Главная
У нас вы можете:
- опубликовать свою статью в электронной библиотеке (бесплатно)
- участвовать в конкурсах и получать дипломы
- получить свидетельство о публикации
- участвовать в семинарах, конференциях и вебинарах
Вы можете добавлять свои материалы, отправив нам по адресу Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.
Если хотите получать первые новости от нас, подпишитесь!
Опубликовав ваш материал
вы можете заказать
данное свидетельство.
За участие в наших конкурсах,
вы получаете
сертификат участника.
За победу
в наших конкурсах,
вы получаете
диплом.
Новости
Подведены итоги Республиканской языковой очной олимпиады 1-6 классов «Звездочка» иногородних участников. Просим проверить все свои данные, все ли верно. Срок до 18.00 19 марта 2024 года. 20 марта начинаем печатать дипломы.
Подробнее...Подведены итоги III Республиканской конференции «Формирование положительной мотивации познавательной деятельности дошкольников и школьников в рамках реализации требований ФГОС»
Приказ во вложении
Последние материалы в библиотеке
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге Сарман 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы
Татар халык авыз иҗатына нигезләнеп эшләнгән “Тәгәри китте йомгагым” исемле
сөйләм телен үстерү эшчэнлеге конспекты.
Уртанчылар төркеме (4-5 яшьлекләр)
Максат:
-Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштыруны дәвам итү .
- Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя-күрә белергә өйрәтү .
- мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар аша балаларның хәтерен үстерү, кузаллау, фикерләү сәләте формалашу, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Ярдәмлекләр: Йомгак,өй эче күренеше,табышмаклар өчен рәсемнәр,Убырлы карчык өе,сандык,өлгеләргә киселгән әкият рәсемнәре,зур курчак- Гөлчәчәк.
Шөгыль барышы:
Балалар бер-берсенә хәерле иртә телиләр:
Хәерле иртә күгемә,
Хәерле иртә җиремә
Хәерле иртә җилләргә,
Хәерле иртә кошларга,
Хәерле иртә күземә
Хәерле иртә үземә,
Хәерле иртә дусларга
Бүлмә уртасында яткан матур йомгакка игътибарларын юнәлтәм.Йомгакны кулга алып тотып карыйлар. Йомгак телгә килә:
-Хәерле көн ,дусларым! Мин -Гөлчәчәкнең йомгагы. Шаярып Гөлчәчәгемнән качкан идем,кире кайта алмыйм- юлда каршылыкларга очрадым.Сез мине Гөлчәчәккә тапшыра алмассыз микән?
Тәрбияче Гөлчәчәкнең татар халык әкиятеннән булуын балаларның исләренә төшерә,Кыскача әкият эчтэлеге буенча сораулар бирә.
-Гөлчәчәк нинди кыз?
-Аның белән нинди куркыныч хәлләр була?
-Бу авырлыкларны кыз ничек җиңә?
-Йомгак,ә син Гөлчәчәк янына кайтканда нинди кыенлыкларга очрадың?
-Ул биремнәрне үтәр өчен татар халык авыз иҗатын белергә кирәк.Мин барысын да башкарып чыга алмадым.Шуңа Гөлчәчәгем янына кайта да алмадыыым.
-Балалар,татар халык авыз иҗатына нәрсәләр керә әле?(мәкальләр,эндэшләр,әкиятләр,табышмаклар,тел көрмәкләндергечләр,такмаклар,санамышлар,җырлы биюле уеннар,бишек җырлары..) Халкыбызның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары, тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, мәзәкләре бар. Аларның һәрберсе тәрбияви әһәмияткә ия.
Без йомгакка ярдәм итә алырбыз дип уйлыйсызмы? Ярар озакка сузмый юлга кузгалырга кирәк.Йомгак ,син безгә юлны күрсәт.(Бер бала йомгакны урый ,калганнар аның артыннан атлый)
Беренче тукталыш.Тизәйткечләр әйтү.
-Кара карга канатларын кага кага
Бара ак кардан.
Башымны бәрдем баганага.
-Сары,сары,сап-сары
Сандугачның балалары
-Җәелгән тау итәгендә
Күрше кызы Җәмилә
Җиләк җыя чиләгенә.
Җиләк,җиләк,җиләге
Тулмый икән чиләге,
Тулыр иде чиләге-
Юк икән бит җиләге.
-Алмалар алланган,
Алланган да балланган.
Бал кортлары аларны
Чәчәкләр дип алданган.
Йомгак:
-Рәхмәт дусларыыым!Юлны дәвам итәбез!
Икенче тукталыш.Әкиятләрдән күренешләр сурәтләнгән рәсем кисәкләрен берләштереп җыю
(Алда Убырлы карчык өе.Убырлының себеркесенә җеп элэккэн. Ике сандык тора.Берсе матур,яшел,икенчесе кара төстә.)
Йомгак:
Дусларым,Бу биремне үтәр өчен татар халык әкиятләрен яхшы белергә кирәк.Мин сезгә ышанам,Сез барысын да булдырасыз. Иъгтибар белән карагыз,уйлагыз һәм сез аны башкарып та чыгарсыз.
Тәрбияче:
-Балалар,Карагыз әле,бу кем өе?
-Убырлы карчык әкиятләрдә һәрвакытта да усалмы?Ул нинди кешеләрне яратмый?
-Безгә нинди биремнәр уйлады микән?Каян белергә?Бәлки сандыкларда берәр нәрсә бардыр?Кайсы сандыкны ачып карыйбыз?(Яшел сандыкны,карада елан булырга мөмкин.Сандыкны ачып конвертларны алалар)
Тәрбияче язуны алып укый.
Бүре сарык көткәндә,
Тычкан олау чапканда,
Куян камыр басканда,
Идел чыккан балактан,
Әкият чыккан колактан,
Мин күрсәтәм, син кара,
Карап тор да, уйлап әйт,
Бу кайсы әкияттән?
-Балалар монда бар да буталып беткән..Әкиятләрнең рәсемнәрен тәртипкә китерергә кирәк.( төркемнәргә бүленеп эшлиләр.Соңыннан сорауларга җавап бирәләр.)
- Бу рәсем кайсы әкияттән?
-Әкият ни турында?
Йомгак:
-Афәрин! Булдырдыгыз! Бу биремне дә бик яхшы эшлэдегез. Алга ,Дусларым,тизрәк кайтып җитик Гөлчәчәгем янына.
-Өченче тукталыш- Тапкырларга табышмак,
Булдык зирәклектә көч сынашмак
Мин сезгә чиратлап табышмаклар әйтермен. Аңарчы һәрберегезгә рәсемнәр таратып чыгарбыз. Мин табышмакны укуга, табышмак җавабы туры килгән кеше “Бу – мин!” диеп алга чыгарга тиеш була
1)Йөртә ул озын колак,
2)Үзе гаҗәеп куркак.
Уйланма инде озак,
Нәрсә ул?Йә уйлап бак.(Куян)
3)Энэсенең күзе юк,
Тегәр өчен җебе юк.
Яшерсә башын,аягын,
Ул нәни генә бер туп.(Керпе)
4)Кеше түгел-оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекләр ярата,
5)Сызгырса урманны яңгырата.(Тиен)
Килә бер батыр атлап,
Аягы баса лап-лап,
Урманда йөри,
Умартадан бал көри.(Аю)
6)Кагылмый болай кәҗә,сарыкка,
Ләкин кызыга үрдәк,тавыкка.
Үзе ялагай,үзе хәйләкәр,
Ул нәрсә булыр,я әйтеп җибәр.(Төлке)
7)Кешенең дусты,
өйнең сакчысы.(Эт)
Иртән бик иртә тора,
8)матур итеп кычкыра.(Әтәч)
Үлән ашый,май ташый.(Сыер)
9) Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми.(Кәҗә)
10. Сабан туенда узыша,
Бар эшемә булыша.
Утырдым исә биленә,
Илтә кирәк җиремә.(Ат)
11. Үзе суфый,Үзе урлаша,
Тотсаң әле тырнаша.(Песи)
12. Сорыдыр туны,
Үткендер теше.
-Булдырдыгыз ,дусларым, алга,алга !
Дүртенче тукталыш.(Өй янына җитәләр)
Йомгак:
Дуслар ,менә минем Гөлчәчәгемнең өе! Дуслар өйгә кергәндә такмак әйтеп керергә кирәк. Сез такмаклар беләсезме соң? Дуслар,мин сезгә үзем өйрәтәм такмак.
-Исәнмесез-саумысыз
Нигә ишек ачмысыз?
Шакый,шакый арып беттек
Нигә ишек ачмыйсыз?
Тэрбияче Зур курчак -Гөлчәчәк белән чыга:
-Исәнмесез,дусларым! Мин сезгә бик шат.Әйдәгез утырышыгыз бераз ял итеп алыгыз. Нинди юллар үттегез?Ниләр күрдегез?(Балалар җавабы)
Гөлчәчәк:
-Гел аптыратып бетергәннәр икән үзегезне.Мин дә аптыратыйммы?
- Аптырат
- Аптырат кайда?
- Кесәдә
- Кесә кайда?
- Киемдә
- Кием кайда?
- Чөйдә
- Чөй кайда?
- Өй кайда ?
- Авылда
- Авыл кайда?
Давылда
-Давыл кайда?
Кырда
Кыр кайда?
Станда
Стан кайда?
Татарстанда
Такмазалар әйтеп алыгыз.Шаян шигырьләр беләсездер.Ягез,ягез оялып утырмагыз.Менә песиләрем дә сезне күзәтә.
Мич башында биш мәче.
Биш мәченең баш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.(бергә эйтэлэр,аннан 1-2 балага әйттерә)2 төрле интонация белән әйттерә.
2 бала
“ сарык юлга чыккан
Кулларында чемодан
Иреннәрен буяганнар
Тик битләрен юмаган.
3 бала
Безнең песи бигрәк уңган
Комганга су тутыра
Бозавыбыз мич башында
Оек бәйләп утыра
Гөлчәчәк
-Көлешеп тә алдык.Хәзер җырлап биеп тә алыйк.
Түгәрәк уен “Куш кулым”
-Ә хәзер үзегезне чияле тау итәгеннән җыелган җиләк белән чәй эчэргә чакырам.Табын янында юлда булган хәлләр турында сөйләрсез.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Ширьязданова Зульфия Шамсевалиевна
воспитатель
Патриотическое воспитание дошкольников средствами физической культуры
Подготовила:
Инструктор по ФИЗО
Харисова Р.Т.
“Иң татлы тел-туган тел”
татар теле дәресеннән бәйләнешле сөйләм үстерү
( укытуның актив методын куллану)
4 сыйныф
Таҗиева Гөлшат Сәйфелхан кызы
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең
югары категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
«Применение информационно- коммуникативных технологий на уроках искусства и технологии как
одно из условий повышения качества и эффективности образовательного процесса»
Выполнила: Сергеева Алиса Валерьевна,
учитель искусства и технологии, заместитель директора по воспитательной работе
«Детский сад комбинированного вида №5» г. Лениногорска муниципального образования
Мастер-класс
«Технология группового сбора в условиях дошкольного учреждения»
в рамках недели
«Народная культура и традиции».
Воспитатель Музипова С.Р.
Дуболазова Светлана Сергеевна,
по ФЭМП «Чудо-яблоня»
Гайнутдинова Гузелия Ильдусовна
2023год
Балитова Гузель Рафисовна,
учитель иностранного языка
высшей квалификационной категории,
МБОУ «Средняя русско-татарская
общеобразовательная школа №57»
Кировского района г. Казани
«Евлаштауская средняя общеобразовательная школа
Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
учитель истории, родного языка и литературы, 1 кв.категоии