гомер” мәкаләсендә   Вахит Имамов язучыныр авыр тормыш юлы, аянычлы язмышын тасвирлау белән бергә, аның бүгенге көндә онытылып баруына, туган ягында да искә алынмавына борчылуын белдерә. Шул җитешсезлекләрне бетерү йөзеннән “Мәйдан” журналының бер санын багышлый.

     Икенче бер шәхесебез – барыбыз өчен дә зур югалту булган Туфан Миңнулинга багышланган истәлек-хатирәләр мәкаләсен укчы өчен бик кызыклы. Ике туры сүле шәхеснең үзара җылы мөнәсәбәтләре тасвирлана анда, мәкалә 3500 укучысын тапкан, берәүне дә битараф калдырмаган.

      Татар әдәбиятының бүгенге хәле мәсьәләләре “Конгрессның V корылтае узгач” мәкаләсендә бирелә. Вахит Имамов әдәбиятыбызга хакимият әрәҗәсендә ярдәм кирәклегенә , татар әдәбиятын үстерүгә игътибар кирәклегенә басым ясый.

     “Китапсыз татар” мәкаләсе татар китапханәләренең “эчтән калтыравын”, татар китабының башка китапларга караганда саны буенча бик калышуын, китап сатып алу, тарату проблемаларын күтәреп чыга.

  “Салаватка битлек кидермәгез” дигән мәкалә башкорт язучысы   Назир Кулбахтинга ачык хат  рәвешендә язылган. Хатта Вахит Имамов  башкорт тарихчы –галименең Салават Юлаев турында нигезсез уйдырмаларына ялкынлы ,кайнар дәлилләр белән җавап бирә. Бу хатта Вахит Имамовның тарихчы буларак үз сүзләре өчен җавап бирә алуы, татар милләте өчен җан атуы, башкорт халкын да хөрмәт итүе күзәтелә. Тик Вахит Имамов дөреслек яклы. Аристотельның «Платон миңа дус кеше булса да, хакыйкать кадерлерәк», дигән  сүзләрен раслап, Вахит Имамов та башкорт халкын, Салават Юлаевны  хөрмәт итүенә карамастан, дөреслекне ача. Асылда Салават берүзе көе генә бернинди кала яки крепостьлар яуламаган, бер яуда да дошман көчен тар-мар итүләргә ирешмәгән! Пугачев яуларында татарлар катнашуын күпсанлы документлар белән дәлилли.

        Татар тарихы турында сүз чыкканда Вахит Имамов беркем белән дә исәпләшеп тормый. Милләт каһарманнарының  дәрәҗәсе  өчен ул җаны –тәне белән  көрәшә. Атаклы Бәхтияр Канкаев турындагы мәгълүматларны бәян иткән чакта Туфан абый кадәр Туфан абыйга да “тибеп” үтәргә батырчылык итә:

      “Үзенең “Канкай углы Бәхтияр” исемле тарихи драмасында Туфан Миңнуллин, Бәхтиярне юлбасар хәлендә тасвирлап, Мәскәү коллыгыннан котылу һәм Казан ханлыгын кабат торгызу максатыннан милли-азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән каһарман юлбашчыбызны кимсетә. Пугачев гаскәрендә нәкъ Салават Юлаев шикелле үк бригадир дәрәҗәсенә ирешкән һәм берьюлы хәтта биш мең кешелек фетнәчеләр гаскәре белән җитәкчелек иткән Бәхтиярне урманда посып ятучы һәм узгынчы олауларны талап көн күрүче мескен юлбасар итеп тасвирлау - безнең милли каһарманыбызны юкка чыгару ул,”- ди Вахит Имамов.

          Өстәвенә,  шул ук “Сәет батыр” китабында Татарстанның Теләче районындагы өч авылын Башкортостанга күчереп куйган һәм Бәхтияр Канкаев турындагы архив материалларының датасын ялгыш билгеләгән өчен тарих фәннәре докторы Миркасыйм ага Госмановка да “эләгә”.  Әмма дөреслекне үзе кебек яраткан Туфан Миңнулин Вахит Имамовны бу сүзләреннән соң тагы да ныграк якын итә.  Вахит Имамов бу ике олпат язучы Туфан Миңнуллин һәм Миркасый Госманов белән дуслашып китә. Алар туры сүзле Вахит Имамовның чын остазлары, рухи аталары булалар.

        Шулай итеп,  Вахит Имамов үз фикерен кыю рәвештә ярып сала торган трибун, үткен сүзле каләм остасы да булуын тагын бер кат раслый.

“Безнең журналистлар арасында әдәбият дөньясы ишекләрен ачып караучылар шактый, ә ишеген ачып, түргә узучылар бик күп түгел. Ә инде түренә узып, бүгенгедәй мәйдан җыючылар – бармак белән генә санарлык. Шулар арасында, Вахит ага – сез. Безнең өчен Вахит Имамов – беренче чиратта, баш мөхәррир һәм арабызда шундый кешенең эшләве шатлык, горурлык,”- ди Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина һәм Вахит Имамовның публицистика өлкәсендә эшчәнлегенә югары бәя бирә.

4. Үткәнен онытканның - киләчәге юк.

         Вахит Имамов -  гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте. Тарихи роман язуны тормышка ашыру өчен никадәр фәнни әдәбият өйрәнергә, материал тупларга кирәк.
        Студент елларында ук Вахит Имамов Пугачев явы турында кызыксынып, шул турыда  китаплар укый башлый. Башта үзе өчен, мавыгып кына башлаган эш җитди төс ала. Укыганда да ул мөһим вакыйгаларны дәфтәргә теркәп бара. Университетны тәмамлаганда Вахит Имамов   бу темага караган  40лап китапны укып чыга. Соңыннан Уфа шәһәре архивында 35 көн рәттән эшли. Фәиз Зөлканәй Акай-батыр турында мәгълүмат табарга ярдәм итүен соргач, бу исемне ишетеп аптырап кала. Татарның андый батыры да бармыни? Бу турыда бит тарих китапларында язылмаган. Пугачев яуларында катнашкан Батырша белән дә шул ук хәл. Шулай архивларда казына торгач, 1755 елгы Батыршага явына, Кара Сакалга, аннары Акай батырга килеп чыга.  Уфа архивыннан соң аңа Оренбург, Белорецк, Уральск , Екатеринбург, Мәскәү  калаларының  архивларына һәм сирәк кулъязмалар сакланучы бүлекләренә  “Нәкъ Әбугалисина мәгарәгә качкан төсле, тарихи гыйлем туп­ларга, халкыбызның үткәне, канлы да, шанлы да чор дәверләре язма хәзинә булып сакланган, гаделлекне көтеп яткан тарих көшеленә чумарга, эзләнергә туры килә. Мәшһүр “Утлы дала” романын язу өчен генә дә Вахит Имамов 30 елдан артык  эшли

       “Һәр халыкның үз милли геройлары бар, әллә соң безнең халыкның каһарманнары юкмы, дигән уй бик борчыды мине, шул эзләнүләргә этәргеч бирде, – ди  Вахит Имамов. -  Минем әсәрләрдә бернинди уйдырма геройлар юк, барысы да чын фактларга нигезләнгән. Тарих битләрен ачканда андагы фаҗигаларны күреп, еш кына күзгә яшьләр килә... Һәр яңа буынның гомере дар агачында өзелгән нәселләр бар...”

Вахит Имамовның 2005-2008 елларда эзләнүләр нәтиҗәсендә иҗат ителгән тарихи язмалар җыентыгы “Безнең төбәк тарихы” дигән китабында да  басылып чыга.

5. Яшерелгән тарихыбыз.

         Вахит Имамов әдәбиятыбызга 1993 елда дөнья күргән "Татарларның  Ватан сугышы” һәм үзе үк шуны рус телендә язган “Запрятанная история татар” дигән китаплары белән килеп керде. Атаклы Миргазыян ага Юныс бу ике китап  турында “Татар халкының 1990 елларда кузгалган милли-азатлык көрәшендә асыл байрак булырлык җитди әсәрләр” диде.

 Бу әсәрләрендә Вахит Имамов, архив материаллары нигезендә, 1552 елдан соң бабаларыбызның 15-20 ел саен милли-азатлык яулары күтәреп торуын, аларны Теләкәй-Күчем-Акай кебек бер буын вәкилләре җитәкләвен, урыс җәлладларының бер Акай явында гына да 40 меңнән артык татар-башкорт яугирен юкка чыгаруын һәм, ахыр чиктә, бүгенге Рәсәй империясенең яшәргә хаклы түгеллеген, татар милләтенә мөстәкыйль дәүләт кирәклеген исбат итеп чыга. “Запрятанная история татар”  китабы украин, казах, әзербайҗан, төрек, алман, инглиз, француз, һинд,кытай телләренә тәрҗемә ителде. Китапларының гомуми тиражы  бер миллион ярым данәдән арта.

       Тагын бер ел вакыт үтүгә, 1994 елда,  В.Имамов татар укучысына “Сәет батыр” һәм “Татарлар Пугачев явында” дигән саллы әсәрләрен бүләк итә. “Сәет батыр” китабы 90 000 данә нәшер ителә. «Сәет батыр» китабында Пугачев явында катаншкан батыр бабаларыбыз  Бакый Абдуллов, Габдерәшит Әитов, аның әтисе Әит Үрәзмәтов, Муса Галиев, Халит Әминев, Гавриил Давыдов, Йосыф Енгалычев, Ярмөхәммәт Кадермәтов, Каранай Моратов, Садыйк Сәгыйтов, Әбҗәлил Сөләйманов,  Вәлит Торнов кебек полковник һәм атаманнарның исемнәре тәүге тапкыр телгә алына,   40 тан артык полковник һәм 160 тан артык күренекле пугачевчы татар каһарманнарының көрәш юлларын күрсәтеп тасвирлана. Баш күтәргән Пугачев гаскәренең шактый зур өлеше милли-дини азатлык өчен көрәшүче татар крестьяннары, дин әһелләре һәм зыялыларыннан булуын, алар белән сугыш кырында дистәләгән татар полковниклары җитәкчелек итүен тарихи документлар нигезендә бәян иткән бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төптә чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек булды.
           2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә Б Хәмидуллин тарафыннан тәрҗемә ителә һәм       “Казанская крепость” буларак нәшер ителә.

      В.Имамов 2000 елда тагын да борынгырак чорны - XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне яктырта. Тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын - дилогия итеп уйланылган эпопеясенең беренче китабын “Казан утлары” журналында 2000 елда ук тәкъдим итә. 2001 елда китап итеп чыгара. 2012 елда инде роман­ның икенче китабы да басылып чыга

           Язучылар берлегенең кече залында әдәби остаханә утырышында  тәнкыйтьчеләр Вахит Имамовның “Утлы дала” романын тикшерәләр. Романның уңай яклары күбрәк искә алына. Марат Әмирханов  “Утлы дала” романын Г.Тукай бүләгенә лаек” дигән сүзне әйткәч, тәнкыйтьчеләр бердәм әлеге тәкъдимгә кушылалар. Әлеге фикер үзен аклый: “Утлы дала” романы өчен Вахит Имамов 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

    Роман егерме өч бүлектән ("бәйләм"нән) тора, шуларның сигезендә — башлыча Болгар дәүләте, сигезендә — урыс кенәзлекләре, бишесендә — монгол һәм икесендә кыпчак кабиләләре тарихына караган вакыйгалар бәян ителә.

Чаллы педагогия институты ректоры, якташыбыз Фәйрүзә Мостафина: “Вахит Имамовның “Утлы дала“ романы Кол Галинең борчулы фикерләре белән төгәлләнә. Ул Болгар иленең киләчәге турында уйлана. Вахит үзе дә шундый шәхесләрнең берсе, ул татар милләте, теле өчен көрәшә һәм армый-талмый шуны эшли,”- ди.

     Вахит Имамовның тарихи романнары  безнең күздән яшереп яткырылган никадәрле каһар­маннарыбыз һәм никадәр вакыйгалар үткән тарихыбызны өр-яңадан ачты, без милләтебезнең азатлык өчен каһарманнарча көрә­шен бәяләргә, ерак баба­ларыбызның бөеклеге һәм асыл рухы белән горурланырга өйрәтте.

Йомгаклау.

Вахит Имамовтан бер әңгәмәсендә: “Шулкадәр эшләргә каян вакыт табасыз?” – дип сорагач: “Көндезләрен журнал белән идарә итәм, мәкаләләрне карыйм, материалларны тикшерәм. Ә әдәби иҗат белән төннәрен шөгыльләнәм. Тарихи романнар язган вакытта 3-4 сәгать кенә йоклыйм. Каян көч аламдыр, үзем дә аптырыйм, ”- дип җавап бирә. Талант белән тырышлык бергә  булганда гына уңышка ирешеп була.  Вахит Имамов җәмгыятебезнең җитешсез, чирле якларын яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып салып, кеше хокукларын, әхлагын алгы планга куеп, шул ук вакытта милләтебез, татар халкы тарихындагы  ак тапларын барлап, югары зәвыклы матур әдәбият әсәрләре тудыра .

Вахит Имамовның эшчәнлеге - тирән тарихыбыз катламнарын ачу. Алдагы гомерендә иҗат итеп, татар халкыбызның мирасын баетып , татар милләтенең даны артуга сәбәпче булсын иде.

Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Рабит Батулла да Вахит Имамов турында болай ди:

– Без бөтенебез дә – язучы. Хат, донос, гариза язганыбыз бар... Язучылыктан өстен сүз – әдип бар. Аны без сирәк кулланабыз. Татарстанда өч йөздән артык язучы бар, ә әдипләр бик аз. Ул күп була алмый. Әдип дип без Әмирхан Еникигә, Гомәр Бәшировка, Нурихан Фәттахка, Аяз Гыйләҗевкә әйтә торган идек. Кеше нәрсә турында, ни генә язса да, ул милләтнең язмышы турында булырга тиеш. Менә шулары әдип була. Вахит – әдип.” 

Бу хезмәтебездә Вахит Имамовның күпкырлы әдип, талантлы язучы, үз халкының язмышына тыныч кына карап тора алмаган җәмәгать эшлеклесе икәнен раслый алдык  дип уйлыйм. Аның бай, тирән фикерле иҗаты белән кызыксынуым тагы да артты. Шундый язучыбыз булганга без, актанышлылар гына түгел, бөтен мәдәниятлы татар кешесе халкы горурлык хисләре кичерәдер.

              

Кушымта

Вахит Имамовның басылып чыккан китаплар исемлеге.

  1.             Вахит Имамов. Тозлы яра: Роман. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2004.
  2.             Вахит Имамов. Татар яугирләре. Тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003.
  3.             Вахит Имамов.Сәет батыр. Татарлар Пугачёв явында (тарихи роман һәм тарихи очерк). – Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1994.
  4.             Вахит Имамов. Яшерелгән тарих. – Яр Чаллы: ”КАМАЗ” газета – китап нәшрияты, 2003.

Вахит Имамов турында мәкаләләр исемлеге.

  1.             Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
  2.             Рәшит Бәшәр. Кыйбласы – хакыйкать. “Мәйдан” № 6, 2002 ел.
  3.             Факил САФИН. Киң колачлы язучы.”Мәйдан” № 6, 2002 ел.
  4.             Фаяз ХУҖИН,тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә.

Файдаланылган әдәбият

“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 18.03.2014/) Фәнәвис Дәүләтбаев “Татарны сискәндерде”

Вахит Имамов. Тозлы яра: Роман. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2004.

Вахит Имамов. Татар яугирләре. Тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003.

Вахит Имамов.Сәет батыр. Татарлар Пугачёв явында (тарихи роман һәм тарихи очерк). – Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1994.

Вахит Имамов. Яшерелгән тарих. – Яр Чаллы: ”КАМАЗ” газета – китап нәшрияты, 2003.

Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

Рәшит Бәшәр. Кыйбласы – хакыйкать. “Мәйдан” № 6, 2002 ел.

Факил САФИН. Киң колачлы язучы.”Мәйдан” № 6, 2002 ел.

Фаяз ХУҖИН,тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә.

   “Мәйдан” № 6, 2002 ел. Факил САФИН. Киң колачлы язучы

    Әдипләр күп булмый. Актаныш таңнары 10.04. 2014.

http://etatar.ru/

http://www.business-gazeta.ru

http://www.vatantat.ru

http://tatar-duslyk.ru/

http://intertat.ru/

майдан-журнал.рф