
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 10.10.2014 09:45
- Автор: Гузалия
- Просмотров: 3639
Әлмәт муниципаль районы 6нчы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Гүзәлия Фатиховна.
Челтерәп аксын чишмәләр.
(3нче сыйныфта Ш. Маннаповның “Су тәме” хикәясен өйрәнү.)
Максат:1. Ш. Маннаповның “Су тәме” хикәясе
белән танышу, яңа сүзләрне кулланылышка кертү.
2.Әсәрне анализлау, логик фикерләү һәм сәнгатьле уку
күнекмәләрен камилләштерү.
3.Туган якка мәхәббәт, мәрхәмәтлелек хисе һәм табигатькә сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреслек, презентация , аудиоязмалар: “Җидегән чишмә” С. Садыйкова көе, Г. Бәширов сүзләре , “Су тәме” хикәясенең ауди варианты; “Көмеш чишмәләр җыры” китабы.дников-Ал
Дәрес тибы: катнаш.
Кулланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән технология, иҗади үсеш
технологиясе, мәгълүмати технология,
проблемалы укыту технологиясе.
Дәрес барышы
I.Оештыру моменты.
Уңай психологик хәләт булдыру. (Бер-берсенә игътибарлылык, тырышлык, тәртиплелек, зирәклек һ.б. матур теләкләр теләү.)
II.Өй эшен тикшерү.
Сорауларга җавап бирү.
III. Төп өлеш.
Яңа материалны аңларга әзерләү.( слайдта)
Туган авыл
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
Г.Тукай
-Бу шигырьдә нәрсәләр турында сөйләнелә? Аны укыганда нәрсәләр күз алдына килә?(Тау башы,авыл,чишмә,су )
-Шигырь юлларыннан барысы да сезгә аңлашыламы? Бер сорау да тумыймы?
-Ә хәзер сез миңа “Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм” дигән җөмләнең мәгънәсен аңлатып бирегез әле , суның тәме буламы?
Без сезнең белән бүген шушы сорауга җавап эзләп табарга тырышырбыз.
-Әйе,суның тәме юк.(Слайдтан уку)
Суның тәме буламы?
Тоз тозлы, шикәр, кәнфит баллы, лимон белән суган әче була. Ипи, сөт, бәрәңге тәмнәре дә сезгә таныш. Суның тәмен татып карагыз. Аны баллы, тозлы яисә әче дип әйтеп булмы? Юк , булмый. Чиста суның тәме булмый. Ә иң чиста су кайда була? Билгеле , чишмәдә. Эссе көннәрдә , челтерәп аккан чишмәгә ятып, аның салкын суын эчсәң, аннан да тәмле әйбер юк!
-Димәк, безнең бүгенге дәресебездә нәрсә турында сүз барыр?
(Җаваплар тыңлана)
-Бу дәрес – тормыш чыганагы булган, җаннарга илһам, күңелләргә дәрт биргән, иртәсен–кичен , җәен-кышын, буыннан буынга кешелек дөньясына хезмәт иткән чишмәләргә багышлана.(слайд)
-Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүле, далалы кыйтгалар бар. Бу яктан Ходай безне рәнҗетмәгән. Агымсуларга бай безнең яшәгән төбәгебез.
Безнең Татарстан җирлегендә, бүгенге көндә исәпкә алынган 3700 чишмә бар.Чишмәләргә иң бай районнар Азнакай , Әлмәт, Лениногорск, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Питрәч, Саба , Тәтеш. Аларның һәркайсында 100дән артык чишмә чыга. (слайд)
Безгә мирас булып калган җир бәгыреннән кайнап чыккан чишмәләрнең кадерен беләбезме соң?
(Сара Садыйкова көе, Гомәр Бәширов музыкасы “Җидегән чишмә” җырын тыңлау. (Слайд)
Уку мәсьәләсен чишү.
1. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
-Бүгенге дәрестә без Ш. Маннаповның “ Су тәме” хикәясе белән танышырбыз, яңа сүзләрне кулланышка кертербез. ( Слайд )
2.Текст өстендә эш.
- Текст исеменә игътибар итү, эчтәлеген фаразлау
- Хикәяне кычкырып уку.(Укытучы укый)
- Сүзлек эше ( слайд).
- Беренчел укуны тикшерү.
(Сүзләрне дөрес уку, синонимнарын әйтү, русчага тәрҗемә итү, кайбер сүзләр белән җөмләләр төзү)
-Хикәядә нәрсә турында сөйләнә?
- Төп геройларны атагыз.
-Нинди проблемалар күтәрелгән?
-Текст нинди әдәби жанрга карый? Җавабыгызны дәлилләгез.
¨ Текстны үзлектән (эчтән) укырга кушу. Хикәяне уку. Укый
¨ а)Укый башлаганчы сәнгатьле уку чараларын билгеләү.(Слайд)
Укуның темпы. (Әйтергә теләгән фикердән чыгып үзгәрә. Гадәттә, әкрен, тиз, санау интонацияләре белән уку. Сүзләргә дөрес басым кую)
Укуның тоны (горурлану, сорау, соклану, гаҗәпләнү, ярату, хисләнү).
Әтинең тавышында - таләпчәнлек
Әнинекендә - ярату, йомшаклык
Малайныкында - сорау, гаҗәпләнү
Тавышның куелышы (кычкырып, тыныч тавыш белән,сәнгатьле уку )
б) Ауди вариантын тыңлау.н
¨ в) Әзерләнергә вакыт бирү.
Хикәяне “чылбыр” буенча кычкырып уку.
Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.
-Бу хикәя нәрсәгә өйрәтә?
-Малайның әтисе нинди яхшы эш эшләгән?
-Чишмә аның үзенә генә кирәкме?
-Кешеләр малайның әтисенә нәрсә әйтерләр?
-Хикәянең геройларына характеристика бирегез:
а) Малайның әтисе нинди характерлы кешедер дип уйлыйсыз?
б) Әнисенә нинди характерлы сыйфатлар хас?
в) Малай нинди?
г) Сез ничек уйлыйсыз, ул нинди булып үсәр? Фикерләрегезне дәлилләгез.
-Әгәр сез шушы хикәя буенча фильм төшерсәгез, һәр кадрга кемне ясар идегез? Нинди төсләргә буяр идегез?
-Районыбыз җирлегендәге нинди чишмәләрне беләсез? (Җаваплар тыңлана) . (Слайдтан карау) Хәзер без сезнең белән Әлмәт районындагы бер чишмә тарихы белән танышып китәрбез.(Бер укучы слайдтан укый )
-Безнең районыбыздагы чишмәләрне кемнәр төзекләндерә, матурлый , чистарта?
-Кемнәр кайгыртканын каян беләсез?
-Әйләнә-тирәне сихәтләү эшен алып бару нәтиҗәсендә республикабызның экологик хәле сизелерлек яхшырды. Нефтьчеләр үзләре эшли торган мәйданда яңа чишмәләр табып ,аларны тазарту һәм яңартып кору максатын куйдылар. 3 ел эчендә 100дән артык чишмәне төзекләндерергә өлгерделәр.
-Чишмә буйларында ничек ял итүегез , үз- үзегезне ничек тотуыгыз турында сөйләгез.
- Төркемнәрдә эш.
- Мәкальләрне уку һәм аңлату (слайдтан).
1 нче төркемгә бирем. Чишмә янында нәрсә эшләргә ярый.
2 нче төркемгә бирем. Чишмә буенда нәрсә эшләргә ярамый.
1. Кайда су - шунда тереклек.
2. Су булса, икмәк булыр.
3. Суга сусаучы иске чишмәне ачар.
4. Коега төкермә, кайтып суын эчәрсең.
5. Суны эчкәндә чишмәсен онытма.
6. Кул пычранса, су белән юарсың , су пычранса, нәрсә белән юарсың?
IV. Йомгаклау
-Дәрескә куелган сорауга җавап таптыкмы , суның тәме бармы?
-Дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?
-Язучы бу хикәясендә сезнең өчен нинди яңалык әйтте?
-Дәрестә сезне нәрсәләр кызыксындырды?
-Чишмәләр турында тагын да күбрәк мәгълүматны кемнәрдән ала аласыз?
-Дәрескә куелган максатка ирешә алдыкмы?
V. Өй эше бирү
1.64 биттәге сорауларга җавап бирергә;
2.Хикәянең эчтәлеген сөйләргә;
3.Иҗади эш: берәр чишмә тарихын язып алырга яки чишмә турында табышмак уйлап чыгарырга
VI. Билге кую.


