«Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә заманча алымнар» темасына багышланган
VI Республикакүләм методик эшкәртмәләр конкурсын үткәрү нигезләмәсе
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1.Әлеге Нигезләмә татар телендәге методик эшкәртмәләр конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрү шартларын һәм тәртибен билгели.
1.2. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының мәктәпкәчә яшьтэге белем биру учреждениесе, урта махсус һәм югары белем бирү йортлары педагоглары чакырыла.
1.3. Конкурста катнашучылар конкурс темасына кагылышлы татар телендә дидактик эшкәртмә тәкъдим итәләр.
2. Конкурсның максаты һәм бурычлары
2.1. Конкурсны үткәрү максатлары: татар телен саклау һәм үстерү, педагогларга иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген тудыру.
Бурычлар:
- педагогларга белемнәре, сәләтләре белән уртаклашу мөмкинлеге булдыру;
- сәләтле педагогларны барлау һәм бәяләү.
3. Конкурс номинацияләре:
- дәрес конспекты;
- ОББЭ (ООД) конспекты;
- дидактик эшкәртмә;
- дидактик уен;
- видеоролик;
- презентация;
- класстан тыш чара конспекты;
- ата-аналар белән эш конспекты;
- бәйрәм сценарие;
- проект;
- лэпбук;
- буктрейлер;
- стенгазета.
4. Конкурс эшләре өчен таләпләр:
4.1. Басма материаллардагы текст Times New Roman шрифты белән 12 нче зурлыкта бастырылган булырга тиеш (Word 97-2003), сул як чигенеш 3 см, калган чигенешләр 1,5 см, текст киңлек буенча тигезләнгән, юллар арасы 1,5.
4.2. Барлык эшләрдә дә авторының ФИО, шәһәр, район исеме, эш урыны, кем булып эшләве, басманың исеме, кайсы яшь балалар өчен икәнлеген күрсәтергә кирәк.
4.3. Видеоролик, буктрейлер, презентация исеменә авторын язу таләп ителә, стенгазета, лэпбуклар фотосурәт формасында кабул ителә, исеменә шулай ук автор исеме язылган булырга тиеш.
5. Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары
5.1.Конкурсны оештыру һәм үткәрүне «Альянс учителей» (www.teachersalliance.ru) интернет-порталы тормышка ашыра.
5.2. Жюри составына өлкән тәрбияче Габутдинова Гөлшат Ильдар кызы, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Фәйзиева Резедә Хәмит кызы (Яр Чаллы шәһәренең «Шаянкай» «4 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакурова Миләүшә Рәис кызы («МБББУ №30») керә.
5.3. Жюри карары буенча җиңүчеләр I, II, III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнә. Дипломнар регистрациядәге электрон адреска җибәреләчәк.
6. Конкурс эшлэрен бәяләү критерийлары:
· ФДББСна юнәлгәнлек,
· оригинальлек, яңалык,
· темага туры килү,
конкурс эшләре чиста-пөхтә эшләнелгән, фотолар ачык, язмалар хатасыз булырга тиеш.
7. Конкурс кагыйдәләре:
7.1. Катнашу гаризалары 2026 нчы елның 30нчы ноябренә кадәр кабул ителә. Гаризаны, эшне https://teachersalliance.ru сайтында регистрация узып, шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк.
7.2. Катнашу бәясе 360 сум, түләү шәхси кабинет аша җибәрелә.
7.3. Конкурс нәтиҗәләрен 3 нче декабрьдә бу сылтама буенча https://teachersalliance.ru/index.php/novosti.html карарга мөмкин. Электрон дипломнар 3 нче декабрьдә шәхси кабинетка җибәреләчәк.
Координатор Гүзәл Әмировна телефоны (ватсап) 89625775130. Барлык сораулар буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 дән 17.00 гә кадәр шушы номерга мөрәҗәгать итәргә була.