
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 02.10.2014 10:04
- Автор: Гульнар
- Просмотров: 3660
Гаяз Исхакый иҗатында туй йоласы чагылышы
Башкарды: Биектау районы 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлева Гөлнар Мансур кызы
2014
Гаяз Исхакый иҗатында туй йоласы чагылышы
Татар халкының элек-электән килгән гаилә йолалары да бар. Бу – туй, бала туу белән бәйле, күмү һәм искә алу йолалары. Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә, без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсен берсе алыштырып килә торган тулаем бер катлаулы циклны күз алдында тотабыз. Коллективлашу чорларында туй йоласының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары алар бик яшәүчән, традицион йолаларның да борынгы һәм матур үрнәкләре төрле төбәкләрдә һәм матур әдәбиятта сакланып киләләр, кабат торгызуны, яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Татар әдәбиятында бу йолаларны Гаяз Исхакый ( “Остазбикә”, “Зөләйха”әсәрләре), Гомәр Бәширов (“Туган ягым – яшел бишек”әсәре), Әхмәт Фәйзи (“Тукай”романы), Фатих Хөсни (“Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” әсәрләре), М.Рәфыйков (“Кәләш ” шигыре) һәм башка язучыларның әсәрләрендә халыкның теле һәм рухи байлыкларының бөтен нечкәлекләре, җирле үзенчәлекләре белән баетылып, шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге итеп тасвирлап бирелгән. Бу йолаларның бүгенге көн туй йолалары белән күпмедер охшаш һәм аермалы булуын да күрәбез, аларны чагыштырабыз.
Туй йолаларына никах, кияү килү, аны каршылау, кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү (бирнә, мәһәр, калым, җанлы мал); туй көннәре; туйдан соңгы йолалар (яшь киленгә су юлы күрсәтү, яшь киленнең эндәшү сүзләре, тел яшерүе һ.б. ) керәләр.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф – гадәтләребез, традицияләребез инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер “Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек - әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган. Авылда “Сөннәтче бабай”исеме белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Аның яшен белгән кеше юк.Яше югалган кебек, картның исеме дә югалган. Һәммәсе аны Сөннәтче бабай дип йөртәләр. Бу картның үзе өчен бик тә кадерле булган өч әйбере була, шулар арасында иң изгесе – “Мең дә өч йөз ел буена буыннан буынга тапшырылып килгән “Сәлман Фарси пәкесе”.Ислам диненең символы. Картның төп шөгыле – балаларны сөннәткә утырту. Әнә шуның аша ул тормышта үз урынын тота. Сөннәт пычагы булса да, ул ярлы, әмма рухияктан бай, тормыш аны бөкрәйтсә дә, сындыра алмаган.Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан.Әлеге сөннәт пычагына ия булу белән карт чиксез горурлана. Картның күңеле дә әнә шул җансыз әйбер белән бергә кушылган, матдиләшкән бербөтен тормышка әверелгән.Үзенә бер үзенчәлекле дөньяны хәтерләткән шушы яшәешне Г. Исхакый төрле яклап һәм шактый тәфсилләп сурәтли. Шулай үз куанычы белән рәхәт кенә гомер кичергәндә кайгы килә: Сөннәтче бабайның бер тән, бер җан булып яшәгән карчыгы үлеп китә. Берара бу югалтудан бик хәсрәтләнеп йөргәч, картның башына өйләнергә кирәк дигән уй килә. Ул аның хәстәренә керешә. Бу юлда карт һәрвакытта уңышсызлыкка ирешә һәм ахыр чиктә бер ялкау затсыз карчыкка тап була.Карчык Сөннәтче бабайның тигез генә бер җайга салынган тормышын тәмам җимереп ташлый.Көннәрдән бер көнне Сөннәтче бабай яңа хатынының сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күрә. Моны күргәч, ул шашып кала,телдән язып һушсыз кала.Берничә көннән Сөннәтче бабайны үзе казып куйган каберенә илтеп җирлиләр. Беренче карашка бик гади генә эчтәлек. Әмма чынлыкта исә, әсәрдә тормышның вак – төякләреннән туган шәхес трагедиясе ачыла. Сөннәтче бабайның бар юанычы, бар мактанычы – Сәлман Фарси пәкесе булып, ул аның бу дөньяда тереклек итүенең символына әверелгән. Гап – гади вакыйгада шәхес фаҗигасе күрә алган һәм аның көчле сурәтләнешен биргән Г. Исхакый “Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета.Әсәрдә татар халкының борынгыдан килгән йолаларына, гореф – гадәтләренә киң урын бирелгән. Милли традицияләр һәм гореф – гадәтләр Г. Исхакыйның шактый күп әсәрләрендә урын ала. Иң беренче “Остазбикә” повестенда күпме дәрәҗәдә чагылыш табуын күзәтик. Әсәрдә татар хатын - кызы бәхете мәсәләсе үзәккә куела. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Башка бик күпләрнеке кебек, Сәгыйдәнең иң зур хыялы – кияүгә чыгу. Әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын башкарып, җитдилекне һәм юморны бергә кушып күрсәтелә.Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар тәфсилләп сурәтләнә:
Туйлары ничек булганын Сәгыйдә, әлбәттә, бөтен ваклыкларына кадәр хәтереннән чыгармады. Ләкин кияү көткән көн бигрәк аның күңелендә сеңгән: кодалар килгәндә ул, кечкенә өйдә булганга, каенатасын да, каенанасын да күрмәде. Ирләр чәй эчәргә утыргач кына, кодагыйны югары өйгә алып менгәч кенә, ул ярыктан беренче мәртәбә карады. Хәзер дә күз алдында: иң түргә, мулла җизнидән дә югарыга, бер таза кеше утырган; өстендә әллә нинди, мужик баендагы кебек, кытатмы, манчестермы казаки, башында старостаныкы кебек укалы такыя, кулында зур гына, акайган гына мужик килененеке кебек яулык. Менә ул шул яулык белән кычкыртып борынын сөртте. Бу кем икән? Кара әле, мулла җизни: “Яңез кода хәзрәт”, –диде. Шул сөйкемсезмени?.. Менә сөйләргә тотынды. Теле гомердә мәдрәсә күрмәгәнме, аю уйнатучы мишәрмени, “да, да...” дип тора.
Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!
Сәгыйдәнең күзенә яшь килергә өлгермәде, зур абыстай килеп: “Әйдә, тәһарәтең бармы? Каенанаңа күрендерергә”, – дип, җилтерәтеп алып китте. Сәгыйдә тын алырга, хәл җыярга өлгермәде, “бисмилла” дип бер ягыннан олуг тутасы, бер ягыннан карт җиңгәсе тотып, аны кодагыйларның чәй мәҗлесенә китереп бастырдылар вә бисмиллалар, салаватлар белән: “Кодагый абыстай, киленеңез!” – диделәр. Сәгыйдә ничек күрешкәнен белмәде. Куллары догага күтәрелгәндә дә ни укыганын хәтерләмәде. Тутасының төртүеннән соң каенанасына сигез чирекле ефәк яулык биргәнен дә, каенанасының зур ике талир тәңкә бүләк иткәнен дә рәтләп сизенмәде. Шул гадәтләр, йолалар бетеп, аяк өстендәге Сәгыйдәгә әнисе: “Утыр, кызым”, – дип, йомшак кына әйткәч, Сәгыйдә уянып киткән кебек булды. Ул, акыртын гына самавыр артына утырып, күзен күтәрде.... [7, 257б]
Никах туй йоласының иң мөһим өлеше. Никах – гарәп теленнән кергән, өйләнешү дигән сүз, ягъни, мөселманнарның өйләнешү йоласы.Ул берничә өлештән гыйбарәт: өйләнүченең яучы җибәрүе, кыз ярашу,кәләшнең әти-әнисе яки иң якын туганнары белән мәһәр турында сөйләшү, килешү, никах укыту, егет белән кызның вазифалары турында үгет-нәсихәт сөйләү һәм туй мәҗлесен үткәрү. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кешеләр,картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була.Кыз бу егетнең ризалыгын сорап, мулла никах догасын укый. Элекке вакытта муллалар, никах укыганчы, кызның мәһәре турында сорап, аның күләмен махсус кенәгәгә язып куя торган булганнар. Мәһәр – гарәп сүзе, бирнә мәгънәсендә кулланыла, кияү тарафыннан кызның ата-анасына түләнә торган акча, мал. Мәһәр кызның ата-анасына нинди нәселдән булуына, байлыгына карап билгеләнгән, ләкин ул күпчелек очракта бары тик кәгазьдә генә кала торган булган. Никах мәҗлесе тыныч, салмак изгелек һәм бәхет теләү сүзләре белән уздырыла. Никах мәҗлесенә исерткеч эчемлекләр куелмый, туй ашмлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су-ширбәт куела. Ул – никах суы, никах ширбәте дип әйтелә. Никах укылгач, баллы суны кызга да, кияүгә дә йоттыралар, кунаклар да авыз итәләр, “тормышлары татлы, балдай-майдай булсыннар”, - дип, “ширбәткә” дип, парлап-парлап тәңкәләр яки бүләкләр салалар. “Остазбикә” хикәясендә никахның ни рәвешле узуы тәфсилләп язылмаган. Әмма туй атлары килүе бик оста һәм дулкынландыргыч итеп бирелгән:
Никях мәҗлесе дә шактый салкын үтте. Кодалар, кодагыйларны сыйлау да күркәм үтмәде. Кодаларны озаткан атлар кияүне алып киләсе булганга, Сәгыйдә иртәдән үк ап-ак балавыз кебек агарып, гомерләре бергә үтәчәк иптәшен көтәргә тотынды. Аның күз алдында теге затсыз авыл старостасы төсле карт белән түбән очның юлаучы кертүче Гыйззәтбану кебек карчык басып торганга, аның хыялы күптән инде шуларның икесеннән кушып бер егет – бер кияү ясап куйды. Ләкин шулай булса да, күңелнең кырыенда кечкенә генә, нәни генә бер өмет бетмәгәнгә, вакыт якынлашкан саен аның күңелендә курку белән өмет зурая барды.
Менә кыңгырау тавышы ишетелде. Атасы, анасы, агасы, мулла җизнәсе – барысы да, салаватлар әйтеп, капкага таба киттеләр. Әнисе, “Бисмиллаһи әлләзи...” укып, Сәгыйдәнең йөзен сөртеп, күзеннән аккан яшьләрен тыя алмаенча, чыгып китте. Сәгыйдәнең тутасы авыз эченнән әллә нинди догалар укып, Сәгыйдәнең боздан салкын кулыннан тотып, капкага таба – актык өметкә таба күзен текәде.
Кыңгырау якынлаша башлагач, Сәгыйдәнең тәннәре калтырарга, тешләре шакылдарга тотынды. Тәне бер җыерылап, бер киерелеп, зыяндаш тоткан кебек булды. Күзләренә әллә нинди ут керде.
Менә капка ачылды. Кыйбла яктан повозкалы атлар чабып килеп керде. Повозка янына – сафланып чалма-чапаннан тора торган Сәгыйдәнең әтисе, җизнәсе янына сикереп кияү төште.
Башындагы ак данадыр бүреге, өстендәге шәһәрчә тегелгән постау җиләне, аякка кигән пөхтә кәвешләреннән йөгереп, бик тиз Сәгыйдәнең күзе битенә, төсенә төште. Яңа гына мыек чыгып килә торган таза-яшь йөз, йөзендәге үткен кара күзләре, йиңел генә хәрәкәтле сабыр гына кыяфәтне Сәгыйдә бердән күрде. Шул күрү белән аның җилкәсеннән зур бер йөк төшкән кебек булды. Аның котын алган шул кодагый белән коданың сыйфатлары бердән югалды. Аның күңелендә зур өмет, җылы өмет туды. Кулы бердән җылынып китте. Көн бердән матурыйган кебек булды. Ул, нишләргә белмичә, якындагы тутасын (гадәттә үбү булмаса да) кочаклап үтте.
Менә ишек ачылды. Әтисе, мулла җизнәсе керде. Әнә ят бер тавыш. Аның тагы йөрәге куркып китте. Моң гына, саф кына яшь ир тавышы.
Сәгыйдә: “Йа, Раббем! Бәхетемне ким кылма!” – диде дә әтиләре чыгып китү белән тазарып, батыраеп күрешергә чыгарга хәзерләнде. [7, 260-261б.]
Кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ашамлыклары белән бәйле йолалар бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә. Күркәм гаилә йолаларының берсе булган туй йолалары халык өчен әһәмиятле һәм гаилә коруга үтә җаваплы караган, аның ил каршында, җәмгыять каршында үтәлергә тиешле гадәт һәм әхлак нормалары, йолалары калыплашкан. Йолалар белән бергә, аларга караган бик күп сүзатамалар, гыйбарәләр йола белән бергә үрелеп яшиләр, шулай ук туй йолаларырының һәр этабында кара-каршы сөйләшү, җырлашу, үткен, зирәк сүзләр уйнату бу йолаларның бизәге булып торалар һәм аның аерылмас бер өлешен тәшкил итәләр. “Кияү” әсәре исеменнән үк күренгәнчә туй йоласына корылган.
Авылның күзгә күренгерәкләре һәммәсе никях мәҗелесенә чакырылды, тирә-яктагы атаклырак муллаларга ат йибәрелде, мөәзиннәренә шәһәрдән алып кайткан путаллы язулы өндәү кәгазьләре кылындырылды. Туй өчен атап тектерелгән әдрәс камзулдан, очлы башлы кәләпүштән Садыйк абзый хәзрәтләрне үзе каршы алды. Ул хәзер, үзенең искедәге кеби тирече Садыйк абзый түгел, мулла бабасы Садыйк абзый икәнене аңлату өчен кеби, һәр килгән кешегә каршы килеп, элгәрегә кеби, дорфача иттереп: “Әйдәңез, Гайни, әйдәңез, Нәби, әйдәңез, Габдерәш” –димәенчә, “Рәхим итеңез, рәхим ит, Гайнулла абзый, рәхим ит, Нәбиулла кода, рәхим ит, Исрафил кияү, рәхим ит, Габдерәшит”, – дип каршы ала иде. Тегеләр дә хәзерге Садыйк – әүвәлге Садыйк түгел икәнен сизенгән кеби: “Исән торамсың, Садыйк кайнагай?” Саумысыз, Мөхәммәтсадыйк агай? Хушмысез, Мөхәммәтсадыйк кайнагай?” – дип эндәшәләр иде.
Хатыннар ягында эш тагы башкача иде: анда киң җон күлмәк, бөтен тәңкәләрдән, ахаклардан тулган киң хәситә кигән, өр-яңа зур, җон яулык бәйләгән Мәрфуга абыстайга элгәреге Мәрфуга абыстайга – ире юк вакытта ит үлчәп бирә торган, тавык йомыркалары өчен күрше хатыннар ы белән оршыша торган Мәрфуга абыстайга бөтенләй башка иде; шул зур вакыйга аның сыйфатыны үзгәрткән кеби, телене дә башкарткан иде; ул кияү мөәзиннең анасына бер “кодагый абыстай”, бер “кодагый бикә” дип кенә эндәшә...
Никяхтан соң Садыйк абзый, затлырак булыр өчен, бөтен мәҗлескә садака өләште; никяхтан соң, муллаларга охшасын өчен, Мәрфуга абыстай, бик зур как-төш чыгарып, дога кылдырды.
Ашлар, сыйлар – һәммәсе муллаларча үтте: ак оннан ясалган пилмәнне ике төрле вак бәлеш алыштырды, бәлешләрдән соң, муллаларча иттереп, серкәле-керәнле тураган ит, аның артыннан затлы йимеш суы, иң ахырдан ясап чыгарылган лимунлы чәй бирелде. Чәй янына баягы как-төш чыгарылды. Бирнә күрсәтелде.
Хәзрәтләр шактый күп алган туй садакасыннан, авыл кешеләре тәмле иттереп ашалган ашлардан, кода-кодагыйлар яхшы бирнәләрдән, Садыйк абзый, Мәрфуга абыстай мәҗлеснең муллаларча – затлы үтүеннән разый калдылар. Барысы да шатландылар, сөенделәр.
Авыл халкының гадәте буенча, никяхтан соң ук кияү алырга барырга булса да, Садыйк абзый, кемгә катышканыны бик белгәнгә, туйны затсызландырып, кодалар өстенә кияүне китертмәде. Ул муллалардагы кеби, кодалар, кодагыйлар киткәч, бер-ике көн үткәч кенә кияү хәзрәтне алдырырга булды. Шуның өчен кодалар китү белән ул тагы кияү сыйлар өчен шәһәргә китте...
Бөтен йорт-йир, бөтен кешеләр кияү көтәргә тотындылар. Бөтен кешеләр ярты тавыш белән генә сөйләшә баәладылар.
Менә, түбә өстеннән, өч атлы тимер ходның тузан туздырып якынлашканы күренде. Бөтен өй “жуу!” итеп китте. Мәрфуга абыстай, тагы барсына да әмерләр биреп, кызының өстенә өч-дүрт төрле ислемайдан яртышар шешә актарып, кияү көтәргә чыкты.
Менә кыңгырау тавышы ишетелде. Авылга керделәр. Садый абзый, әдрәс кәзәкиене киеп, капка төбенә чыкты; ак күлмәк, яңа чабата кигән хезмәтче капканы тотып тора башлады. Аллы-гөлле бикәчлек шәлене ябынып, килен чыгып, ишек бавыны тотты. Мәрфуга абыстай, кияү мулланы чынлабрак күрү өчен, чоланга кереп ишекне япты.
Кыңгырау якынлашты. Капка ачылды. Шалдыр итеп килеп тарантас ишек төбенә туктады. Тарантастан иң әүвәл Галәү сикереп төште, аның артыннан Садыйк абзыйның кияү бүләгеннән тектергән казаки-чалбарыны, үзенең мәдрәсәдәге иске җиләнене, авылларындагы яшь мулладан алган кара бүрекне, Мәрфуга абыстай биргән өч тәңкәгә алынган читек-кәвешне киеп, шунлар өстенә бунлар биргән сәгать чылбырларыны матур иттереп салындырып, кечкенә, ябык кына кияү мулла төште. Ул, кулына тоткан кечкенә генә сандыкны күтәреп, Садыйк абзый белән күрешеп дога кылды. Аннан соң ашыга-аәыга ишеккә таба борылды. Ишек бавындагы киленгә тәһлилдән килгән яулыкны биреп, ишек артында югалды...
Килен:
– Мунча хәзер, торган булсаңыз, барыңыз. Тыштагы казанда ару су, эчтәге казанда юыну суы, – диде.
Бераз вакыт үтмәде, шәл ябынып оялганлыктан күзенә түбән таба төшереп, Саҗидә, казакидән, ыштан өстенә генә яланаякка кигән кәвештән мулла кияү мунчага таба киттеләр...
Аш өендә ике таба мич буйлап йөрергә тотынды. Килен иң әүвәл сары майга гына коймакны салды. [7, 200б]
Гаяз Исхакыйның бик күп әсәрләре гореф-гадәт, туй йолалары белән бәйләнеп бара. “Башкорт бәхете” әсәре дә шундыйлардан. Күркәм гадәтләр, үтәлергә тиешле йолалар чагылыш таба. Башкорт халкы гадәте буенча кияү егет үзенең каләшен танып алырга тиеш. Танымаган очракта егет халык арасында оятка калган. Егеткә берәр туган тиешле кешесе ярдәмгә килгән, күп очракта җиңгәсе ярдәм иткән:
Әнием карт булганга, шул зур йортны күзләп килергә кеше кирәк булганга, мине өйләндерегә булдылар. Мин үзем дә чит күрмәдем. Элгәре күрше авылдан, мишәрдән алырга теләдем. Мишәрләрнең кызлары зур, тулы, матур була. Ләкин әниләр, карендәш-кабилә:
– Сасы мишәрдән алырга ярыймы соң! – дип, бик каршы килгәч, анлар юлына төштем. Үземездән сигез чакрымлы бер бай гына башкортның кызыны килештек. Туй булды.
Безнең башкорт гадәте буенча кызның ата-анасы берлә күрешүдән элек кыз берлә күрешергә ярамый. Ата-ана берлә күрешер өчен кызның анасына төлке эчле камзул, атасына постау җилән бирергә кирәк һәм дә берлә кыз арасында аталарыннан яшереп күрешү китә. Шул эшләрдә җиңгиләрнең ярдәменнән башка булмаганга, җиңгиләргә дә әллә никадәр бүләк бирелә.
Менә минем дә туй үтте. Мин, кызны күрергә дип, атка атланып киттем. Җиңгине күреп, аңар зур йон яулык бирдем.
Кояш батар алдыннан, башкорт гадәте буенча, авылның бөтен кызлары берлә минем бикәчем дә урманга китте. Мин шул ун-унбиш кыз арасыннан үземнең бикәчемне танып алырга тиеш. Әгәр үз бикәчең дип башканы тотсаң, бик зур оят була: егетнең булдыксызлыгы беленә. Кай вакытта камчы берлә сабак та укытыла. Күрмәгән, белмәгән кызлар арасыннан ничек танып алырга кирәк? Монда да, әлбәттә, җиңгиләр ярдәменнән башка булмый.
Кулдагы кәнфит, перәннекне күтәреп, куендагы бикәчемнең башына ябарга дигән ефәк яулыкны саклап, мин кызлар артыннан киттем. Җиңги биш-алты тишекле тәңкә бәһасенә минем бикәчемнең күлмәге сары икәнен әйтте. Кызлар бөтен тарафыннан вак кына нарат урманы берлә чормаланган бер аланның читенә туктадылар. Мине күргәч, барысы да яулыкларыны каплаштылар. Үзләре “кых-кых” көлешә башладылар. Мин шул кызларның иң артында утырган сары күлмәкле кызга ефәк шәлне яптым. Кулым берлә аны тотыйм дип сузылырга өлгермәдем, ул, торып, чабарга тотынды. Мин аның артыннан киттем. Ул азрак чаба алмады, мин аны кууып йитеп, камчы берлә суктым. Бикәчем туктады. Ул куллары берлә күзене, йөзене томалады. Мин аның куллырыны аерып алып үптем. Шуннан, кочаклап алып, аны бер нарат төбенә утырттым. [7, 132-133б.]
Гаяз Исхакыйның “Солдат” хикәясендә туйга әзерлек этабын, кода-кодагыйны чакыру күрәбез. Туй ашлары пешерү үзенә күрә бер күңелле вакыйга кебек күз алдына килеп баса. Киемнәр тектерәләр, өс-башларын карыйлар. Садыйк кайтканнан атна да үтмәде, Садыйкка Гайниҗамалны килештеләр. Әхмәди абзыйларда да, Гайниҗамалларда да туй яраклары карала башлады. Садыйк әтисе берлә, шәһәргә барып, Гайниҗамалга әдрәс камзуллык, төлке аягы эчлек, күлмәкләр, читек-кәвеш, шәлләр алып кайттылар. Садыйкның әнисе үзенең карындыкка төреп, солы эченә тыккан казларын, он эченә күмгән йомыркаларын алып, туй ашларын пешерергә хәзерләнә башлады. Гайниҗамаллар машиналы тегүче кертеп, камзуллар тектерә башладылар. Әхмәди абзыйлар да тегүче кертеп, Садыйкка казаки, камзул, тагы Әхмәди абзыйга тун тышлаттылар. Ике йортның бөтен көче-куәте туйга хәзерләнергә сарыф кылынды. Кодалар арасында ашка йөрешү, кунакка барышу башланды.
Вәгъдә бирешкәннән соң, кунакка йөрү, кунак итү башлана. Сумса, катлама, каз ише әйберләр әзерләнә. Мул табын булсын өчен барысы да тырыша:
Вәгъдәдән соң атна-ун көн үткәч, Әхмәди абзыйлар кода-кодагыйны кунакка алдылар, тирә-күрше, дуст-ишне чакырып, мәҗлес кордылар. Садыйкның бабасы берлә әбисе, дүрт кич кунак булгач, икенче атнаны дүшәнбе көн Әхмәди абзый берлә кодагыйны килен күрендерергә чакырып, өйләренә киттеләр. Вәгъдә җиткәч, Әхмәди абзыйлар да кунакка киттеләр. Алар да дүрт кич кунак булып, Садыйкка бик күп бүләкләр алып, тагы ике атнадан никяхка вәгъдә алып өйгә алып кайттылар. Садыйк бу көннәрдә дә Гайниҗамал берлә бик еш-еш күрешә торды. Ул әтиләренә әйтмәенчә генә Гайниҗамалга йон күлмәк тә алды, кияү бүләкләрен дә әтиләре кушканнан күбрәк алып кайтты. Менә туй якынлашты, ике йортта да туй ашлары хәзерләнеп бетте. Садыйкның анасы сумсалар, сытымбы катламалар, казлар пешереп сандыкка төяп куйды. Садыйк та мыекларын төзәтеп, кияү бүләкләрен кечкенә сандыкка төяп бикләп алды. Муллалардан да дүшәнбе көн өйләдән чыгуга никях мәҗлесенә вәгъдә алынды. Һәр эш тәмам булды. Садыйк, Гайниҗамал берлә кияүле-бикәчле булып йөрүне, аннан соң ирле-хатынлы булып торуны уйлап, ләззәтләнә башлады. [6, 353-355б]
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Кызганыч, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз бүгенге көндә тулысы белән сакланмаган.
Кулланылган әдәбият:
- Мәхмүтов Һ., Гайнанова Л. Зарыгып көткән мирас // Г.Исхакый. Зиндан: сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1991., – Б. 636-661.
- Хәсәнов М. Татар ренессансының бөек каһарманы // Г. Исхакый. әсәрлә: Унбиш томда. – Т. 1. – Казан:Тат.кит.нәшр., 1998 – Б. 5-30
- Исхакый Г. Зиндан: сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Тат.кит.нәшрю., 1991. – 671б.
- Татар әдәбияты тарихы. – Алты томда – Т.2: XIX йөз татар әдәбяты. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985. – 575б.
- Татар әдәбияты тарихы. – Алты томда – Т.3: XX йөз гасыр башы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985. – 575б.
- Яруллина Р.Ә. Гаяз Исхакый иҗаты (1897-1906 еллар). – Казан: ТГГИ нәшр., 2000. – 164б.
- Гаяз Исхакый / Әсәрләр, 15 томда. 1 нче том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998
- Гаяз Исхакый / Әсәрләр, 15 томда. 2 нче том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998
- Гаяз Исхакый / Әсәрләр, 15 томда. 3 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998


