
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 31.03.2014 20:06
- Автор: Гайсина Гульфия Габделзуфаровна
- Просмотров: 2586
Балык-Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе
Эшне башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Гөлфия Габделзөфәр кызы
Авылым-горурлыгым
Чаллы атамасының килеп чыгышы турында төрле вариантлар бар. Җирле тарихчы В.Ф.Лапочкин үзенең хезмәтләрендә “Чаллы” атамасындагы барлык торак җирләр дә үзләренең килеп чыгышлары белән борынгы болгар-татар чорларына карый, дигән нәтиҗә ясый . Безнең фикеребезчә, “чал”, “чел”, “чул”, “чол” атамалары тамырдаш сүзләр һәм аларның таралыш географиясе киң. Себер, Урта Азия, Дунай буйларында да әлеге атамаларны очратырга була. “Чал” – борынгы төрки сүз. “Чал” сүзе борынгылыкны белдерә һәм ул күпкә киңрәк мәгънәгә ия. Әлеге тамырдаш сүзләрдән елга, кеше, кабилә атамалары барлыкка килгән. Бу очракта тарихта бериш халыкларның үз атамаларын яшәгән җирләргә бирүе һәм киресенчә елга, төбәк атамаларының халыклар атамасы булып ялганып китүләре дә игътибарга лаек. Югарыда китерелгән фикерләргә анализ ясап, без дә атаманың барлыкка килүен һәм таралышын әлеге җирлектә яшәгән чаллы атамасындагы болгар кабиләләренә бәйле дип саныйбыз.
Казаклар авылыннан Миннекәев Сабирҗан 1997 нче елда болай дип язып калдырган: “Имеш, элекке заманда Чаллы шәһәре җимерелеп, халкы таратылганнан соң ханлык янындагы елгадан ике кеше бер шәрә бала табалар. Авыл мулласы, балага ия табылмагач, Тәңре Бирде дип исем куша. Шуннан соң шәһәр янындагы Чаллы авылы, тирә-як халкында Тәңре Бирде Чаллысы дип аталып йөртелә башлый. Бары урыслар килеп, авыллардагы халык санын ала башлагач кына, авыл исемен бозып Тяберде, Тяжберде яисә Тярбирде Челны кебек атамаларда языла һәм татар телендә дә Тәберде Чаллысы дип йөртелә башлый.
Ниһаять, тагын бер аңлатмада Чал сүзе борынгылыкны белдерә һәм ул күпкә киңрәк мәгънәгә ия. (Чал-лы, күптәнге). Күптәнге, иске әйберләр, вакыты җиткәч агачлар да саргаялар, соры төскә керәләр. Күп кенә яр буйлары да, тау башлары да аксыл соры ташлар, кипкән үләннәр белән каплана. Олыгайган саен чәчләргә дә олылык, ихтирам билгесен аңлатып чал керә. Гомер-гомердән милләтебезгә тереклек суы биргән Иделне олылаганда да "чал" Идел дибез.
Хәзер инде Чаллы атамасының таратышына игътибар итик. Хәзерге чорда җөмһүриятебездә булган 20 дән артык Чаллы атамасындагы авылларның 75-80 проценты Чулман буйларыннан 15-
Тәберде Чаллысы авылына халыклар 14-15 нче гасырларда килеп урнаша башлыйлар. Әлеге җирләрдә куе урманлык булган. Монгол – татар яулары тәэсирендә халык бу җирләргә күчеп килергә мәҗбүр була.
Бөек Октябрь революциясенә кадәр авылда мәктәп булмаган. Балалар мәдрәсәдә белем алган. Бары 1921 нче елда гына мәктәп ачыла. Беренче укытучы - гражданнар сугышыннан яраланып кайткан сугышчы - Шакиров Миргазиз . Мәктәптә укыту авыр шартларда алып барылган. Парталар, китап-дәфтәрләр, дәреслекләр булмаган диярлек. Малайларга гына укырга рөхсәт ителгән. Укучылар исемлеге 15 тән артмаган. Укыту мәдрәсәдә һәм мәктәптә бервакытта алып барылган. Мәктәп һәм мәдрәсә укучылары арасында дуслык булмаган.
1921 нче елда 4 еллык мәктәп ачыла. Мәдрәсәдә укучы балаларны да монда күчерәләр. Фатхутдинов Хәсән беренчеләрдән булып мәктәптә балаларга белем бирә. Соңрак ул Биектау авылына күчеп китә, хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
1933 нче елда 4 еллык мәктәп 7 еллыкка алышына һәм Мәмле Казаклар авылына күчерелә, 1934 нче елда янәдән Тәб. Чаллы авылында эшли башлый.
1931 нче елда авылда коллективлашу башлана. 10 кеше берләшеп, күмәк хуҗалык төзи. Колхозның председателе Губайдуллин Сиби була. Коллектив хуҗалыкның беренче кешеләре булып Губайдуллин Сиби, Каширов Касыйм, Әхмәдуллин Әхәт һ.б. саналган. Алар үзләренең барлык малларын колхозга биргәннәр. Ә инде1934 нче елда авылның барлык кешеләре колхозга берләшә. Колхозлашу чорында яшьләрнең ярдәме зур була. 1932 нче елда яшьләр оешмасы төзелә, аны Каримуллин Газиз, Гарипов Габдуллалар оештыралар. Колхозда иң беренче трактор кулланыла башлый. Колхоз тормышы елдан-ел яхшырган. Колхозчылар телевизор, радио һәм башка шундый тормыш-көнкүреш әйберләре ала башлаганнар.
Бөек Ватан сугышы елларында Тәберде Чаллысы авылы кешеләре зур батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Аларның күбесе медаль һәм орденнар белән бүләкләнә. Мухаметзянов Мирзахан Ватан өчен көрәштә батырлык күрсәткәне өчен ” 2 дәрәҗә Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Советлар Союзы герое Зәки Шәймарданов та Тәберде Чаллысы авылы укучысы булган.
1959 нчы елдан авыл китапханәсе эшли башлый. Беренче китапханәче-Шәбсетдинова Минебәдәр. Аның эшен алга таба Шакирова Тәслимә, Шәйхиева Оркыяләр дәвам итәләр.
Авылда туып үскән күп кенә милләттәшләребезнең күңелләрендә изге кешеләр хакында әби-бабалары сөйләгән якты хатирәләр сакланадыр. Минем дә әниемнең изге чишмә турындагы хатирәләре Хәлфә бабай коесын узганда һәрчак күңелемдә яңара. Бу изге чишмә Хәлфә бабай исеме белән бәйле. Аның турында тирә-якта ишетеп белмәгән кеше юктыр. Заманасында Хәлфә бабайның әйткән сүзләренә ышанмаучылар булса да, вакыт ул сүзләрнең дөрескә чыгуын һәм аңа бәйләп сөйләнгән хатирәләрнең хак булуын раслый.
Хәлфә бабай. Бу исем - халык күңелендә сакланган ихтирам билгесе. Гасырлардан-гасырларга халык күңеле аңа булган мәхәббәтен, ә хәтере әйткән сүзләрен саклаган. Алар төрледән-төрле, каршылыклы. Әлеге каршылыклар тарихи китапларда да чагыла. Без аның тулы исемен Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслиминең "Тәварихы Болгария" китабыннан күрәбез: "Чаллы авылыннан чыккан Идрис бине Зөлмөхәммәт". Ә халыкка аның читтән килгән кеше булуы мәгълүм. Бу хакта ул үзе дә (Казаннан киткәндә) дәрвишләргә :
-Тауга менеп ыргыттым таяк,
Кайда төшсә шунда риза тормак... - дип бәян итә. Филология фәннәре кандидаты Марсель Әхмәтҗанов мәгълүматлары буенча, әтисе Зөлмөхәммәтнең хәзерге Әлки районындагы Иске Чаллы авылыннан чыгуы, аның үз чорының зыялысы булуы һәм
Халык теленә “Чүлкә ата” буларак кереп калуы хакында әйтеп узарга була.
Идрис Зөлмөхәммәт улы Хафиз әүлия, укымышлы, зур белемгә ия булган. Ул Ярканга барып, шәех Батулла мәдрәсәсенә тыңлаучы булып кергән һәм анда 15 ел буе суфыйлык кагыйдәләренә өйрәнгән. Бу мәдрәсәләрдә укучы мөридләргә дин дәресләре белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган.
Хафиз Әүлия Чаллы (Тәберде) авылында тормыш корса да, бер урында гына яшәми. Дәрвишләргә хас булганча, авыллардан авылларга йөри, халыкка дин нуры тарата. Бер киткәндә ул хатынына: "Биш ел көткәннән соң тагын ике ел көт мине, кайтмасам, кияүгә чыксаң да каршы булмам",- ди. Биш ел, аннан соң тагын ике ел гомер узып китә. Хатыны күрше авыл мулласына кияүгә чыга. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөреп күп гомерләр узгач, Хафиз әүлия Чаллыга кайта. Хатынын күрергә бара. Ләкин инде аны авырлык белән генә таныйлар:
-Кайтып кердем гөлдәй булып
Чыгып киттем көлдәй булып...-
- дияр ул бу вакыйгалардан соң. Бу сөйләмнәрнең халык арасында икенче төрле варианты да бар. Сакал мыек баскан Хәлфә бабай хәерче киемендә хатынын күрү максатында ул йортка керә. Бу вакытта камыр баскан хатыны аны танымый. Бары биргән хәергә дога укыганда гына, тавышыннан танып, елап җибәрә:
-Ишекләрдән кердем айдай булып,
Суырылып үскән талдай булып.
Карамадың син каерылып,
Чыгып киттем мин аерылып...
Ләкин ул, үз тормышындагы авырлыкларга карамастан, халыкка хезмәт итүен дәвам итә, аңа мөмкин кадәрле булыша, яктылыкка әйди. Халыкны ул чын азатлыкка өнди..
Хәлфә бабайның халык теленә кереп сакланып калган күп кенә әйтемнәре суфыйларга хас шигъри юлларны хәтерләтә. Кызганычка каршы, Хәлфә бабайның язмалары бу якларда хәзерге көнгәчә сакланмаган.
Хәлфә бабай яшәгән чорлардан соң бу якларда күп кенә тарихи вакыйгалар булып узган. Баш күтәрүләр белән җәза отрядлары бер-берсен алыштырып торганнар. Аларга алмашка революция, колхозлашу, 30 нчы еллар афәтләре килгән. Хәлфә бабайаларны шул чорда ук күзаллый:
-Җыелып казан асарлар,
Бар да шуннан ашарлар... -
ди ул, колхозлашу чорына кадәр берничә гасыр элек.
Аның тарафыннан күзалланган "бөтен кырларны тимер пәрәвәз оялары чорнап алыр, күктә тимер кошлар очса, җирдә тимер атлар йөрер"-дигән сүзләрен раслап, бүгенге көндә Чаллы төбәген электр, телефон линияләре урап алып, тирә күк-җирендә, очкыч-машиналар хәрәкәт итә. Хәлфә бабайның әйтеп калдырган сүзләре буенча, имеш, ахыр заман алдыннан:
-Биек-биек йортлар булыр. Йорт тулы җиһаз булыр, һәм дә шуның тынычлыгы булмас;
-Ахыр заман алдыннан хатын-кыз чәч белән уйнар;
-Кырда чәчәк бетәр, ә хатын-кыз чәчәк кебек йөрер;
-Чаллы белән Котлы Бөкәш авыллары бергә кушылыр.
Шулай да, газиз халкының туган җиренең киләчәген күзаллап, ул:
-Тирә-ягы яу булыр,
Тездән ары кан булыр,
Чаллы кырым сау булыр... -
дип әйтеп калдыра.
1997 елның җәендә безнең Котлы Бөкәш авылына Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зидә Рәшит кызы Садыйкова килгән була. Ул авыллар тарихы, халкыбызның узган гасырлардагы яшәү рәвеше, рухи мирасыбыз белән кызыксынуын, шул чорны хәтерли торган өлкәннәр белән очрашырга теләвен белдерә. Кунакны Тәберде Чаллысы авылында яшәүче 105 яшьлек Гакифә Ширияздан кызы һәм Шаһимулла Ширияздан улы белән таныштыралар.
Гакифә әби Идрис Хәлфәнең Рәсәй дәүләтенең күп почмакларында булуы, хакимиятькә каршы фикерләре өчен эзәрлекләнүе, кулга алынуы турында сөйли. Имеш, Казан мәркәзендә Идрис Хәлфә турында бик күп хәбәрләр таралган. Бигрәк тә аның гыйлемлелегенә, гади кеше булдыра алмастай могҗизалар ясау сәләтенә ия булуы турында сокланып сөйләгәннәр. Бу хәбәрләр казан мәркәзе түрәсенә дә барып ирешә. Һәм анда Идрис Хәлфә белән очрашу теләге туа. Түрә аны үз өенә чакыра. Алар чәй өстәле янында әңгәмә коралар. Түрә кунакның зирәклеген сынап карарга тели. Ул Идрис Хәлфә күрмәгәндә генә аның чәенә тәнне кыздыра торган сыеклык сала һәм чәйне эчәргә кыстый башлый. Ни гаҗәп, кунак кеше чәй тулы савытны алып тәрәзә янына килә һәм сыеклыкны бушата. Әңгәмә давам итә. Түрә икенче кабат Идрис Хәлфәнең чәенә сыеклык сала. Монысын да кунак авызын да тидермичә тәрәзә аша урам якка бушата. Шуннан соң алар берни дә булмагандай аерылышалар. Икенче көнне түрәгә казан губернасының ике шәһәрендә зур янгын чыгуы һәм көн чалт аяз булса да , шушы ике шәһәр өстендә болытлар хаил булып, яңгыр явуы турында хәбәр итәләр. Яңгыр яумаган булса, шәһәрләр көлгә әйләнәсе булган. Шул вакыт түрәнең күз алдына алдагы көнне Идрис Хәлфә белән булган вакыйга килеп баса. Идрис Хәлфәнең шәһәр халкына ярдәм сорап кылган догалары кабул булып, тәрәзә аша түгелгән сыеклыклар яңгыр булып яуган имеш.
Югарыда сөйләнгән риваятьләр тарихыбызның тирән тамырларына барып тоташа. Аларга көчле фантазия, күренешләрне аерым шәхесләргә күчерү хас булса да, нигезләрендә тарихи чынбарлык ята. Тарихыбызны өйрәнгәндә риваятьләрне куллану мәслихәттер . Халкыбыз күңелендә сакланган риваятьләрне барлау, өйрәнү һәм югалтмыйча хәзерге буынга тапшыру безнең изге бурычыбыздыр.
Була шундый кешеләр халык күңеленә жыр, моң булып ургылып керәләр дә, ярату, хөрмәт уятып, буыннардан-буыннарга тапшырырлык олы мирас, яхшылык калдырып, фани дөньядан китеп баралар. Якташыбыз Кадыйр Сибгатуллин - әнә шундыйларның берсе. Туган ил!Туган як!Табигатеңнең гүзәллегенә кемнәр генә сокланмаган, челтерәп аккан чишмәләрең җырына кушылып кемнәр генә җырламаган, батыр ир-егетләрең,сылу кызларың даны кайларга гына таралмаган! Кайсы гына шагыйрь бу турыда шигырь язмаган да, кайсы гына композитор көй чыгармаган икән!
Чаллы авылы гаҗәеп талантлы композиторлары белән данлыклы. Әйтик, Ф.Әхмәдиев, Ильдус Низамовлар. Ф.Әхмәдиевның исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән хөрмәт белән саклана. Берсеннән- берсе популяр җырлар иҗат иткән бу композиторны Татарстаннан читтә дә беләләр. Аның 1950-1970 нче елларда язылган тирән хисле, ялкынлы җырлары бүген дә сәхнәләрдә, концерт залларында, мәҗлесләрдә яңгырый. Ф.Әхмәдиев иҗаты җыр яратучыларның йөрәкләренә үтеп керүе, аларның кайгы-шатлыкларын, өмет-хыялларын, тойгы-кичерешләрен тирән чагылдыруы белән аерылып тора. Аның иҗат җимешләрен халык үзенең күңел дәвасы, рухын яктыртучы нур итеп тоя.
Низамов Илдус Нәҗип улы Тәберде Чаллысы авылында туып үскән талантлы композиторларыбызның берсе. Менә ничә еллар инде ул сәхнәдә үзенең җырлары белән Татарстан халкын сөендерә. 2000 нче елның 18 нче августында ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ БЕЛӘН Илдус Низамовка Татар музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ» дигән мактаулы исем бирелде. Аның җырларын сез экранда да күрә аласыз. Әлеге талантлы композиторыбыз әле озак еллар безне матур җырлары белән сөендерер дип ышанып калабыз.
Элек – электән Чаллы төбәгендә халык ирекле булган, күңеле белән кабул ителгән ислам динен бердәм рәвештә яклаганнар. Тарихыбызның хәвефле елларында да төбәк халкы үз карашларына хыянәт итмәгән, шагыйрь Равил Фәйзуллин әйткәнчә, нечкә җанлы,чын иманлы булып туган. Безгә иманга тугрылык юлында шаһит киткәннәрнең якты хәтирәсен онытмау, иманын сатмаучылардан үрнәк алырга кирәктер


