
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 23.12.2014 18:44
- Автор: Резида
- Просмотров: 4308
Резеда Вәлиева иҗаты. Р.Вәлиева “Зоопарклы уйнадык”.
(4нче сыйныф, рус телендә сөйләшүче укучылар өчен дәреслек)
Максат: 1. Р.Вәлиева турында кыскача мәгълүмәт бирү, “Зоопарклы уйнадык” шигыре белән танышу.
2. Дөрес, аңлап уку күнекмәләрен, диалогик сөйләм үстерү.
3. Балаларда ярдәмчеллек, тырышлык, эшчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: ЛГКФ (Лексик, грамматик күнекмәләр формалаштыру).
Җиһазлау: Дәреслек (И.Л. Литвинов “Татар теле 4” “Мәгариф” нәшрияты, 2009), сүзлек, компьютер, Р.Вәлиева портреты; диск Р. Вәлиева әкиятләре белән, Р.Вәлиева китапларыннан күргәзмә.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
-Балалар, тыңлагыз әле игътибар белән:
(дискта Резеда Вәлиева шигырен үзе укый)
Укучылар, бу шигырьне сезгә матур итеп Р. Вәлиева үзе укыды.
-Укучылар, кем ул Резеда Вәлиева?
Без бүген дәрестә балаларның яраткан шагыйрәсе Резеда Вәлиева турында сөйләшербез; аның “Зоопарлы уйнадык” шигыре белән танышырбыз.
2.Актуальләштерү.
-дежур укучы белән сөйләшү.
-число, һава торышы турында әңгәмә.
-Балалар без сезнең белән зоопарк турында сөйләшкән идек. Үткән дәрестә генә Казан зоопаркы турында укыдык. Укучылар, әйтегез әле :
-Син Казан зоопаркында булдыңмы?
-Сиңа күбрәк нәрсә ошады?
Өй эшен тикшерү:
(“Казан зоопаркы” турында кыскача эчтәлек сөйләргә)
(1-2 укучының җавабы тыңлана)
3.Яңа материалны үзләштерү:
1). сүзлек эше (тактада): шагыйрь –
шагыйрә –
шигырь –
җәнлекләр = хайваннар
биреп тор! –
кабып тор! –
Сүзләрне хор белән уку; сүзлектән тәрҗемәсен табып сүзлек дәфтәренә язу.
Тикшерү.
2). Татарча әйтәбез:
-стихотворение, стихотворение Г. Тукая, стихотворение М.Джалиля, стихотворение Р. Валиевой.
-поэт, поэтесса, детская поэтесса, Г.Тукай – поэт, М.Джалиль – поэт, Р.Валиева – поэтесса.
-животное, домашнее животное, дикие животные, животные зоопарка.
-дай!, дает, дать, дал(я видела), дал(я не видела), дайте пожалуйста.
-ешь!, ест, есть надо, ел( я видела), ел(я не видела).
4.Укытучы шагыйрә һәм аның шигырьләре турында кыскача белешмә бирә (презентация).
1). Резеда Вәлиева 1930нчы елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыргы районы Дүшәмбикә авылында туган. Әти – әнисе укытучылар. Кечкенәдән күп укырга ярата. Казан дәүләт университетында укый. 34 ел Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә эшли. Р.Вәлиева Казанда яши. Р.Вәлиева – балалар язучысы. Ул шигырьләр, әкиятләр, яза. 40тан артык китап авторы. Р.Вәлиева – тәрҗемәче дә. Хәзер дә әле ул мәктәпкә очрашуларга йөри.
Бездә аның “Дәү әнигә барабыз”, “Күңелле светофор”, “Яраттым шул, яраттым” китаплары һәм дисклары бар.
2). Сорауларга җавап бирү:
-Резеда Вәлиева кем ул?
-Аңа ничә яшь?
-Ул шигырьләр язганмы?
-Ул кем өчен шигырьләр язган?
-Резеда Вәлиева кайда яши?
-Ә син кайда яшисең?
5.Дәреслек белән эш:
а)Дәреслекнең 36нчы битен ачыгыз.(Укытучы шигырьне укый, балалар күзәтеп баралар).
б)Аңлаганлыкны тикшерү
в)шигырьне хор белән укып чыгу.
6.Сорауларга җавап бирү:
-Бу Муса Җәлил шигыреме?
-Шигырь кемнәр турында?
-Малайлар нишләгәннәр?
-Алар дусмы? Ә сез татумы?
7.Физминутка.”Ял итәбез”(компьютерда).
8.Җөмлә төзү күнекмәләре:
Балалар, тактада Резеда Вәлиева турында җөмләләр төзелгән иде. Алар буталып беткәннәр.Җөмләләрне яңадан төзик. (җөмләләр магнит тактада, кәгазь ленталарда бирелгән).
а)Вәлиева, шигырьләр, үзе дә, яраткан, Резеда, укырга.
б)балалар, Вәлиева, шагыйрәсе, Резеда.
в)шигырьләрне, укыйлар, Балалар, яратып.
г)шигырьләр, Ул, язган, күп, балалар, бик, өчен.
9.Җөмләләрне хор белән уку.
10.Коммуникатив бирем:
Сообщи, что:
-вы сегодня на уроке разговаривали о Резеде Валиевой.
-ты любишь читать стихи.
-тебе нравятся стихи Резеды Валиевой.
Скажи, что:
-Резеда Валиева – поэтесса.
-Резеда Валиева написала очень много стихотворений для детей.
-дети любят читать ее стихи.
-дети ее стихотворения читают на праздниках.
-Резеда Валиева и сама любила читать стихи.
-ты хочешь о ней узнать больше.
-ты хочешь читать ее стихи.
Спроси у друга:
-Резеда Валиева – кто?
-для кого она писала стихи?
-любят ли дети ее стихи?
-есть ли в библиотеке стихи Резеды Валиевой?
-есть ли в библиотеке книги о Резеде Валиевой?
9. Ситуатив күнегү:
Представьте, что вы пришли в библиотеку. Вы сообщаете ей, что сегодня на уроке татарского языка вы разговаривали о Резеде Валиевой. Вы говорите, что хотите прочитать ее стихи или сказку. Спросите у библиотекаря, есть ли в библиотеке стихи Резеды Валиевой. Если есть, попросите дать вам эту книгу.
А)-Без бүген дәрестә Резеда Вәлиева турында сөйләштек. Мин аның шигырьләрен укырга телим. Китапханәдә аның шигырьләре бармы?
-Әйе, китапханәдә аның шигырьләре бар.
-Миңа “Күңелле светофор” китабын бирегез әле!
-Рәхим ит!
-Рәхмәт.
б)-Без бүген дәрестә Резеда Вәлиева турында сөйләштек. Мин аның “Бишек җыры” шигырен укырга телим. Сездә ул бармы?
-Әйе, ул шигырь бар.
-Бирегез әле миңа ул шигырьне!
-Рәхим ит!
-Рәхмәт.
Парлы эш.
10. 1- 2 парны тыңлау.
11. Өй эше: 1 төркем: шигырь яттан.
2 төркем: Р.Вәлиева турында хикәя төзергә.
12. Йомгаклау.
-Резеда Вәлиева кем ул?
- Ул кемнәр өчен шигырьләр язган?
Билгеләр кую. Рәхмәт балалар. Дәрес бетте. Сау булыгыз!



/ 3