header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

                                                    Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

“Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Ризаэддин Фәхреддиннең  хезмәтләрен укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән

                                                              Язды:беренче категорияле татар теле                                       

                                                      һәм әдәбияты укытучысы  Шәрәфуллина

                     Гөлфия Фәрит кызы

2014нче ел

 

 

 

 

                                                                    “Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын ихлас

                                                           вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

                                                           җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

                                                                                               Ризаэддин Фәхреддин.

Тормыштагы төрле үзгәрешләр безне, укытучыларны, гына читләтеп үтә алмый. Һәм бу үзгәрешләр безнең алда яңадан-яңа таләпләрен куя. Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Бу үзгәрешләр заман мәктәпләре алдына түбәндәге бурычларны билгели: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Мәктәп, андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фәхреддиннең  педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү һич тә дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрәтүләре, киңәшләре бүгенге заман таләпләренә дә аваздаш.

Риза Фәхреддин – мәшһүр татар галиме, әдип педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече  һәм фәлсәфәче. Ул татар халкына бәяләп бетергесез күп фәнни һәм иҗади мирас калдырган шәхес. Әдип педагогиканың нечкәлекләрен шулкадәр тирән белеп, искиткеч күп мәгълүматлар туплап, үзенең актуальлеге белән бүген дә тиңе булмаган  бик күп хезмәтләр язган.

Чынлап та, күпкырлы талант иясе Риза Фәхреддиннең үгет нәсыйхәтенә, хезмәтләренә салынган тирән фикерләре милли мәгарифнең теләсә кайсы тармагын  тиешле дәрәҗәдә өйрәтә алырлык хезмәтләре әти-әнигә, тәрбиячегә, укытучыга – өстәл китабы булып торырлык.

       Аның “Әт-тәхрирел-мосфа”, “Әт-төхфәтел-әнисия “, “Китабе мөкаддимә”, “Китабел-игътибар” исемле хезмәтләре киң таралган. Бу китапларның берсе –татарча хезмәт , икенчесе – гарәп теле морфологиясе  һәм тәрбия , әхлак мәсьәләләре турында китап. Үзенең китапларында Ризаэддин Фәхреддин яшь буынны тәрбияләү эшен –иң зур мәсьәлә итеп куя. Ата-аналар , укытучылар  балаларга даими игътибарлы булырга тиеш ,-ди . Р.Фәхреддиннең “Юаныч “исемле китабы әхлак, гаилә, дуслык, дошманлык, сугыш, яхшы холыклар  турында. Китап дәресләрдә дуслык, гаилә , әхлак  темалары, үгет-нәсыйхәтләре белән таныштыру бала һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп  һәм җәмгыятьнең өлеше зур икәнлегенә басым ясый. “Баланың иң кечкенә вакытында имезү , йоклату , ашату , киендерү юындыру ,ана хезмәтендә булган тәрбиясе - “беренче тәрбия ,  мәктәптә булган тәрбия –“икенче тәрбия , аннан соң булган тәрбия “өченче тәрбия “ исеме белән билгеләнә. Бу тәрбияләр –әниләрдән, мөгалимнәрдән, укылачак китаплар һәм газеталардан , дуслардан өйрәнелер ,-дип яза ул.

             Баланы тәрбияләүдә  мәктәпнең өлеше бик зур. Белем бирү белән беррәттән без аларга гүзәл гадәтләр, тырышу , эшлеклелек , туганлык, гүзәл холык , гаделлек , батырлык , җанлылык кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә укытучыдан: укучыларга ана телен өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, рухи яктан бай, милли үзаңлы укучылар тәрбияләүдә өстендә эшләү таләп ителә. Белем һәм тәрбия эшләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен урынлы кулланып, аны балалар күңеленә җиткереп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

        “Әдәби уку” дәресләрендә әсәрләр, андагы геройлар үрнәгендә тәрбияләү-безнең кулдан килә торган гамәл. “Казаныңа ни салсаң, чүмечеңә шул эләгә”- дип бик дөрес әйткән халык. Бу максаттан текстларны өйрәнү белән бергә Р. Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» («Укыту кагыйдәләре»), “Нәсыйхәт” хезмәтен файдалану уңышлы дип саныйм. Чөнки аларда бүгенге яшәешебезгә туры килердәй күркәм нәсыйхәтләр, тирән мәгънәле киңәш-үгетләр бик күп.

            3нче сыйныф “Әдәби уку” дәреслегенең 2нче кисәге  “Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле” бүлегеннән башланып китә. Бу  бүлектәге һәр гыйбрәтле әсәргә әдипнең нәсыйхәтләрен кулланып була. Абдулла Әхмәтнең “Малайлар аңламадылар” хикәясенә анализ ясаганда балаларның игътибарын геройларның җибәргән хаталарына юнәлтергә. Шул урынны сурәтләгән өзекне таптырып, геройларның нинди ялгыш гамәл кылганнарын балалар тарафыннан  ишеткәч, фикерне йомгаклап “Балаларга үгет- нәсыйхәт” китабыннан түбәндәге өзекне тәкъдим итеп була. “Олылар хозурына бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен тыңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..”

Гаиләдә ата-анага, туганнарга ихтирам, аларны олылау хисләре булу зарур. Вәсимә Хәйруллинаның “Әдәп” шигырен өйрәнү дәресенә эпиграф итеп Риза Фәхреддиннең сүзләрен алу отышлы. Ул болай ди:”Ата-анага буйсыну, аларга һәрвакытта хөрмәт күрсәтү- олы бер вазифадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле,ахирәттә саваплы булыр.”

Шулай ук Вәсимә Хәйруллинаның “Табын кагыйдәләре” шигырен өйрәнгәндә табын янында утыру кагыйдәләренә кагылышлы “Ашау вә эчү гадәтләре” дип аталган  үгет-нәсыйхәтләрне кулланып та була.

Ә инде өлкән сыйныфларга килгәндә «Ризаэддин – бер камил зат», «Р. Фәхреддин – тарихчы», «Р. Фәхреддин – энциклопедист галим» кебек темаларга үткәрелгән конференцияләр, дәрес-семинарлар, дәрес-экскурсияләр, төрле темаларга диспутлар, искә алу кичәләре укучыларда халкыбыз тарихы белән кызыксыну уята. Укучылар үзләре дә теләп катнашалар, мондый чаралар аларны эзләнергә, күбрәк укырга рухландыра.

Укытучы дәрес алып баручы гына түгел, ул сыйныф җитәкчесе дә, тәрбияче дә. Сыйныф җитәкчесе вазыйфаларының берсе- тәрбия сәгатьләре үткәрү.

Сыйныф сәгатьләре үткәргәндә темага туры китереп  укучыларның тәртипләренә, тәрбияләренә, әдәпләренә, әхлакларына багышланган “Тәрбияле бала” исемле “Гыйльме әхлак” («Гыйлем әхлагы») сериясенә кергән өзекләрдән чын тәрбияле бала нинди булырга тиешлегенә мисаллар китерү урынлы булыр дип саныйм. Бу галимнең хезмәтенең әһәмияте- әйтеп, бәяләп бетергесез зур. Ул ир баланың да, кыз баланың да, ничек итеп үз-үзләрен һәр очракта да тәртипле, әдәпле тотарга, ничек итеп гыйлем өйрәнү серләрен үзләштерергә, ничек итеп үзләрен тәрбияләп, кадерләп үстергән ата-аналарга, якыннарына, җәмгыятькә лаеклы, файдалы шәхесләр булып үсеп җитешергә, ә ата-аналарга ничек итеп тәрбияләү кебек үтә дә җаваплы аеруча зур игътибарлы һәм үзләренә дә балаларына бөтен яктан үрнәк кирәклеген бәйнә-бәйнә, тәфсилләп һәм җентекләп өйрәтә.

 Ата–аналар җыелышларында аның “Әдәплелек, инсафлык, кешелеклелек”, “Мөгамәлә әдәпләре”, “Ватандарлык, туган илне ярату”, “Әти – әни туганнар”, Олыларга хөрмәт” һәм башка үгет –нәсыйхәтләрен куллану бала тәрбияләүдә җибәргән хаталарын танырга һәм булдырмаска ярдәм итә.Ризаэддин Фәхреддиннең моннан 100 ел элек өйткән гыйбарәләре бүгенге көндә дә әһәмиятле, актуаль...

Тәрбия! Чынлап та, бүгенге көндә иң кирәкле,иңактуаль көнүзәк мәсьәлә. Баланы дөрес тәрбияләү- ата-аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап әйтү белән бергә, мондый җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат-кат искәртеп “Җәвамигуль- калим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер...”.

   Язганнарга нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: мәктәп һәм гаилә бердәм тәрбия чараларын кулланып эшләгәндә генә, балаларны белемле, рухи яктан бай  итеп тәрбияләү зур уңышларга китерер.

Кулланылган әдәбият

1.Балаларга үгет-нәсыйхәт. –Казан : Матбугат йорты, 2001.

     2.Низамов А .М.“Милли мәктәп.Тәрбия нигезләре”.”Мәгариф” нәшрияты,2005.

3.Островская Л.Ф. “Балагыз нинди булып үсә?” –Казан : Татар китап нәшрияты , 1979.

4.Фәхретдин Р. “Тәрбияле бала”.Тәрбия 1999.

5.Хуҗиәхмәтов Ә.Н.”Тәрбия дәресләре”. –Казан : Матбугат йорты , 1998

У вас нет прав для создания комментариев.