Фатих Хөсни әсәрләрендә
туй элементлары
Төзүче: Биектау районы 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Халилов Азат Альберт улы
2014
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Шулай да коллективлашу чорларында туй йоласының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары алар бик яшәүчән, традицион йолаларның да борынгы һәм матур үрнәкләре төрле төбәкләрдә һәм матур әдәбиятта сакланып киләләр, кабат торгызуны, яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Татар әдәбиятында бу йолаларны Гаяз Исхакый ( “Остазбикә”, “Зөләйха”әсәрләре), Гомәр Бәширов (“Туган ягым – яшел бишек”әсәре), Әхмәт Фәйзи (“Тукай”романы), Фатих Хөсни (“Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” әсәрләре), М.Рәфыйков (“Кәләш ” шигыре) һәм башка язучыларның әсәрләрендә халыкның теле һәм рухи байлыкларының бөтен нечкәлекләре, җирле үзенчәлекләре белән баетылып, шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге итеп тасвирлап бирелгән. Бу йолаларның бүгенге көн туй йолалары белән күпмедер охшаш һәм аермалы булуын да күрәбез, аларны чагыштырабыз. Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы яки башкода булып килү? Бу сораулага җавапны без Фатих Хөсни әсәрләреннән чыгып табарбыз.
Туй, кияү килү һәм аны каршылау Фатих Хөснинең әсәрләрендә дә бик матур, үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Туйның өч төре билгеле: : 1) яучы җибәрү, кодалау аша; 2)кызның ата-ана рөхсәтеннән башка, үз теләге белән сөйгәне белән кушылуы (ябышып чыгу); 3) кызны урлап алып китеп өйләнү. Аның “Гыйльмениса” әсәрендә ябышып чыгу күренеше тасвирланган:
Шул ук вакытта олылар да кул кушырып тик кенә утырмаганнар икән. Бер базар көнне Әлмөхәммәт кибетче аеруча күтәренке кәеф белән кайтты. Сәүдәсе дә уңган булса кирәк, ләкин төп сәбәбе ул гына булмаган, кызын ярәшергә кешесе табып кайткан, имеш. Эшне озынга сузарга бирмичә, шундук чарасына да керештеләр. Ике як та хәрәкәткә килде: яучы, колак
сөенчесе, сандык маллары әзерләү, туйга хәстәрләнү һәм башкалар, һәм башкалар... Кызыгы бигрәк тә шунда: иң әһәмиятлесен Гыйльмениса “һәм башкалардан” соң гына белде: аны кияве булып куенына керәсе һәм гомерлек ир булачак кешесе Чардаклы мулласының ничә еллар буе Мәчкәрә мәдрәсәсендә пишкадән булып җилән чабуы туздырудан узмаган, авыл теле белән әйткәндә, ни аллага, ни муллага өлеш чыгара алмаслык бөкре бер мәхдүм. Ни сабыр, кулы сынса, җиңеннән чыгармас кеше Гыйльмениса, моны ишетеп, хәтта аның да сабырлыгы күккә очты. Зур авызлы кит балыкларыннан курку кинәт арткы планга калды, Хавизы өчен бер төн төнозын елап чыкты да аны да әлеге шул Каф тавы артындагы диңгезендә калдырып торырга булды – насыйбы түгел икән, башны ташка орып булмый, әмма үзенең бернинди хорафатка да буйсынмас эчке горурлыгын җиңә алмады – аңарга бик тиз һәм бернинди киңәшсез-табышсыз, тәкәббер әтисенең планын җимерү, дөньясыннан, диңгезгә китеп олаккан беренче мәхәббәтеннән, үзенең егерме өч яшькә хәтле карт кыз булып утырып торуыннан үч алып тору кирәк иде. Дөньяны вак-вак кына атлап үтүче һәм кирәкле сүзне дә әйтмичә, эчендә йотып калдырырга сәләтле бер кыз күренә иде, ә эчендә – купса давыл булып тузгый торган характер утырган икән. Әти-әнисенә ризалык биреп тә, каршы килеп тә бер сүз дә әйтмәде (ә тегеләр моны үзләренчә ризалык галәмәте дип юрадылар), бер кеше белән киңәш-табыш итеп тормады, сандык әйберләренә кул тидереп, өйдәгеләрне шиккә төшермәде. Беркөнне шулай, кичтән чишмәгә суга киткән җиреннән, чиләк-көянтәсен тал төбенә куеп калдырды да, кайчандыр үзләрендә батрак булып эшләгән, болай үзенең әлләни дан җире булмаса да, җае туры килгәндә томырылып карап куюлары белән Гыйльменисаның исендә калган Галимбәк Барыеның бер якка кыешайган ярлы өенә барды да керде. Өйдә Барыйның үзеннән бүтән берәү дә юк, ә Гыйльменисаның хәле тел яшереп торырлык дәрәҗәдә түгел иде. Гомердә күрелмәгән хәл, ачулы иде бу минутта Гыйльмениса, чая иде һәм, берүк вакытта, күзендә яшь иде. Исәнме-саумы дип тә тормады, дуамал кызулык белән беръюлы әтте дә салды.
– Мин сиңа ябышып чыгарга килдем, Барый. Аласыңмы мине?
– Тукта әле, чү... Менә монда сәкегә килеп утыр, – дип мыгырданда беръюлы тәмам аптырап калган Барый. Аның кинәт зиһене чуалды, нәрсә әйтергә дә, бу эшне нәрсәгә юрарга да белми иде бичара Барый.
– Утырып кына торырга дип килмәдем, – диде Гыйльмениса сүзне шундук өзеп, – чиләк-көянтәләремне су буенда калдырып килдем, мине хәзер эзли чыгачаклар. Мине хатынлыкка алырга риза икәнсең, сузма вакытны, әйдә, су буйлатып, җәяүләп кенә Челәнле күл авылына барып никах укытыйк. Никах өчен түләргә миндә бар. Курыкма, Әлмөхәммәт бай кызы мин.
– Әлмөхәммәт бай кызы булганга әйтәм дә, Гыйльмениса... Мине бик беләсең, баш өстемдә күк, аяк астымда җир генә.
– Шулары булып торсын, югалмабыз. Бергә эшләрбез, туры килә икән, бергә ач торырбыз. Тик син мине киредән ул якка кума. Җепләрне өзеп килдем мин ул як белән... [8, 145-146б.]
Күрәбез, Гыйльмениса алда буласы кыенлаклардан курыкмыйча, үз дигәнен эшли. “Башы өстендә күге, аягы астында җире” генә булган Барыйга барып керә.
Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә кызны урлап алып китеп өйләнү йоласы белән үзенчәлекле:
Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер урамны яңгыратып: “Киләләр” – дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатын-кызларның үзара пышылдаулары ишетелде: “Вәсилә! Син кайда, Вәсилә?”
Вәсиләгез койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишек алдында ыгы-зыгы, ә мин Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын.
– Я инде, Айдар, калсын инде, – дип, куркынып дәшә Госман.
Нишләп пәке калдырырга? Ишек алдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар. Ишек алдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавыш-тынсыз
гына сикереп керәм дә, агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам.
Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк. [8, 385-386б.]
Алга таба бәйрәм башланып китә:
Бүген инде безнең өйдә ыгы да зыгы. әни йөри чабулап, зөһрә апа йөри чабулап. Иртәдән бирле мич яна, чаж да чож тавышы, минем тавышка урын да юк. Мәш киләләр. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кыстырулы, кулы кулга йокмый. Әнинең авызы колакта, бер тиенсез өйгә килен кайткан янәсе.
Хәер, үземнең дә кәеф күтәренке - өйләнәм дигән сүз бит.
Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып үзләре генә утырдылар, безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны кертмәдек. Мулла никахны укыды, Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы төсле, алма белән атып китә алмас... [10, 386 б.]
Кызны урлап алып кайтып өйләнү Фатих Хөснинең “Авыл өстендә йолдызлар” повестендә дә чагылыш таба. Бу әсәрдә урлап киү күренеше башкачарак бирелгән. Егет булачак хатынын мотоциклда урлап китә.
Эштән бушаган арада, далада ялгыз гына калган сәгатьләрендә бу турыда әнә шулай җитди уйланып, ә Халидә белән очрашканда, аңа уен-көлке сүзләр әйткәләп һәм турыдан-туры ишарәләр ясаштыргалап, аны үз тирәсендә бераз әйләндереп йөрткәннән соң, беркөнне кичен аны, күзләре ачык килеш үк мотоциклына утыртып, Кушкаенга алып та китте. Кыз үзе белән кечерәк кенә бер төеннән бүтән бернәрсә дә алмады. Хәер, Айдарның үзенең дә йөге бик кечкенә иде... [11, 180б.]
Алдагы “Җәяүле кеше сукмагы” әсәрендә без туйның мөһим бер элементы булган мәһәр, колак сөенчесе дигән төшенчәләргә юлыгырбыз.
Мәһәр исә гарәп сүзе, кияү тарафыннан кыз ягына бирелә торган мал яки акчаны белдерә. Бу төшенчә төрки халыклардагы бирнә-калымга өлешчә
туры килә. Мәһәрнең күләме төгәл каралмаган, ләкин кайбер мөселман илләрендә аңың иң зур чиге билгеләнгән.
Мәһәр гадәттә ике өлешкә бүленә: хәзер кулга бирелә торган мәһәр — нәкыд һәм кичектерелгән мәһәр — насия. Беренчесе — кияү тарафыннан кәләшкә никахлашканда бирелә торган билгеле бур сумма яки мөлкәт, икенчесе — ире үлгән очракта яки аның теләге белән никах таркалганда хатынга бирелә торган акча яки мөлкәт. Гомумән, әгәр ир белән хатын никахтан соң якын мөнәсәбәтләргә кермәгән булсалар, ир гаебе белән никах таркалганда, хатын мәһәрнең яртысына хаклы була. Әгәр никах хатын гаебе белән өзелсә, мәһәр түләнми, түләнгән булса, иргә кире кайтарыла. ["Милләт календаре - 1999 ел". Казан]
Габдулла агай кызның мәһәр хакын алай күтәренке куймады, чөнки Зәйтүнәнең качып китәргә маташуыннан соң ул бик мескенәеп калган иде. Хәер, егет ягы да әлләни вакланып тормады. Өченче килүендә Сәхибә карчык киҗеле ашъяулыкка төрелгән шактый зур төенчекне, “колак сөенчесе” бүләкләрен, баш түбәсенә күтәреп, бөтен авыл күрсен дигәндәй, урамның нәкъ уртасыннан алып та китте. Менә бүләк багулар, мәһәр бәйләре белән кызыксынулар, туйга хәзерләнүләр башланды. Тегендә дә, монда да тегү машиналары шылтырарга тотынды, ир-ат эчемлек, сбруй якларын, хатын-кыз таба ашлары, паштет, гөбәдия, чәк-чәк кебек нәрсәләр әзерләү белән мәш килә. Морҗалардан көннең-көн буе төтен чыгып тора. Табалар “чаж да чож” йөреп тора, Габдулла агай, җилкәсен кашый-кашый булса да, янчыгынан акчасын чыгаргалый тора иде. Әйберләтә биреләчәк бүләкләр өстенә, мәһәр өчен билгеләнгән биш сумлыкны кесәсенә алып салганда, Габдулла агайның авызы ерылган булса да, чыга башлагач акча дигәнең тиз ага икән.
Иртәгесен, таңнан ук тагын ыгы-зыгы башланып китте, хәтта кичәгегә караганда да шәбрәк булып башланды. Габдулла агай, бөтен кешедән елек аякка басып, ишек алдында кайнашырга тотынды: себеренде, утыннар хәстәрләде, кош-кортны аяк астыннан читкәрәк куйды, урынсыз яткан
әйберләрне урынына алып салды һәм, торып-торып, ишек алдына бер күз төшереп куя иде.
Күрәбез, никахка бик тырышып әзерлек бара. Алга таба туйның барышын күзәтербез:
Ыгы-зыгылы булса да, барысы да үз тәртибе буенча барды. Иң элек кодаларны каршылап, зур тәкәллеф белән ак өйгә үткәрделәр, аннары аш-су ящикларын төшерделәр, йортка фатиха бирешү, дәрәҗәләргә карап урыннан тәкъдим итү, аш-су ташу китте. Габдулла агай: “Ягез әле, рәхим итегез, кода әфәнде” дип, алдан өйрәтелеп куелган затлы сүзләрне әйтәсе урында, кайвакытта риясызланып китеп һәм алдан колагына кидерелгән кисәтүне онытып, төп коданың үзенә: “Яле, ашап утырыйк әле, Сәлмән кордаш” дип ычкындыргалап ташлый һәм, үзенең тупаслыгын шунда ук төшенеп, хатынына мөлдерәп бер карап ала иде.
Кодаларны зурлап, аларны яхшылап, җылы сүз белән каршы алу элек-электән килгән гадәт булып исәпләнә.
Никах ул – мөселман булган егет һәм кызның бер-берләренә мәхәббәт илән килешү нигезендә өйләнешү йоласы. Мулла (хәзрәт) шаһитлар алдында яшьләрнең никахлашырга ризалыгын алгач, Коръәндәге Ниса һәм Нур сүрәләреннән аятьләр китереп, никах хотбәсе укый. Ахыр килеп, өйләнешүче яшьләргә аларның үз туган телләрендә дә олы мәхәббәт һәм бәхетле гаилә тормышы теләнә һәм "Амин!" сүзе белән расланып һәм хупланып, никах үз көченә керә. [Марсель Бакиров"Котлы булсын туегыз"]
Никах укылуны без Фатих Хөснинең әсәрендә ачык күрәбез:
Менә никах мәҗлесе җыйналды. Садыйк мулла Бохарадан алып кайткан яшкелт чалмасын киеп килгән иде. Бер ул гына да түгел, икенче мәхәллә мулласы да килгән, ат җибәреп, күрше авылдан ишан хәзрәтне дә алдырганнар. Гомумән, игътибарга лаеклы кешеләр күп җыелган булырга тиеш, чөнки ишек төбенә сөяп калдырган яшелле-сарылы таяклар һәм тезелеп киткән кәвешләр шул турыда сөйләп торалар иде. Һиммәте ягыннан үзеннән өстен дәрәҗәле кешеләр мәҗлестә булса да, туйның үз
мәхәлләсендә булуын искә алып, Садыйк мулла никах уку хокукын бер кемгә дә бирмәде.
Ике яктан да гуаһлар билгеләнгәннән соң, ул шунда ук “алдым-бирдем” тантанасына керешеп, иң әүвәл, бер дә ашыкмыйча гына, Сәлмән картка борылды:
– Сез кем, Әхмәт Вилдан угылы Мөхәммәт Сөләйман, үзеңнең сөлби угылың Мидхәткә, биш йөз сум акча вә янә йон күлмәк, читек-кәвеш вә калын бер бишмәтлек, вә янә бер энҗеле калфак мәһәр бәрабәренә, Габдулла кызы Бибизәйтүнәне, гадел гуаһлар алдында, хәләл җефетлеккә алдыңмы?
– Алдым, – дип куйды Сөләйман, тамак төбе белән генә.
Шуннан соң, ике гуаһы чыгып, кызның ризалыгын алып керделәр һәм шуннан соң мулла башын Габдулла агайга борды.
– Сез кем, Бәхтияр угылы Габдулла үзеңнең сөлбия кызың Бибизәйтүнәне Мөхәммәт Сөләйман угылы Мидхәткә, биш йөз сум акча вә янә йон күлмәк, читек-кәвеш вә калын бер бишмәтлек, вә янә бер энҗеле калфак мәһәр бәрабәренә, гадел гуаһлар алдында, хәләл җефетлеккә риза булып бирдеңме?
– Бирдем, – диде Габдулла агай, тамак төбендә ниндидер бер сүзе дә кысылып калган кебек итеп. [9, 183-185б]
Туй көнендә үтәлергә тиешле гореф-гадәтләр Фатих Хөсни әсәрләрендә бик ачык чагылыш таба. Әмма бүгенге көн белән чагыштырып карасак, шушы йолаларның күп дигәндә яртысы гына үтәләдер.
Безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Кулланылган әдәбият: